поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
26.11.2010 Язмыш

"Тиргиләрдер Кармәт гөлләре..."

1979 ел... Язучылар берлеге идарәсе утырышы бара. Яшь каләм ияләрен әгъза итеп алалар. СССР язучысы дигән кенәгә җиңел бирелми. Бүген генә ул яшьләрне эзләп табып берлеккә кыстыйбыз, ә ул чорларда өлкән язучы агайлар авторларны кылдан нечкә сират күпере аша уздыра иде.

Аяк эзләрен еллар яңгыры юган

 

Беренче тапкыр аксакал шагыйрь Хәсән Туфан белән мин шул утырышта таныштым. Аксубай кызы икәнемне ишеткәч ул, сөенеп:

 

– Ба, син минем якташ бит, канәт! – диде. "Кайсы авылдан?" – дип сорады. Карасудан дигәч, ат караклары авылыннан икән, диде. Нигә Хәсән абый шунда әбисенең, ягъни әтисе Фәхри-Таһирның әнисе чыгышы белән безнең авылдан икәнлеген әйтмәде икән? Белгәндер лә ул. Мин исә бу хакта 2000 нче елларда гына Карасуның "аяклы тарихы", бик укымышлы Фәйзулла бабайдан ишетеп таң калдым. "Фәхринең әтисе Әхмәр Мәнәк нәселеннән, – дигән иде Фәйзулла бабай. – Алар – Карасуның бер очына Сәләнгеш якларыннан күченгән халык. Әхмәрнең Фазлый атлы бер малае – минем Миннегол бабайның атасы. Кармәткә кешеләрне чукындырырга атлы казаклар керә. Халыкны камчы белән кыйный-кыйный мәйданга куалар. Шул вакытта Фәхринең әнкәсе кар базыннан катык белән каймак алып чыгып казакны ашата, ә үзе өч баласын ияртеп, качып Карасудагы туганы Фазлыйларга кайтып егыла". Кызганыч, Фәйзулла бабай кинәт кенә вафат булды. Югыйсә Туфан нәселе турында күп нәрсәләр сөйләр иде. Фазлый бабайлар тамыры өзелмәгән әле, бүген дә Карасуда бу нәселнең дәвамчылары бар.

Инде пәйгамбәр шагыйрьнең туып-үскән Кармәтенә әйләнеп кайтыйк. Бу авыл олы юл өстендә генә тора. Тукталышка төшеп биш-алты адым атласаң, гүя каршыңа дус малайларын ияртеп, бәләкәй Хисбуш йөгереп чыгар кебек. Күр син бу хыялны, берни белән дә исәпләшергә уйламый! Бит малайның аяк эзләрен күптән инде еллар яңгыры юган. Бездә исеме тарихта калырлык шагыйрь туар дип, мөгаен, кармәтлеләр уена да китермәгәндер. Ә ул туа, бер гасыр да ун ел элек, Кармәт төнен сискәндереп, Хисбулла атлы малай дөньяга аваз сала. Әтисе Фәхри-Таһир бик батыр ир була, авылга поплар килсә, балаларны атка төяп, "Аю аланы"на кача, тегеләр киткәч, янә йортына кайта. Картлар сөйләве буенча, элекке заманнарда Кармәттә чукынудан котылып калган кырыклап саф мөселман гаиләсе яши. Ул өйләндерсә дә, кыз бирсә дә, алар бары тик үз динендәгеләр белән генә туганлашырга тырыша. Фәхри-Таһир да, авылда чукындырылмаган кыз тапмагач, кәләшне урман эчендә утырган күрше Шәрбән авылыннан алып кайта. Шулай итеп, булачак шагыйрьнең әнисе Гөлзизәне Кармәт туфрагына килен итеп төшерәләр. Яшь парга мулла никах укый. Аннары гаилә ишәя башлый. Чиркәүгә буйсынмаган бунтарь Фәхри-Таһирның балалары 1905 елга кадәр Гөлзизә исеме буенча бирелгән Гөлзизин фамилиясен йөртәләр, чөнки чукынмаган татар ире үз фамилиясен баласына бирә алмый.

 

Еллар Хисбушның аяк эзләрен юса да, якташлары хәтереннән аның исемен беркайчан да җуя алмаячак. Бүген аксубайлылар өчен шагыйрьнең музее изге урын булып санала.

