поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
27.11.2010 Мәдәният

“Кино бар, үсеш юк”

– Рамил әфәнде, инде ничә еллар буе “татар киносы” дип сөйлибез һәм һәр сөйләшү татарда кино булачак дигәнгә кайтып кала. Бу өлкәдә шактый эш башкарган кеше буларак, сез ни әйтерсез, татарда кино бармы?

 

– Татарда кино юк дип әйтеп булмый, чөнки яңа фильмнар чыга тора, күпмедер дәрәҗәдә хәрәкәт бар. Ләкин глобаль үсеш юк. Менә шунысы бүген борчый торган мәсьәлә. Бәхет тә бөтен кешегә бертигез эләкмәгән кебек, дәүләт казнасында да, кызганычка каршы, сыйфатлы кинога өлеш каралмаган.

 

– Сез югары даирәдәге кешеләр белән аралашасыз, түрәләр белән дә дуслыгыгыз бар, бай танышларыгыз җитәрлектер. Зыялылар “бүген бездә Закир Рәмиевлар кебек ак байлар булса, сәнгать тә (ә кино сәнгатьнең бер төре), әдәбият та үсәр иде” ди, байлар “моңа хөкүмәт ярдәм итәргә тиеш” ди. Ничек уйлыйсыз: үсә алмауның сәбәбе нидә?

 

– Хөкүмәт – ул идеологик рупор. Милләтебезнең киләчәген интеграцион система эчендә күрәбез, бөтен дөньяга танытырга телибез икән, әлбәттә, кино сәнгатен үстерү хөкүмәт вазыйфасы булырга тиеш. Әмма мәсьәләнең икенче ягы да бар. Кино – ул бизнес. Димәк, монда акча эшләргә теләүчеләр тартылырга тиеш. Сез атаган Рәмиевлар, Акчуриннар милли аңлы кешеләр булган, алар милләтне, аның киләчәген кайгырткан. Ә бүген безгә әле үткән өчен борчылырга кирәк, чөнки аны да саклап килә алмыйбыз. Күпчелек байларыбыз да ак түгел, акчага кызыгучылар гына. Аларга милләт тә, тел дә кирәкми.

 

Күптән түгел узган Дәүләт Советы утырышында Разил Вәлиев милли китапханә язмышы турында чыгыш ясады. Күптәннән милли китапханәбезнең үз бинасы була дип хыялланып йөри идек, бүген хыял да юкка чыга бара. Китапханә бит ул! Милли китапханәсе булмаган милләт ул сай милләт. Китап белән дус булмаган милләтнең киләчәге кызыксыз.

 

Бу гомумән мәдәнияткә, сәнгатькә мөнәсәбәт. Ә без кино дибез... Әйе, фильмнар, мультфильмнар төшерәбез, әмма тиешле күләмдә, сыйфатта түгел. Кино сәнгатенә караган аерым мөстәкыйль юридик форма булмыйча, үзенә глобаль игътибар җәлеп итмичә, аның киләчәге икеле генә түгел, ә берле.

 

“СӘНГАТЬ ТӘРБИЯЛӘРГӘ ТИЕШ”

 

– Рамил әфәнде, “Зөләйха”, “Өч аяклы ат” кебек татар фильмнарын карап тетрәндек. Әмма тамашачы арасында: “Тагын шул мескенлек, татарны күпме мескен итеп күрсәтергә була?!” – дигән сүзләр дә ишетелде. Моңа карата фикерегез нинди?

 

– Бу фикер белән килешә алмыйм. Зөләйханы алсак, ул рухы белән нык, иманлы булып калды. Безне иман коткара, бары тик ул гына. Фильмга фаҗиганең миллионнан бер өлеше генә керде. Аны төшергәндә архивларда шактый утырдым. Ул бит халкыбыз өчен коточкыч фаҗига! Шуңа карамастан, Зөләйха җиңүче булды. Ул бит татар хатыннарының көчле икәнлеген раслый торган җыелма образ.

