поиск новостей
  • 21.01 Премьера! "Арыну", Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин юбилее, 12+, Кариев театры, 18:30
  • 22.01 Премьера! "Арыну", Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин юбилее, 12+, Кариев театры, 18:00
  • 26.01-30.01 Әнвәр Нургалиев. Уникс
  • 29.01-30.01 Премьера! "Алтынчәч", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 02.02 Премьера!" Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 03.02 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 21 Гыйнвар
  • Фирзәр Мортазин - җырчы
  • Эльнара Нурмөхәммәтова - җырчы
  • Иван Егоров - дәүләт эшлеклесе
  • Наил Мөхәррәмов - галим
  • Кәрим Җаманаклы (1905-1965) - шагыйрь
  • Наил Табанаков - җырчы
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Казан шэхэренен Жилплощадка бистэсендэ бер хужа (50 яшьлек ир)ике булмэле квартирага ике егет кертэм. Тулэу жан башына 4000. Квартира барлык унайлыклары белэн.Хужанын начар гадэтлэре юк.тел.вацап 89027159146
  • Озак вакытка торырга бер бүлмәле фатир бирәбез. Казан шәхәре, Вахитов районы, Хороводная,50 ("Рустәм" мәчете янында). 50 м2,2 лоджия. Яшәр өчен барлык җигазлар бар. Бәясе - аена 23 мен сум + ку. Риэлторларсыз. 89655886519.
  • Сдаю 2 комн.квартиру на Спартаковской 88б, с мебелью,бытовая техника,охраняемый двор,в отличном состоянии.с.89276766077
  • Узем белэн бер булмэле квартирада торырга бер кыз эзлим. квартира фатых амирхан урамында урнашкан, 13 000 все включено. Ватсапка язырга яисэ шалтратырга аласыз элеге номерга 89872711348
  • Набережные Челны! Делаю ручной и вакумно- аппаратный массаж. А так же сухая хиджама.+79520427894 Мунира.
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ, КАР КОРЭУ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ... 89196271171
  • Ярылган хэм ярылмаган букэнлэнгэн утын сатабыз. 89274194883
  • Төшегезгә ерак бабаларыгыз-әбиләрегез фәрештә булып керсен дисәгез, сез аларга догада булыгыз. Исемнәрен белмисеңме? Шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны да белмисезме? Бу бит хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 8 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
 
 

 
Архив
 
16.11.2021 Ана теле

Ана теле: Тел һәм җыр. “Җыртыклы җыр”ны нишләтергә?

Тел һәм җыр темасына барган сөйләшүдә җырның иҗтимагый асылын ачыклауга берничә язма-әңгәмә багышладык инде. “Нәрсә ул җыр?” соравына җавапларда җырның язмышы, сыйфаты өчен җаваплылык тоеп яшәүче күп санлы иҗатчыларның фикерен барлый алдык. Моңарчы без күбрәк уңай фикерләргә диккать иттек.

Чынын әйткәндә, халык үзенең рухый мирасы да, бүгенге рухый ризыгы да булган җырга бик гамьле, бик кайгыртучан вә тәнкыйтчел карашта булды. Без моңарчы бәян иткән уңай фикерләр тискәре, борчулылары белән аралашып бара бит. Хәзер шуларына җентеклерәк тукталырбыз.
 
Тик монда берүк уңай күзәтү, нәтиҗәләр чикле икән дигән ялгыш нәтиҗә ясалмасын, һич юк, халкыбыз үзенең рухи ризыгы, тарихи мирасы турында һәрчак уңай, өметле фикердә. Менә тәнкыйди бәяләргә күчә башлаганчы бер  факт: “Кызыл таң” газетында композитор Вәсил Хәбисламовның  8О яше уңаеннан Рафыйга Усманова белән  әңгәмәсеннән: – Вәсил ага, җыр нәрсә ул сезнеңчә? Моң туу мизгелен тасвирлап буламы? – дигән соравына әдип болай ди: – Җыр – күңел халәте, кеше җанының чагылышы ул. Бары тик кайнар тойгылардан, үзең дә янсаң гына шул рухи учакта кешене хисләндерерлек матур әсәр туа. Моң кешене сафландыра, тупасланудан саклый. Көй туганда гипноз хәлендәгедәй буласың... Һәр җырымда мин үзем бар. Авыр чирдәй зур үрчем алган әрсез иҗатны яратмыйм. Чүп-чар җырларга битарафмын. Иҗатта да көрәш бар, билгеле. Әмма мин спортчы түгел, әрсезләнеп, көрәшеп йөрмәдем.. Шунысын да әйтеп үтик, бүген халыкчан җырларга ихтыяҗ зур”..     
   