 

Бу музейга мин бик еш керәм. Кергән саен һәр әйбернең "үткәне" белән очрашып, тетрәнү кичерәм. Менә хатыны Луизаның ридикюле. Туфанның сөеклесенә алып биргән беренче бүләге. Эчендә төрле-төрле документлар, язулар. Хәсән-Хисбулла белән Луиза-Гайнекамалның загс кәгазе. Алар 1931 елда Казанда язылышалар. Ирен кулга алгач, Луиза ирекле халык дружинасының чираттагы кизүенә бармый, шуның өчен аңа 75 сум штраф салалар. Ул кәгазь дә ридикюльдә ята. Туфан, сөрген газаплары чигеп, Казанына аяк басканда, Луизасы дөньяда булмый инде. Ридикюль шагыйрьгә барысын да сөйләп бирә. һәм шунда шагыйрь, ачынып, болай яза:

 

Сандыгыңда ята

Синнән калган

Белешмәләр салган ридикюль:

Миннән сиңа – гомер юлдашыма

Иң беренче бүләк иде ул.

Ридикюльдә калган белешмәләр,

Алардагы кайбер билгеләр

Тормышыңның соңгы хәбәрләрен

Бүген миңа сөйләп бирделәр...

 

 Менә тагын бер кызык ядкарь: Туфанны сөргеннән Казанга озата килгән юлдашы – коңгырт чемодан. Ерак сәфәрләрдән кайтканнан соң ял итеп утыра сыман ул. Әнә шагыйрь күңелендә туган күпме шигырьнең ак кәгазьгә төшкән кичләренә һәм төннәренә шаһит өстәл лампасы. Ә бу кәнәфиләргә чумып, Кармәт малае арган-талган чакларында ял иткәндер, дигән уй сызылып үтә баштан. Илһам уянган вакытта утырып язган өстәлдә дә Туфанның терсәк җылысы сакланадыр төсле тоела.

 

 Әнә шагыйрьнең күз нурларын үзенә сыйдырган күзлек, Аккош күлендәге дачасындагы почта тартмасы, яратып чәй эчкән самавыры... Су салып, гөжләтеп кенә җибәрәсе... Әнә гомер кебек тукталып калган сәгате. Шүрлектәге китапның исә тарихы бик кызык. 1929 елда Хәсән Туфан Ташкентта бер китап күреп шакката. Тышында "Х.Туфан шигырьләре" диелгән. "Кем бу, нинди Туфан?!" – дип ачып караса – үзе. Соңыннан ачыклана: Гомәр Гали белән Галимҗан Нигъмәти, Туфанга әйтмичә генә, аның сайланма җыентыгын чыгарганнар икән.

 

Хәсән абый сөргендә үзенә яшел күлмәк тегә. Бик "модный" иттереп. Хәзер күлмәк – музей күрке, кадерле истәлек. Гомумән, яшел – Туфанның яраткан төсе була. Шигырьләрен дә ул яшел каләм белән яза.

 

Туфанның кешеләргә генә түгел, кием-салымына да хыянәт итми торган риясыз җан икәнлеге турында әнә теге зәңгәр күлмәк сөйли. "Шуны өстеннән салдырып булмый иде", – дигән туганының кызы Мөнҗия апа.

 

Кия-кия күлмәкнең якасы туза. Йә ташлыйсы, йә чүпрәк урынына кулланасы гына да бит, юк шул, Туфан тәнендә картайган "дустын"нан аерылырга теләми, Мөнҗия апа, сал, якасы таушалган, дип аптыраткач, күлмәкнең итәк очын кисә дә яңа яка ясап куя.

 

Шагыйрьнең кышкы пәлтәсе, аяк киемнәре, муен шарфы, эшләпәсе, чаңгы ботинкалары – һәммәсе-һәммәсе тагын хыялны уйната. Туфан исәндер сыман. Ул әле генә Кармәткә кайткан да, шушы бәләкәй генә ызбада әйберләрен сибеп-таратып калдырып, авылдашлары белән күрешергә чыгып киткәндер сыман. Әйе...

 

