|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.11.2021 Хәвеф-хәтәр
Казанда 14 яшьлек кызны бәрдереп качкан йөртүчене эзлиләрШимбә көнне, 13 ноябрьдә, иртәнге тугызынчы яртылар тирәсендә билгесез машина йөртүче Голубятников урамында тиешле булмаган урында юл аркылы чыккан 14 яшьлек кызны бәрдергән. Авариядән соң машина йөртүче әлеге урыннан качып киткән, ә кыз төрле тән җәрәхәтләре алган, дип яза Татар-информ.
Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясе, әлеге аварияне күрүчеләр булса, 5-333-819, 5-333-848 телефоннары буенча хәбәр итүләрен сорый.
Фото: соцсети
--- |
Иң күп укылган
|