Ишеттек ки, атаклы композиторыбызның да җырга карата борчулы уйланулары бар икән..  Хәзер шуларына күчик. Менә бер тыңлаучыбыз Рафаэль Сәлмүшевнең газет язмасыннан: “Минем җыр сәнгатендә хезмәт куючы танышларым бар. Бу өлкәдә чын белгечләр. Йолдызлар алар. Урамда очрашсак, исәнлек-саулык сорашкач, чын темага – җыр сәнгате хәлләренә күчәбез. Якын танышларымның берсе – Рамил Курамшин, икенчесе – Георгий Ибушев. Татар җыр сәнгатенең җимерелә баруына, аның бизнес мәйданына әверелдерелүенә  өчебезнең дә җаныбыз өши. Узган ел көзендә бер яшь җырчының  концертына барган идем, аның акыруына чыдый алмыйча чыгып киттем. Концерт түгел иде бу, бик күңелсез булды. Ни көй, ни моң... Җырны шушы буын агулый хәзер. Әле җитмәсә татар җырчылары “Үзгәреш җиле”  уйлап тапканнар, татар халкының күңелле, моңлы җырларына үзгәреш кертәләр янәсе. Кызык та, кызганыч та. Яраткан җырчыбыз Георгий Ибушев әлеге “җил” турында болай дигән иде: “Үзгәреш җиле”нең  берничә җырын гына тыңладым – котым очты.  Халык җырларын бозарга беркемнең дә хакы юк!  Алар гасырлар буе яшәп эшкәртелгән инде. “Үзгәреш җиле” булдырасылары килә икән, шушы форматка яраклы җырларны үзләре махсус язсыннар. Чын Европача.  Алар бит Европага тартылалар. Ә Европага аларча җырлау кирәкми, аларга безнең моң, милли аһәң кадерле”, дип яза (Т.я., 6 апр., 2017) җыр тыңлаучыбыз.
   
Янә бер актив тыңлаучыбызның – Раушания Шәяхмәтованың фикере: “Җырның җыртыгы юк”, дибез, әмма җыр тыңлап нервыланабыз. Элеп алабыз да селкеп салабыз радиодан, телевидениедән яңгыраган замана җырларын. Җыр тексты җиңел булырга тиеш дип аңлата тыңлаучыга җыр язучылар. Килешәбез, җиңел, әмма мәгънәсез түгел. Җырчы ни җырлаганын аңлап җырларга тиеш. Җыр текстлары язучылар (шагыйрьләр дип әйтмим) еш кына дини тематикага кереп китәргә яраталар. Ходай исеме күп җырларда кулланылуын  әйтеп тә тормыйм. Ә бит бу җыр исерекләр авызына да килеп керә, аракылы мәҗлесләрдә дә яңгырый...“. Ясин сүзенең еш, урынсыз кулланылуына да борчыла Раушания Шәяхмәтова ( Т.я., 6 апр., 2017).
   
