поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
22.03.2008 Аш-су

АЙГӨЛ БАРИЕВА: «ТӘМЛЕ АШАРГА ЯРАТАМ»

Айгөл Бариева — Камал театры артисты Шамил Бариевның кызы. Бүген ул татар эстрадасында үз урынын тапкан җырчыларның берсенә әверелде. Ураза бәйрәме көнне аның гаиләсендә кунакта булдым. Бәйрәм хөрмәтенә Айгөл алма пирогы пешерә иде. "Бу пирогны улым Камил бик ярата, аның заказы буенча пешерәм," — диде әни кеше. Хуҗабикә кухняда кайнашкан арада аңа сораулар яудырдым.

— Айгөл, ашарга пешерергә кайчан өйрәндең?

— Яши-яши. Кечкенә вакытта әни әзерләгәнне карап тора идем, ләкин ул ми­не ризык пешерергә өй­рәт­мәде. Өйрәнерсең әле, дия иде.

Кияүгә чыккач, тәүге тапкыр пылау пешерергә уйладым. Дөгесен күп салып таш­лаганмын, билгеле, ул пеш­мәде. Ирем Линар алдында хур булдым. Шуннан әнигә хат (ул вакытта без Себердә яши идек) яздым. Ул шактый ризыкларның рецептын өйрәтеп җавап хаты җибәрде. Пылау хәзер гаиләбезнең иң яраткан ризыгы (елмая).

— Өч көн эчендә кияүгә чыккансың дип ишеттем.

— 1997 елның 1 ноябрендә Линар белән таныштык, 2сендә ул миңа тәкъдим ясады, 3есе  ризалык бирдем.

— Нишләп шулай бик тиз?

— Аның яхшы кеше икәнен күңелем сизде. 20 ноябрьдә никах булды һәм без Себергә яшәргә киттек. Ул вакытта ирем хәрби иде, хәзер Казанда үз фирмасы бар.

— Балаларыгызга ничә яшь?

— Айлинә — II, Камил I сыйныфта укый. Кызыбызга исемне үзебез уйлап таптык. Айгөл һәм Линардан алып куштык. Төрки халыкларда ул бик популяр исем икән.

— Сезнең гаиләдә күб­рәк нинди ашларга өстенлек бирелә?

— Татар халык ашларына. Итсез ризык пешергәнем юк. Голубцыны үзенчәлекле итеп әзерлим. Кәбестә яфракларын бер минутка кайнар суга тыгып алам да, дөге кушылган фаршны төрәм. Шуннан аның ике ягын да тугланган йомыркага манып, бераз үсемлек маенда кыздырам. Икенче савытта соус ясыйм. Кишер, помидор, суган, сарымсакны вак итеп турыйм. Томат пастасы салып, яшелчәләрне үсемлек маенда кыздырып алам. Соңыннан голубцылар өсте­нә соусны агызам да, сүрән утта пешерәм. Ул бик тәмле була.

Иң яраткан ризыгым — бәлеш. Авылга кайткач, бөтен килеш бәрәңге пешереп, кисәкле ит, яшел суган белән ашарга яратам. Талымлы түгелмен, элек ашханәдә туклану ошый иде. Линар исә фасоль, гөмбәле ризыкларны үз итә. Айлинә шоколадтан, Камил казылыктан башка тора алмый. Шуңа күрә безнең суыткычта алар һәрвакыт бар.

— Ашарга пешергәндә Айлинә сиңа булышамы?

— Әле иртә, өлгерер.  

— Иртән торгач, нәрсә ашыйсыз?

— Эш көнендә йогырт кебек җиңелчә ризык, ә ял көн­не ботка пешерәм.

— Ураза тоттыңмы?

— Узган ел ай дәвамында ураза тоткан идем, быел 8 генә көн тота алдым. Авыр­дым. Ел саен Рамазан аенда авыз ачтырам. Туганыбыз Наҗия абыстай килеп Коръән укый.

— Бүген иртән торып таба исе чыгардыңмы?

— Әйе, коймак пешердем. Хәзер иремнең әти-әнисен бәйрәм белән котлап кайтабыз. Каенанам пәрәмәч пешергән.

— Диета тотасыңмы?

— Юк, нәселдә таза кеше­ләр булмагач, симерү куркынычы янамас дип ышанам. Ашауда үземне чикләмим. Тәмле ашарга яратам.

— Айгөл, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәм­мәтшин белән дуэт җырладың. Бер табын артына утырып ашаганыгыз юк­мы?

— Бар. Бер мәҗлестә ка­ра-каршы утырырга туры килде. Ул хатыны Луиза ханым белән иде. Фәрит Хәйруллович табын артында үзен бик гади тота. Эчке киеренкелекне юкка чыгара белә.

— Түрәләр янында ашап булмыйдыр ул?

— Тамагым ачса, ашыйм анысы. Ләкин андый җирдә үзеңне бик тыйнак тотарга кирәк. Әти-әнием интеллигентлар иде, алар миңа яхшы тәрбия бирде. Безнең өйдә сәнгать кешеләре еш кунак булды, әнием аларны гел ачык йөз, тәмле сый белән каршы алды. Мин шуны күреп үстем.

19 яшемнән чит илгә йөри башладым. “Хыял”, “Сорнай” ансамбле белән Финляндия, Италия, Төркия, Австрия, Германия, Швейцариядә чыгыш ясарга туры килде. Без­нең ил өчен ят, яңалык булып күренгән нәрсәләргә шунда баргач өйрәндем. Финляндиядә ике атна буе ак кофта киеп йөрдем, якасы пычранмады. Асфальтны сабын белән юганнарын күреп шаккаткан идем. Андагы тормыш әкияттәге кебек. Культура да башка.

 

Айгөл гаиләсе белән әти-әнисе яшәгән фатирда тора. Ли­нар анда үзенчәлекле итеп ремонт ясаган. Бер як стена фотолар белән тулган.

Алма пирогы пешкәч, түгәрәк табын артына җыр­чының гаиләсе җыелды. Линар бик итагатьле, хатынының зур киңәшчесе.

— Өйләнешеп 4 ай узуга, әнием үлеп китте. Шул вакытта янымда Линар бул­маса, ул кайгыны күтә­рә алыр идем микән, белмим. Күңелемә авыр, ямансу вакытта гел ирем белән сөйләшәм. Бер-беребездән яшерен серләр юк, — диде Айгөл. 


Эльмира СӘЛАХОВА
Тәмлетамак
№ 10 | октябрь 2007
Тәмлетамак печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»