|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.11.2021 Фаҗига
Поши да, кеше дә үлгән14 ноябрьдә Уфа янында "Lada Priora" автомобиле йөртүчесе пошины бәрдергән. Авария Уфаның Көнбатыш урау автомобиль юлының 30нчы километрында була. Җиңел машина руле артында Караидел районында яшәүче 24 яшьлек егет утырган. Аның сүзләренә караганда, поши юлга кинәт чыккан, дип хәбәр иттеләр ЮХХДИның матбугат хезмәтендә.
Җиңел машинаның 62 яшьлек пассажиры табиблар килгәнче үлгән. Бәрелү нәтиҗәсендә шулай ук поши һәлак булган. Хәзер ЮХХДИ хезмәткәрләре бу хәлнең сәбәпләрен ачыклый.
Фото: bash.news.ru
--- |
Иң күп укылган
|