Борчулы фикерләрне җыр тудыручыларның үз авызыннан ишетү әһәмиятле. Алмаз Хәмзин: Дөрес, бүгенге татар эстрадасы бүгенге милләтебезнең йөзен тулысынча күрсәтә. Төссез, мәгънәсез, көйсез җырлар шулпасы. Шуңа күрә ул тәмсез дә, бәрәкәтсез дә (Т.я., 2008, 12 июнь); Рөстәм Закиров: Эстрадага бер яклы гына бәя бирергә ярамый... Күзгә бәрелгәннәренә тукталсак, кызганыч, бу өлкәдә миллилек бетеп бара. Элек җырны талантлылар иҗат итсә, бүген теләсә кем яза, җырлый. Шулай итеп безне чүп басты, арзанлы җыр басты. Татарның асылын аңлата торган җырлар сирәк булса да бар, әмма алар күләгәдә калды. Тамашачыга җыр түгел, хикмәт кирәк дип уйлаучылар күбәйде.  Тавыш мөмкинлеге чамалы булгач, хикмәт чыгарырга тырышалар, махсус эффектлар, бию белән бизиләр... (В.Т., 2017, 5 май)....Мөгаен, иң әүвәл (Президентка) икътисад проблемаларын җайларга кирәктер. Икмәк булса, җыр да була. Җыр өлкәсендәге нечкәлекләрне күбрәк шул казанда кайнаучылар белә. Аны әлеге өлкә белгечләре җайга салырга тиештер. Бүген бер генә проблема бар: сәхнәне кесәсе калыннар басты. Аларга тормышта башка кызык юк, алар йә җыр яза, йә яздыра, йә җырлый. Җыр хәзер иҗат түгел, бизнеска әверелде. Бу бизнеста медиа өлкәсе бәлки, отадыр, ләкин халык оттыра. Әлеге дә баягы радио-телевидениедә зыялыларга юл ябылды. Алып баручыларга карап яшь буын сөйләшергә өйрәнә бит. Ә безнең ди-дҗейлар җөмләләренең атасы-анасы, мәгънәви басымы юк. Тыңлаучы, әһә, болай да сөйләшергә ярый, дип колагына киртләп куя. Әдәби тел бик тә гадиләнде (В.Т., 2017, 5 май);
 
Мондый борчулы фикерләр бүгенге матбугатта да, радио, телевидение тапшыруларында да ишетелеп-күренеп тора. Танырга кирәк: бүгенге җырга  карата аек карашлы фикерләр дә кыю әйтелә: “Төссез, мәгънәсез, көйсез җырлар шулпасы; “безне чүп басты, арзанлы җыр басты”. Җанга тия торган,  күңелне тырнаучы, рәхимсез бәяләр... Тик нишләмәк кирәк, килешми дә булмый.
   
Хәер, бераз тынычланыйк: болар бит гомуми бәяләү, гомуми хис, эч бушатулар; аларда фәнни нигезләү, аерым җыр мисалында дәлилләр җитәрлек түгел. Инде бик сөзеп анализлаганда һәр әйтелгән кимчелекне үзенә аерып конкрет анализлап булыр иде. Әйдәгез, фәнни күзәтү-нәтиҗәләр өчен үзебезгә юнәлеш булдырыйк, ягьни җырдагы кимчелекләрдән котылу -бетерү өчен методика булдырырга омтылып карыйк.
   
Әйтик, миллилек бетмәсен өчен җырның үзәге-умырткасын зәгыйфләмәү, ягьни гасырлар буе береккән милли моң-көйне бозмау хәстәрен күрергә.
 
Күпчелекне борчыган икенче үзәк-умыртка телнең бозылуы.. Бу  безнең дә төп хәстәребез, алга таба бөтен әңгәмәбез шушы кыйблада булыр, Аллаһу кушса.
   
Өченче юнәлеш ул – җырның турыдан-туры эчтәлегенә карамаган, тик аны тыңлаучыга җиткерүдәге,  ягъни башкарудагы кимчелекләр.
   
Шулай итеп без җырга карата ике яклы, ягъни ике үзәкле фикер туплый алдык: тыңлаучы фикерен  вә җырны тудыручылар фикерен. Аларның “Җыр нәрсә ул?” дигән сорауга җавапларын ишеттек. Җырның безгә уңай һәм тискәре тәэсир итү ихтималын ачыкладык. Бүгенге кимчекләрне өч  төркемгә туплап анализларга кирәк икән. Менә шушы өч кыйблага аерым-аерым тукталуга керешкәнче тәнәфес ясап алыйк. Җырның язмышын хәл итә торган менә шушы үзәк мәсьәләләрнең  асылын уйланырга  тыңлаучыбызга да мөмкинлек бирик. Иркенләп фикер алышырбыз.
   
