|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.11.2021 Ир белән хатын
“Кияү бетмәс әле”Безнең әти бик усал, аракы яратучы кеше иде. Сугышта булмаган ул, Мәскәү заводларының берсендә корал ясаган. Шул вакытта өйләнгән, ике малае туган. Әмма хатыны әтинең аракы белән дуслыгынамы, авыр холкынамы түзә алмаган, күрәсең, чөнки әти, сугыш тәмамлангач, әнисе янына кайтып төпләнгән. Күршедә яшәүче, усаллыгы белән даны чыккан Җиһанга — безнең булачак әнигә өйләнеп куйган. Әмма әни, никадәр генә үткен булса да, әтине рәткә кертә алмаган. Әти гел эчте, һаман тавыш чыгарды. Аның мине алдына утыртып яратканын хәтерләмим. Үлүе дә аракы эчкәннән булды: бавыры беткән диделәр.
Апа күрше авылга кияүгә чыккан иде. Кияү нәкъ әти төсле кеше булып чыкты. Шуннан минем башка безнең нәселдәге хатын-кызларга сәрхушләр генә тиң микән әллә дигән уй кереп оялады. Шуңа күрә егетләр ягына борылып карарга да курыктым.
Шәфкать туташы булырга укыган идем. Казанда калу мөмкинлеге булса да, авылга кайтып, больницада эшли башладым. Әни бик шатланды. Ул һәрвакыт: “Төннәрен үзем генә кунарга куркам”, — дип әйтә иде.
Күршегә авыл хуҗалыгы институтында укучы егет кунакка кайтып йөри иде. Авыллары бездән бик еракта урнашкан. Ул кайткан саен мине клубтан озата кайтты. Яшьлек үзенекен итте: мин гашыйк булдым. Егетемнең хәмерне авызына да алмавы аеруча ошады. Мин бит шундый кешегә кияүгә чыгарга хыялланган идем.
Данис, институт тәмамлыйсы елны, әни янына кереп, кулымны сорады. Кич белән әни белән апа мине бетереп сүктеләр: “Аларның авыллары бездән ничә чакрымда урнашканын беләсеңме? Сагынсаң да әллә нигә бер кайтачаксың, без сине күрмәячәкбез дә”, — диделәр. Әни, елый-елый: “Апаң кебек күрше авыл егетенә чыгарсың, кияү бетмәс әле”, — диде.
Беткән булып чыкты шул. Бәлки Данис бик рәнҗегәндер, шуңа ялгыз калганмындыр. Бүтән мине бер егет тә, беркайчан да озатмады. Кияүгә дә чакыручы булмады. Кыз килеш картайдым.
Хәтимә
--- |
Иң күп укылган
|