|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.11.2021 Җәмгыять
Газинур Гафиятуллинның хатыны 103 яшендә вафат булганХалык санын алуның соңгы көннәрендә Бөгелмәдә яшәүче Гыйльмурый Гафиятуллина вафат булды. Аны соңгы юлга якыннары, туганнары, оныклары хөрмәтләп озаттылар, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы. Гыйльмурый әбигә 103 яшь иде.
Гыйльмурый Гафиятуллинаның ире Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин 1939 елда гаиләсен авылда калдырып, фин сугышыннан исән кайта. Кырык беренче елда фронтка китеп, тагы өч елга якын ут эчендә йөрегәннән соң, 1944 елның 13 гыйнварында хәзерге Псков өлкәсе Овсище авылы өчен барган каты сугышта гитлерчыларның пулеметын күкрәге белән каплый. Яшь кенә килеш Гыйльмурый 3 бала белән тол кала.
Фото: Татар-информ
--- |
Иң күп укылган
|