Шушындый тәкъдим әйттем дә уйланып калдым. Соңгы язмабыздан соң “Фикерләр”дә Мойшаныкы тискәре тәэсир калдырган иде: авторны бернинди сәбәпсез, дәлилсез гаепләүдән  туктарга сүз биргәннән соң, Матбугат.руның тырышлыгы белән моңа ирешелгәннән соң ул укучыларыбызның берсенә бернинди сәбәпсез, дәлилсез гаеп ташлады.  Кирәкмәс иде. Безнең язмалар андый әхлаксызлыкка юл куярга сәбәпче була алмый. Эчбушатуның бүтән юллары да  бар. Аннары, 410 кешене гаепләп бетереп буламыни! Бернинди гаебе булмаганнарны! Әйдәгез, бик кадерле вакытыбызны юкка-барга исраф итмик, файдалы гамәлләргә тотыйк.
                                                Илдар Низамов,
                                 филология фәннәре докторы.
Фото: соцсети

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 16.11.2021
Матбугат.ру печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№3 (911459) / 18.11.2021 10:37:24

Илгиз,Моисей - Коръәндә Муса пәйгәмбәр !
Мөселманнар аны почитают.
Ибрахим (Авраам) да пәйгәмбәр!
УКЫ! Низамов язганнарны гына түгел,Коръән тәфсирен дә укы!
یقرا

№2 (911447) / 16.11.2021 21:33:42

Рәхмәт авторга.
Әлбәттә хәзерге "җырлар" 60/70/80 (Сара апа Садыйкова/Әхмәт ага Яркәй/Рим ага Хәсәнов һ.б/ җырлары түгел инде. Такмак та такмак. Моң да юк, көй дә юк күбесендә. Җитмәсә хәзер артистлар шул вакытларның чын җырларын программаларына да кертмиләр күбендә.
Мойшага шуны әйтер идем:
Битараф булмавың өчен рәхмәт. Хәзер татарның 90 %ы битараф барсына да.
Тик язганда татарча язсаң яхшырак булыр иде. Аннары ник дигәнеңне дә татарчага үзгәртсәң.
Мойша бит ул яһүд исеме. Моисейны шулай кыскартып әйтәләр алар. Урысның Мишасын да кайчак Мойша диләр. Татар исемнәре беткәнмени?

№1 (911439) / 16.11.2021 16:26:09

“Нәрсә ул җыр?”
Җыр тоңлаганда халык шудай сорау бирәме икән?
Бу сорау фәлсәфи яссылыкта өйрәнелсен иде фәнни статияләрдә язылсын өйрәнелсен.
ип.Низамов Матбугат.ру ны фәнни фантазияләрен бастыру урны булмаса иде...
Георгий Ибушев ның үзгәреш җиле турында әйткәннәре күңгелгә сары май булып ягылды.....
Алмаз дус та бик мәгънәле итеп әйткән... Халык нинди җыры да шундай.
" Җыр хәзер иҗат түгел, бизнеска әверелде." Әйе! Бу турыда язу ул да бизнес түгелмә?

Эч пошу(эчбушату) түгел,йөрәк әрнүдән чыга ул.
Татар теле бетә барганда,местный сөйләм белән матурлыйбыз ,дип әйтү үзе бер "үзгәреш җиле" була бит бит ип.Низамов! Мөхтәрәм язучыларыбызның язганнарында казынып утыру,шул ук "Үзгәреш җиле" бит ип.Н.
Курыкма ип.Низамов, Мойша синең фәнни оппонентың түгел. Гади халык синең язганнардан ни аңлый шуны язам.

Шундый яшькә җиткәч,баш та әлҗе-мәлҗе эшли башлый. Минем үземә бакчада КАЗЫНУ файда бирә. Ташла ул фәлсәфәләреңне. Минем бер якын танышым "Яшәү мәгнәсен" эзләде. Тапмады. Асылынды,дурак.
Минем бер нинди дә ачымда юк Илдарга. Бары язганнарыннан чыгып,үзем аңлаганчадан чыгып язам
Ярар,темного-неграмотного прощаете....
уваҗением Мойша.

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar