поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
15.11.2021 Киңәш-табыш

«Фаҗига булгач кына селкенә башлыйлар»

Күршең үзеңнән яхшырак булсын. Соңгы арада бу сүзләрнең хаклыгына тагын бер кат инанырга туры килде. Татарстанда бер-бер артлы килеп чыккан газ шартлау белән бәйле фаҗигаләр кемнәр белән янәшә яшәвеңнең ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын күрсәтте. Баксаң, тыныч, имин яшәвең генә түгел, кайчак гомерең дә күршеләр кулында булырга мөмкин икән. Кеше гомеренә куркыныч тудырып яшәгән күршеләрне кем контрольдә тотарга тиеш?

Күптән түгел Яшел Үзән һәм Чаллыны тетрәткән фаҗигаләрнең икесе дә эчкечеләр гаебе белән килеп чыкты. Март ахырындагы беренче шартлауда тормыш иптәше үлгәннән соң эчкечелеккә сабышкан 87 яшьлек карт, газ конфоркаларын тулы куәткә ачып, үз-үзенә кул салмакчы булган. Әле күптән түгел генә Чаллыдагы күпфатирлы торак йорттагы дүрт фатирны бер мизгел эчендә хәрабәгә әверелдергән фаҗига дә 70 яшьлек эчкече Владимир Рочев гаебе белән килеп чыккан дип фаразлана.
 
Наркологта исәптә торган карт 2010 елда  газдан баш тарткан булган. Шуңа күрә аның фатирындагы плитәгә килүче газ торбасына металл томалагыч куйганнар. Тикшерүчеләр Владимир Рочев өзелгән газ торбасын үзлегеннән генә тоташтырырга маташкан булса кирәк дип фаразлый. Ник дигәндә, алар картның фатирындагы газ торбасында тишек тапкан. Фатирларында газ шартлаган картларның бүген икесе дә вафат. Чаллы фаҗигасеннән соң икенче көнне үк Казанның Толбухин урамындагы күпфатирлы йорт та аздан гына һавага очмыйча калды. Төне буе эчеп, тавышланып йөргән ир-ат газны тулы куәткә ачып куеп, фатирын шартлатмакчы булган. Бәхеткә, күршеләре газ исен сизеп, махсус хезмәтләрне чакырткан. Газ исе таралганны күршеләр  сизми калган булса, бу хәлләр ничек тәмамланган булыр иде? Күз алдына да китерү куркыныч… Исерек, наркоман, психик яктан сәламәт булмаган мондый күршеләрнең акылсыз гамәлләренә кем нокта куярга тиеш соң?
 
Гаеплеләрне эзләү адәм баласының иң яраткан эше инде ул. Газ шартлау белән бәйле фаҗигаләрдән соң да күпләр газ хезмәтләренә ябырылды. Хезмәтләрен җиренә җиткереп башкармыйлар, карамыйлар, үзен белештермәгән күршеләрнең йорт, фатирларындагы газ плитәсе, торбаларын контрольдә тотмыйлар, янәсе. Бер караганда, анысы да дөрес. Әмма начар гадәтләре, дөрес юлдан тайпылуы аркасында кешелеклеген генә түгел, хәтта уйлау сәләтен дә югалткан мондый кеше күршеләренә башка юллар белән дә зыян сала бит. Димәк, мәсьәләне чишү юлларын төптәнрәк эзләргә кирәк.

Шартлатмыйча селкенмиләр
 
Республика наркология диспансерының баш табиб урынбасары Илдар Таҗетдинов сүзләренә караганда, бүген республикада 10 меңнән артык наркоман исәпләнә. Тагын 30 меңнән артык эчкечелектән интеккән кеше исәптә тора. Бу әле рәсми саннар гына. Чынлыкта исә һәр ике төркемгә керүчеләр саны шактый күбрәк дип фаразлый белгеч.
 
– Закон буенча без беркемне дә мәҗбүри дәвалый да, исәпкә дә куя алмыйбыз. Моңа кешенең үзенең ризалыгы кирәк. Совет чорында ул яктан җайлырак иде. Эчкечеләрне мәҗбүри дәвалау гамәлдә булды. Хатыны яки күршесе участок инспекторы чакыртып, исерек ирдән зарлана да, гариза яза. Шул гариза нигезендә эчкечене дәвалау-хезмәт профилакториена озаталар иде. Шушы тәртипләр кире гамәлгә кертелсә, илдә эчкече, наркоман күршеләр дә, алар аркасында килеп чыккан фаҗигаләр саны да азрак булыр иде, бәлки, – ди Илдар Таҗетдинов.
 