1999 елда Фәхри-Таһир абзыйның нигезендә яңа йорт төзелде. Ул элеккесенә охшаганмы-юкмы – өздереп кенә әйтүе кыен. Шагыйрь туган йорт Кармәттә бердәнбер матур йорт иде, тәрәзә рамнары нәкышләп, әкияти сурәтләр төшереп эшләнгән, өй каршында биек баганалы коесы бар иде, дип сөйләгән картлар бүген юк инде. Рифкать ага Кашапов (ул да мәрхүм) болай дигән иде: "Хәсән абыйларның төп йорты 1964 елга кадәр исән-имин торды. Анда Фәхри абзыйның туганнары яшәде. 1943 елда алар авылны ташлап киттеләр. Чөнки ачлык көчәйгән ел иде. Өй хуҗасыз калды. Ул өч бүлемле иде. Беренче бүлмә ягыла, икенчесе салкын, өченчесе тактадан гына иде. Миңа 7-8 яшьләр чамасы иде, кызыксынып эчен кереп карадым. Бәлки йорт хәзер дә сакланыр иде, 1964 елда берәү, аны төрттереп, үзенә йорт салды. Тик анда аңа яшәү насыйп булмады, йортын яшен сукты. "Нигә бу изге нигезне тузгыттың?" – дип Ходай ул бәндәне каргаган, ахрысы. Шуннан бирле монда беркем дә оя корырга җөрьәт итмәде. Хәсән абыйларның йорты янында кочакласаң кочак җитмәс галәмәт тә биек өч тупыл агачы үсә иде. Кызганыч, сугыштан соң аларны утынга кистеләр. Туфан, Кармәткә кайтса, нигезенә туктап уйланып басып торыр иде..."

 

"Тиргиләрдер Кармәт гөлләре..."

 

Искә алып мине быел тагын,

Тиргиләрдер Кармәт гөлләре;

Минем әле алар турында бит

Ярты сүз дә язган юк әле...

 

 Х.Туфан

 

Без, язучы халкы, җир һәм туфрак баласы. Ә бу – авыл дигән сүз. Шәһәрдә гомер кичерсәк тә, җаныбыз авыл дип сыкрый. Хәсән абый да шундыйрак хисләр белән Кармәтенә тартылып яшәргә тиеш кебек иде. Нигәдер ул анда үз гомерендә өч кенә тапкыр кайта. Нишләп? Моңа беркем дә җавап бирә алмый. Заманында таныш шагыйрь миңа: "Хәсән Туфан, бүтән кайтмыйм, дип ант итеп киткән авылыннан", – дигән иде. Мин моңа ышанмыйм. Кармәттән ул 14 яшендә чыгып китә. Әле күрше-күләнгә, дус-ишкә, аерым-аерым кайбер авылдашларга ачу сакларга яки рәнҗергә мөмкин, ә авыл хәтле авылга – юк, булмый, һич булмый! Нечкә күңелле Хисбуш әкияттәге шүрәлеләр оялаган серле Ази урманына, су коенган Баткак, Акбалчык елгаларына, тәгәри-тәгәри уйнаган Каенсар, Какы аланнарына нишләп үпкәләсен ди, йә?! "Ничек, нигә шагыйрь булдым соң?" – дигән сорауга җавап эзли башласам, минем күңел, ирексездән, кайдадыр еракларда калган балачакларга юнәлә, – дип яза ул үзенең истәлекләреңдә. – Дөньяның, табигатьнең матурлыкларын күрергә иң әүвал әнием өйрәтте мине. Әни миндә: "Бар нәрсәнең дә җаны бар икән, чишмәләр генә түгел, җилләр дә, яфраклар да, йолдызлар да сөйләшә икән", – дигән иман тудырды".

 

Бу өзектән аңлашыла ки, Туфан күңелендә Кармәткә карата усал ачу юк, ә бәлки сагыну-юксыну гына бар. Үзенең шагыйрь булуын да ул авылыннан күрә ләбаса!

 

Хисбушны беренче мәртәбә мәхәббәт утында "яндырган" чибәркәй дә Кармәтнеке ич. Минниса исемле кыз ул. 14 яшьлек үсмер егет Уралга – бакыр казучы абыйлары янына киткәндә алар хат язышырга сүз куеша. "Хатыңны, исемемне кыскартып, "Нисага" дип яз, авылда белмәсеннәр", – ди Минниса.

 

Бер тапкыр булса да мәхәббәт газабы кичергәннәр, аңлар: ике гашыйкка аерылышу җиңел булмагандыр. Берсе кала, берсе китә, арада – чакрымнар... Язмыштыр, күрәсең, алар кавыша алмый. 56 елдан соң чәчләре чаларган 70 яшьлек шагыйрь Нисага мондый шигырь багышлый:

 

...Дәшсәләр дә

Еллар, юллар мине

Әкияттән дә ерак-еракка,

Кармәт офыклары киңлеге дә

Җитә иде миңа ул чакта.

Тик бер генә кочак бәхеткә дә

Риза улың идем мин синең!

(Исеңдәме, Ниса, исеңдәме?

– Ул "бер кочак бәхет" син идең...)

Мәгълүм булсын әле дөньяга, –

дип Безнең дә бит "егет" икәнлек,

Уң кулның без урта бармагына

Бакыр балдак киеп җибәрдек...