 

Без, һичшиксез, “Мөһаҗирләр”не төшерергә тиеш. Аны эшләмәсәк, бу гөнаһ булыр, чөнки татар халкының күпчелеге үз тарихын начар белә. Заманында бу хакта Төркиянең мәдәният һәм туризм буенча экс-министры белән сөйләшүләр алып барган идем. Аның белән очраклы таныштым. Тукай шигырьләрен төрекчә укырга барган җиремнән кино сәнгатенә кереп китеп, шундый җитди сөйләшүләргә барып чыктык һәм ул моның белән бик кызыксынды. Әмма безнең яктан мәдәният җитәкчеләре ярдәм кулы сузмады. Ә бу татар халкының фаҗигасен, бөеклеген күрсәтә торган әсәр. Сары балчыкта да алмагач бакчасы үстергән бит милләттәшләребез! Бу аллегорик яктан да, рухи яктан да көчлелегебезне дәлилли.

 

“Мөһаҗирләр”не төшерергә әле дә хыялланам, сөйләшүләр дә дәвам итә. Ул алты серияле булырга тиеш. Әмма эшләр бүгенге кебек барса, бу проектның тормышка ашуы бик өметле түгел.

 

– Бүген “Татарстан-Яңа гасыр” каналы татарча сериаллар төшерә башлады. Аларга бәягез нинди?

 

– Процесс барганына сөенәм. Русия, Бразилия сериалларына караганда, алар безгә кызыграк, чөнки үз тормышыбызны күрсәтәләр. Әле менә яңа гына рәхәтләнеп Ләйсән Мәхмүтова сценарие буенча төшерелгән “Уеннан уймак” сериалын карадык. Гомумән, Нурания Җамали бик тырыша, ул режиссерлык эшен фанатик дәрәҗәсендә ярата.

 

Әлбәттә, сыйфат турында сөйләшергә була. Тик аны да кем ничек аңлый бит? Гади халык өчен, бәлки, ул бик сыйфатлыдыр, профессионаллар кайдадыр аксый төшә дип карарга мөмкин. Марсель абый Сәлимҗановның бик матур сүзе бар иде: “Халыктан бер торска алда барырга ярамый, ярты торска гына алга чыгарга кирәк”, – ди иде ул. Халыктан аерылсаң, ул сине аңламаска мөмкин.

 

– Сез бит берничә мультфильм “атасы” да. Алар үз тамашачысын таптымы?

 

– Бу турыдан-туры сыйфатка кагыла торган сорау. Әгәр “Шүрәле”не бик примитив форматта төшергән булсак, балалар, мөгаен, бу бит кызыксыз, Шрекны яки башка мультикны карыйбыз, диярләр иде. Ә алар “Шүрәле”не яратып карый.

 

Мультипликациядә артта калмадык, шактый ышанычлы барабыз. Майда тагын бер мультфильмыбыз чыгарга тиеш. Ул Казан ханлыгының барлыкка килүе турында булачак. Сыйфат ягыннан да “Шүрәле”дән ким түгел. Әмма барыбер тулы метражга чыгасы килә, тик моның өчен шактый акча кирәк.

 

Дөрес, кул кушырып утырмыйбыз. ТР Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә “Алтын шимбә” дигән фильм төшердек. Президент Рөстәм Миңнехановка рәхмәт, бу киноны төшергәндә ярдәм итте, яңа мультфильмга да ул булышлык күрсәтте.

 

Яңа фильм “кайнар эзләр” буенча зәркән кибетләрен талап йөргән җинаятьчеләр турында. Ул чын реаль вакыйгаларга нигезләнеп төшерелгән.

 

– Иң уңышлы эшегез дип кайсын атар идегез?

 

– Әлбәттә, бөтен фильмнар йөрәк аша уза, алар барысы да миңа якын. Әмма мәгънәви яктан иң уңышлысы – “Зөләйха”. Ә техник сыйфаты ягыннан – “Алтын шимбә”. Карагач, үзегез дә моңа инанырсыз.

 

– Бүген БДБ һәм Русия илләрендә кайсы төрки халыкларның кино сәнгате безгә үрнәк булырлык?

 

– Казахларныкыдыр. Алар гел эшләп тора. Президентлары да бу мәсьәләгә бик игътибар итә. Даими рәвештә кадрларны укырга җибәрәләр, кинематографистлар союзы бик көчле эшли.

 

“КҮҢЕЛЕМ БЕЛӘН ТЕАТРДАН АЕРЫЛМАДЫМ”

 

– Рамил әфәнде, соңгы арада театрда яңа спектакльләрдә никтер күренмисез. Юкса сез бит театрда да хәтта уртакул гына түгел, иң әйбәт артистларның берсе идегез...

 

– Дөресен әйткәндә, минем өчен бу катлаулы мәсьәлә. Гримеркада көнбагыш ашап, роль көтеп утырудан ни мәгънә? Үзегез үк мине “уртакул гына түгел, әйбәт артист” дидегез. Ә дәрәҗәле артистка дәрәҗәле рольләр дә кирәк.

 

Театрга килгәнемә 23 ел. Тукайдан башлап, бөтен рольләрем төп иде. “Зәңгәр шәл” булсынмы, “Таһир-Зөһрә”, “Казан егетләре”ме, “Гөргөри кияүләре”... – барысында төп рольләр. Марсель абый киткәч, миңа бик ямансу булды, чөнки икенче планга этәрелеп куелганлыгымны сизә башладым. Бу “Казан сөлгесе”ннән башланды. “Казан сөлгесе” – җырга нигезләнеп язылган әсәр. Театрда җырлый торган кешеләр булып та, башка артистларны төп рольләргә куялар икән, бу инде сәер мөнәсәбәтне аңлата. Шуннан ничектер күңелләребез төште... Ул да булмады, “Зәңгәр шәл”не репертуардан алдылар. “Эзләдем, бәгърем, сине”, “Килә ява”га халык күп йөри иде, ул төшеп калды. Бу сәясәт кемгә файдалыдыр – белмим. Шунысын төгәл әйтә алам: тамашачыга түгел.

 

– Сезне бүген театр артисты дип әйтә алабызмы?

 

– Мин әле уйныйм, димәк, әйтеп була. Күңелем белән театрдан беркайчан аерылмадым. Халык та мине сәхнәдә көтә. “Мин театр артисты түгел!” дип сәхнәдән баш тартмадым. Әлбәттә, тәкъдим итсәләр, уйнаячакмын.

 

– Түрәлеккә (Рамил Төхвәтуллин ТР Министрлар Кабинетының мәдәният, спорт һәм ТР халыклары телләре үсеше идарәсен җитәкләде – Г.С.) китеп алуыгыз артистлыгыгызга аяк чалмадымы?

 

– Юк. Ул зур мәктәп, тәҗрибә. Театрда эшләгәндә, кино белән генә шөгыльләнгәндә, күп мәсьәләгә бераз үз күзлегемнән, артист күзлегеннән карый идем. Дәүләт органнарында эшләгәндә бөтенләй башка яктан карыйсың. Чөнки дәүләтнең дә, бюджетның да хәлләрен беләсең. Нинди концепция бар, гомумән, бар микән ул – шуны күрәсең.

 

Иҗади якка килгәндә, анда эшләү мине кызыклы образлар белән баетты. Яңа дуслар таптым. Бик күпләр белән хәзер дә аралашабыз. Мин дә алар өчен кадерле һәм, күрәсең, кызыклы булдым. Чөнки артистның түрәлеккә килүе стандарт ситуация түгел бит. Андый мәктәпне беркайчан алмас идем. Хөкүмәттә өч ел эшләдем. Анда тик утырып кына тормадым, шактый файдалы эшләр башкарылды.

 

– Марсель абый Сәлимҗанов китеп баргач, театрда тулы бер буын югалып калды кебек. Ә театр бөтенләй яңа форматка, яңа төрле эшләүгә күчте, ничектер миллилек тә югалды. Сез моңа нинди фикердә?

 

– Театрның алтын вакытлары бар иде. Празат Нәкиевич, Дамир Сираҗиев, Хаҗиәхмәтов, Марсель абый, Фәрит... Параллель рәвештә берничә режиссер эшләде. Алар төрле сыйфатта иде, ләкин төрлелеге белән кызык иде. Безгә хәзер яңа буын щепкинчылар, режиссерлар тәрбияләү зарур. Яңа кан кирәк.

 

Театрны элек трибуна дип йөрткәннәр. Минемчә, бу дөрес. Алай гына да түгел, театр ул аерым бер дәүләт, аның үз теле, законнары һәм вазыйфалары бар. Ул миллилекне, милли әдәбиятны, телне саклау өчен кирәк.


Гөлнара САБИРОВА
Ирек мәйданы
№ | 26.11.2010
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»