Озак еллар наркоман, эчкечеләр белән эш итүче психотерапевт, «Яшәү территориясе» социаль инициативалар үзәге башлыгы Антон Миронов исә башка фикердә. Илдә шушы катлауга кергән кешеләргә карата мөнәсәбәтне, алар белән эшләү системасын тамырдан үзгәртми торып, бернәрсә дә үзгәрмәячәк, дип саный ул.
 
– Минем бер пациентым бар. 15 елдан бирле кыек юлда ул. Баштарак наркотиклар кулланган, соңгы елларда эчкечелеккә чыккан. Әнисе кайчаннан бирле ни эшләргә белмичә өзгәләнә. Өйдә берүзе генә калганда тота да бөтен газ конфоркаларын тулы куәткә ачып куя егет. Ничә мәртәбә шулай фатирларын шартлата язды инде. Аны үз теләгеннән башка наркология диспансерына исәпкә куя алмыйлар. «Психушка»га да озатырга тырышып карадылар үзен. Аннан килгән белгечләр, исем-фамилиясен, яшен, торган җирен сораганнар да, тегесе дөрес итеп җавап биргәч, сау-сәламәт, дип китеп барганнар. Әллә ничә тапкыр участок инспекторын да чакырып карадылар. Анысы да егетне административ җаваплылыкка тарту турында рапорт төзегән дә китеп барган. Кыскасы, бездә наркоман, исерек, психик яктан сәламәт булмаган кеше берәр нәрсә шартлатып, үтереп, урлап, гадәттән тыш хәл китереп чыгармыйча торып, алдан беркем бернәрсә эшли алмый. Фаҗига булгач кына селкенә башлыйлар, – ди белгеч.
 
Антон Миронов фикеренчә, мондый куркыныч күршеләр китереп чыгарган фаҗигаләр кимесен өчен, Россиядә зарарга каршы тору дигән махсус программа кертелергә тиеш. Күп кенә чит илләрдә ул күптән гамәлдә икән инде. Аның нигезендә шул ук наркоман, эчкечеләрне авырулар рәтенә кертеп, дәвалый башлыйлар. «Ә бездә ул дәвалау түгел, җәзалауга кайтып кала. Шул ук наркоманга, эчкечегә гомер буена кара тамга тагыла, аны машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итәләр, дәваланып, дөрес юлга баскан очракта да юньле эшкә урнаша алмаслык итеп тормышы бозыла. Шуңа күрә бездә рәсми булмаган, исәптә тормаган эчкече, наркоманнарның көннән-көн артып, шыпырт кына күрше-тирәне азаплап ятуына аптырый торган түгел. Участок инспекторларының да бу юнәлештәге вәкаләтләрен арттырсыннар иде, – дип саный Антон Миронов.
 
Әби—бабайлар да контрольдә
 
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар эше бүлеге башлыгы урынбасары Рәүф Низамов исә участок инспекторларының вәкаләтләре җитәрлек түгел дигән фикер белән килешми.
 
– Участок инспекторы, җитәрлек дәлилләр булганда, мондый имин булмаган күршеләрне административ җаваплылыкка да, җинаять җаваплылыгына да тарта ала. Моннан тыш алар эчкечелек, наркомания кебек кыек юлга кереп киткән, әйләнә-тирәдәгеләргә куркыныч тудырган психик тайпылышлы кешеләр белән профилактика эше дә алып бара. Моңа кадәр җинаять җаваплылыгына тартылган кешеләр дә игътибар үзәгендә. Участок инспекторлары алда телгә алынган төркемнәргә кергән кешеләрнең яшәү шартларын кварталга бер тапкыр тикшереп тора. Беренче карашка, бу бик аз сан кебек тоелырга мөмкин. Әмма участок инспекторы җаваплылыгына тапшырылган территория бик зур. Анда башкарасы эшләр моның белән генә чикләнми, – ди идарә башлыгы.
 