 

("Кайсы атта сиңа кайтып була?")

 

Шигырь Ниса кинәт хәтергә төшеп кенә язылмый, ә күрешкәч, хисләр кабат яңаргач языла. 56 ел узгач кына яшьлектәге сөйгәне белән күрешә Туфан. Кармәттә тәүге тапкыр бөреләнгән мәхәббәт гөлләрен рәхимсез еллар йөрәктән йолкып ташламаган икән ләбаса! Шулай дисәк, Хисбуш-Хәсән Нисаны оныткан дисәк, ялгышырбыз. Туган авылына бер кайтуында Хәсән ага, беркемгә дә әйтмичә, Миннисаларның өенә бара. "Таныйсыңмы, мин синең беренче яраткан кешең", – ди ул, елмаеп. Карчык куркып-каушап кала. И ходаем, күрсәләр, улы белән килене ни дияр инде? Аны-моны уйламаган Туфан теге чактагы вәгъдәләр турында сөйли башлагач, Минниса-Ниса: "Никләр кузгатасың, кузгатма, оланнар алдында оят, гөнаһ җыймыйк әйдә!" – дип ялварырга тотына. Әйтерсең кичә генә аерылышканнар да бүген очрашканнар, әйтерсең егет белән кыз!

 

Ләкин әбинең куркуы тиз басыла. Чәй эчә-эчә озак кына сөйләшеп утыралар. Нинәрсә турында сөйләшәләр – сер дөньяга чыкмый...

 

Минниса әби күптән инде гүр иясе. Мәрфуга атлы карчык та еш кына Хисбушны сагынып искә алган. Менә аның хатирәләре: "Авылда малайлар-кызлар театр уйнарга сөйләштек. Хисбулла белән бергә уйнарга туры килде дә баш тарттым... Бервакыт әрәмәгә – Салкын чишмә буена – уенга җыйналдык. Хисбуш та төшкән. Уен арасында минем кулымнан тоткан иде, тиз генә тартып алдым да читкә сикердем".

 

Кызларның яшертен генә Хәсәнгә гыйшык тотуы һәм шул гыйшыктан оялу-тартынуы бер дә гаҗәп түгел. Беренчедән, Хисбуш җыр-такмакка оста, авызына карата да куя, икенчедән, хатын-кызга, әнисе белән чагыштырып, илаһи зат итеп карый.

 

Хәсән Туфан Кармәтен беркайчан да йөрәгеннән сызмаган. Дөрес, аның күңелендә "Кармәт истәлекләре" дигән шигырь циклы соңлап кына туа. Олыгайгач кына. Гаебен ул үзе дә таный, уңайсызлануын яшерми. "Тиргиләрдер Кармәт гөлләре", – ди. Ничә еллардан соң кабат кайтып авылын күргәч, аның үзәкләре өзелә...

 

Кайтулары төштә генә кебек...

 

Беренче очрашу

 

1958 елда Рифкать ага авылдашы Зөфәр Сәлиев белән, шагыйрьне күрергә дип, махсус Казанга, аның фатирына бара. Ул чакта Хәсән Туфан кызы Гөлгенә белән Маяковский урамында яши. Авылдашларын сөенеп-шатланып каршы ала шагыйрь. "Кызым, безнекеләр килгән, чык, күреш", – ди. Чәй эчәләр, сөйләшәләр. Рифкать ага сөрген турында сүз кузгаткач, Туфан: "Соңыннан, вакыты җитмәгән әле", – дип туктата.

 

Кармәткә таба үтә дә нечкә җеп әнә шулай сузыла. Авылдашларына рәхмәт укый-укый озатып кала шагыйрь.

 

– 1965 елда Казанда китап сәүдәсе гөрли, – дип истәлекләре белән уртаклашкан иде Рифкать ага. – Гомәр Бәширов, Әхмәт Ерикәй, Хәсән Туфан да шул ярминкәдә, һәркем үзенең китабына күрсәтеп, моны ал, диләр. Юк, дим, авылдашымның китабын алам әле. Истәлеккә дип язып та бирегез, Хәсән абый, дим. Көләләр язучылар. 1967 елда мин тагын якташ янына бардым. Хәсән абый, Кармәт сезне түземсезлек белән көтә, бер кайтып, халык белән күрешеп-сөйләшеп китегез инде, дидем. Өч елдан соң Сабантуй бәйрәменә кайтты Хәсән абый. Минем әти һәм балачак дусты Мәрдиев Минзакир белән кочаклашып күреште. Мин ул елларда район үзәгендә эшли идем. Кадерле кунагыбызны, кунак итик дип, табигать кочагына, Ази елгасы буена алып чыктык. Хәер, үзе шунда барыйк диде. Хәсәншин Шамил абыйдан мандолина соратты. Мандолинада "Каз канаты" көен уйнады, җырлады, биеде. Әзрәк тотып та куйды бит инде. Күңелле генә утыра торгач: "Җитте бу, егетләр, әйдәгез, елга астына төшәбез", – диде. Без куркып калдык. Ази төбенә берәү дә төшәргә җөрьәт итми, ул алты метр тирәнлектәге чокыр иде. Сугыш вакытында анда землянкалар казып, качкыннар яткан дип сөйлиләр иде безгә олылар. Төшмәгез, дип күпме генә үгетләсәк тә, тыңламады якташ абый, бик кыю, тәвәккәл карт иде, юл ярып, беренче үзе аска төшә башлады. Ерып атларлык түгел, әкияттәге сыман куе абагалар, әкәмәт биек үләннәр... Мин арттан: "Бүтән бармагыз, туктагыз", – дип кычкырам. Йөрәгем ярылырдай булды: аны елан чакса нишләрмен, дим. Тәки елганың төбенә төште Хәсән абый, үҗәт иде шул.

 

Авылда ул дүрт көнләп яшәде. Бездән бик разый булып, "тагын кайтам әле", дип китте.

 

Икенче очрашу

 

 Балачак сукмакларыннан йөреп, балачак хатирәләрен яңарткач, Хәсән Туфан һаман Аксубай якларына ашкынгандыр дип уйлыйм. Икенче кайтуы төрле сәбәпләр аркасында озаккарак сузылды аның. Йә авырый, йә эше чыга. 1974 ел, Сабантуй көннәре, Хәсән абый янә Кармәттә. Җыелышып Акташ аланына киттек. Каеннарга карап сокланып туялмый инде якташ! Табигать өчен үлә иде бит ул, һәр чәчәк, һәр үлән белән җанлы күреп сөйләшә иде. Кесәсендә пәкесе бар иде, бер каенга сак кына "Х.Т.У." дип өч хәреф сызды. Икенче кайтуыма кадәр истәлек булып торсын, диде. 20 ел буе шул каенга тимәделәр, кайсыдыр явызы утынга аударган, төбе генә тырпаеп калган.

 

Бер төнебезне "Изге чишмә" буенда учаклар ягып уздырдык.

 

Достәрханны яктыртуны

Учагыбыз хәл итә.

Кармәтемнең элитасы

Ут янында ял итә, –

 

дип язды аннан соң Хәсән абый. Ул компания күрке иде. Арыдым, егетләр, кайтам, димәде, безгә кушылып, уен-көлке сөйләшеп таң аттырды. Мәктәп укучылары белән дә очрашты. Аны балалар почетлы пионер итеп алды, муенына пионер галстугы бәйләде.

 

Өченче очрашу

 

1976 елның октябрь башлары иде. Авылга Хәсән абый кайтты. Көз бит инде, аяк асты пычрак, әкрен генә яңгыр да сибәли. Сизәм, Хәсән абыйның кыр-урманнар күрәсе килә, җаны табигатькә тартыла. Уйладым-уйладым да, шунда гына батмабыз, мөгаен, дип, наратлыкка алып киттем.

 

Бу соңгы очрашуыбыз дип кем белгән! Киткән чакта Хәсән абый машинаны туктатып төште дә нигезе янына килде. Озак кына башын иеп басып торды. Туган җире белән мәңгегә хушлашуы булган икән. Бүтән кайталмады, авырый иде, юл йөрүләр читен иде аңа.

 

Рифкать аганың хикәяте шуның белән тәмам. Аз сүзле, тыйнак, сабыр Туфан, әлбәттә, авылым, авылдашларым дип ялагайланмаган, лаф ормаган. Үзенең Кармәтен, үзенең канәтләрен өзелеп-өзелеп яратуын ул яралы йөрәгенә яшергән. Кайчагында бу ярату яшь тамчылары булып керфеген чылаткан, кайчагында сагышка әверелеп шигырь юлларына сибелгән.

 

Дөнья хәле шулай инде:

Бер китә бит килгәннәр.

Сау булыгыз, каеннарым,

Сау булыгыз, имәннәр, –

 

дип Кармәт белән хушлашканда, һичшиксез, эченнән генә елагандыр Хисбуш-Хәсән.


Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА
Ватаным Татарстан
№ 237-238 | 26.11.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»