Кеше гомеренә куркыныч тудырырга мөмкин булган эчкече, наркоман, психик тайпылышлы кешеләр авыл җирендә дә аерым күзәтү астында. Дөрес, шәһәр белән чагыштырганда авылда андыйлар күп түгел. Биектау районының Мүлмә авыл җирлеге башлыгы Ленар Зиннәтуллин да, Аллаһка шөкер, бездә андый куркыныч төркемгә керүче кешеләр юк, дип сөенә әнә. «Ялгыз яшәгән әби-бабайларыбыз бар. Аларны һәрчак контрольдә тотабыз. Хәлләрен белеп торабыз. Ярдәм кирәк булганда үзләре дә шундук шалтыраталар. Күптән түгел генә ялгыз әби-бабайларга, авыр хәлле гаиләләр яшәгән йортларга янгын куркынычы турында хәбәр итүче махсус җиһазлар урнаштырып чыктык. Бар да бушка. Андый гаиләләргә күршеләре дә күз-колак булып тора», – ди авыл җирлеге башлыгы.
 
 Фикер

Мөхәммәд хәзрәт Мифтахов, Усад бистәсе мәчете имам—хатыйбы:
 
– Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһи вә сәлләм бер хәдисендә: «Кешедә бер әгъза бар. Ул сәлим булса, бөтен әгъзасы да сәлим булачак. Әгәр ул авыру булса, бөтен әгъзалар чирле булачак», – ди. Биредә йөрәк, күңел турында сүз бара. Хәзер кешенең күңеле тарайды. Һәркем үз дөньясына бикләнгән. Күрше хакын хаклау дигән төшенчә дә асылын югалтып бара. Әгәр без бер-беребезгә игьтибарлырак булсак, ничаклы кешеләр гомерен өзгән фаҗигаләр дә азрак булыр иде. Аллаһы Тәгаләнең барлыгына, берлегенә, кыямәткә ышанган, гөнаһтан курыккан кеше эчкечелек, наркомания кебек афәтләрдән дә ерак тора. Кеше гомерләрен кыйган акылсыз гамәлләргә дә кулы бармый аның. Ни өчен Үзбәкстаннан безгә күченеп килгән кешеләр туган якларын сагынып яши? Чөнки аларда менә шушы дини кагыйдәләр, таләпләр бик көчле куелган. Күрше хакы, бер-береңә игътибарлы, миһербанлы булу кебек төшенчәләр дә гадәти күренеш санала. Бездә исә бу як шактый аксый.
 
 Киңәш
 
Рәүф Низамов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар эше бүлеге башлыгы урынбасары:
 
Куркыныч күршеләр белән яшәгән кешеләр түбәндәге кагыйдәләрне истә тотарга тиеш:
– Начар гадәтләр белән мавыккан, үз-үзен контрольдә тота алмаган күршеләр белән сүзгә килүдән, талашудан, сугышудан, аларга каршы дәшүдән сакланыгыз. Аларга нәрсәдер аңлатырга, дәлилләргә маташудан да файда юк.
 
– Күршегездә тыныч кына яшәргә комачаулаган, гомерегез өчен куркыныч тудырган кеше яшәсә, 02 һәм 112 номерларына шалтыратып, бу турыда хәбәр итәргә кирәк. Үзегезнең участок инспекторының кесә телефонына шалтыратсагыз да була.
 
– Телефон аша хәбәр алгач, сезнең өйгә полиция хезмәткәре килеп, мәсьәләгә ачыклык кертергә тырышачак. Сезгә гариза да язарга туры киләчәк. Бу мәҗбүри. Юкса, күпләр күршесеннән зарланып шалтырата. Әмма гариза язудан баш тарта. Гаризадан башка исә закон бозучыны җаваплылыкка тартып булмый.
 
– Сез язган гариза нигезендә хокук сакчысы гаепле затка карата тиешле җәзасын билгеләячәк.
 
Сүз уңаеннан

Батареяга шакып хәл итә
 
Күпфатирлы торак йортларда яшәүчеләрнең 18,6 проценты даими рәвештә күршеләре белән ызгышып яши. Blue Sleep оешмасы белгечләре тарафыннан уздырылган сораштыру нәтиҗәләре шул хакта сөйли. Күршеләр арасыннан кара мәче узуга, нигездә, стена аша күршеләрнең ызгышу тавышлары (39,1 процент), төн уртасында көчле музыка (15,2 процент) ишетелеп тору һәм ремонт (27 процент) сәбәпче була икән. Күршеләре белән ызгышып яшәүчеләрнең күбесе мәсьәләне үзара талашып (11 процент), полициягә шалтыратып (6 процент), батареяга шакып (4 процент) хәл итәргә тырыша икән.
 

Динә ГЫЙЛАҖИЕВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 15.11.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»