поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
26.11.2010 Җәмгыять

Гафу ит, Сарбикә, кешеләрне...

Татар телен миннән камилрәк белә торган яшь урыс дустым миңа телефон аша: “Мәгариф абый, мин тәмлерәк сулы яңа чишмә таптым, без яшәгән җирдән ерак түгел генә. Әйдә, суга барабыз”, - диде. Чишмә суым әле бетмәгән булса да, аның сүзен кире какмыйм дип, бергә барырга сүз куештык.

Ул мине, Әмәт тавын ярып, Әбҗәлилов урамыннан якын гына үтә торган тарлавык ярыннан алып китте. Сукмагыбызның ике ягына да рәт-рәт итеп карагай, тупыл һәм чаган агачлары утыртылган, ә тарлавыкның төбендә поезд юлы салынып, аннан пассажир, товар поездлары һәм электричкалар туктаусыз сызгырта-сызгарта үтеп-сүтеп тора. Көзге һава салкынчарак булса да, кояшлы көн булгач, күңелдә ниндидер күтәренкелек хөкем сөрә. Җитмәсә, урманнан кешеләр янына тукланыр өчен ризык өмет итеп кайткан песнәкләр дә үзләренең күркәм тавышлары белән йомшак кына рәхәтлек өсти.

 

Менә без тарихи чыганакларда Арча кыры, Арча юлы дип аталган күп машиналы олы юлны яшел светофор янганын озак кына көткәннән соң, ашыга – атлый аркылы чыктык та, түбәтәй рәвешендәге түбәсенең иң биек урынындагы таяк башына элеп куелган урыс флаглы Бизнес-Үзәк бинасы яныннан тарлавыкның астына, тимер юл аша үтеп, чишмә янына юл тотарга ниятләдек.

 

Юлдашым тиз атлый, анда әле яшьлек дәрте кайнап тора. Ә мин тирә-якка күз ташлап, тарлавыкның тагын да киңәеп китеп, тавы башында ниндидер гараж һәм башка ярымташландык төзелешләрне күзәтеп, ашыкмыйча гына атлыйм. Тимер юлдан күтәрелә торган тарлавыкның ике ягында таш белән каплап, өстен тимер челтәр белән ныгытып куйганнар. Бу күренеш тарлавыкка ниндидер сер һәм табигый тау ташларына охшап борынгылык бөрки кебек.

 

Борынгы дигәннән, кем белә, бәлки ошбу Арча кырында Казан ханлыгының бәйсезлеген яклап, Явыз Иван гаскәрләренә каршы канкойгыч сугышларда катнашкан бабайларыбыз мин су алырга барган шушы чишмәнең тәмле суын эчеп, көч-куәтләрен арттырганнардыр...

 

Йа Раббым, аларның барчасына да, җәннәтләреңне насыйп әйлә. Әмин!

 

Чү! Нинди күренеш бу?!

 

Минем 16 нчы гасыр вакыйгалары тирәсендә өзгәләнеп кайнаган уй-фикерләрем кинәт өзелеп, күз алларым караңгыланып киткәндәй булды...

 

Казансуга юнәлгән юлның уң як рельсы янында ташлар өеме өстенә башын салып, авызы ачылган хәлендә, күзләрен күккә төбәгән яшь кенә кызгылт-сары төстәге ак муенлы этнең җансыз гәүдәсе ята!

 

Йа Раббым, үтеп баручы поезд бәреп ектымыни сине, сабый? Нишләп соң, бәрелгән-сынган җирең дә күренми, агып чыккан кан эзләре дә юк кебек...

 

Мин юлдашыма, әйдә җирлик бу Аллаһы Тәгаләнең матур мәхлугын дип көч-хәл белән аваз салдым. Ә ул коры гына: “Усал эт иде ул”,- дип, алга атлавын дәвам итте. Мин теләр-теләмәс кенә аның артыннан иярдем.

 

Чишмәнең таудан агып чыга торган җиренә заманча, уртасына зәңгәр сызыклы полиэтилен торба куйганнар. Тар гына тасма булып, кояш нурларында җемелдәп көмештәй су ага. Ике ягына һәм уртасына бетоннан эшләнгән калын плитәләр куйганнар. Ә чишмәнең өске ягында һәм ике ягын буйлап озын, әле һаман да яшел сабаклы гүзәл ромашкалар таҗларын аска иеп, моңсу карашларын миңа ташлыйлар сыман. Миңа дип әйтүем, юлдашымның төнлә яуган ак кар бөртекләре сибелгәндәй үлән арасыннан башларын сузып, мөлдерәп торган карашлы ромашкаларга игътибар итүенә бик ышанып бетмәвемнең генә сәбәбе. Савытыма чишмә агымында гына була торган моңлы, назлы тавыш белән су ага... Ә минем күз алдымнан тимер юл буендагы аянычлы күренеш китми...

 

“Мәгариф абый, савытың тулды”, - дигән тавышка сискәнеп китеп, кайту юлына тауга үрмәли башладык.

 

Урам чатында иптәшем белән саубуллашып, өемә кайтып җиткәч, чишенеп тә тормыйча, балкондагы көрәгемне алдым да, кабат чишмәбез янына юнәлдем. Бу юлы анда баргач нинди гамәлләр кылырга кирәклеген мин төгәл күзаллый идем инде. Сарбикә кабат күз алдымда (безнең якларда сары төстәге этләргә гел Сарбай яисә Сарбикә дигән исемне кушалар иде), аны җирләр өчен матур, йомшак, биек урын эзли башладым. Биек кенә булып үскән, саргаеп өлгергән үләннәр арасы аңа йоклар өчен тынычрак булыр дигән карарга килгәч, эшкә тотындым. Чыккан таш һәм тимер кисәкләрен бер җиргә аерым өеп, җыйнак кына, уртача тирәнлектәге кыйблага да игътибар итеп казылган йомшак җир куены әзер булды.

 

Көзге кояш үзенең шат нурларын кызганмыйча, миңа һәм минем эш урынына сибә. Ашыкмыйча гына атлап, Сарбикәне мәңге ятасы урынына күтәреп алып килеп салдым. Шул вакытта тау түбәсеннән төшеп килүче бер абыстайның шәүләсе күзгә чалынды, ә мин үз эшемне дәвам иттем. Сарбикәне җир юрганына төреп бетереп килгәндә, теге абыстай миннән ерак түгел генә туктады да, карап тора башлады. Дәшмичә карап торучы күзәтүендә эшемне дәвам итәргә уңайсызланып, аңа үзем: “Чишмәгә суга барасызмы?” – дип авыз салдым. Ә ул мине ишетмәгәндәй: “Тут не видели собаку, такая рыжая, симпатичная”, – дип үзе сорау бирде. Аңа серемне ачып, нинди эш белән мәшгульлегемне сөйләп бирдем, минем янга килеп басып, “А нельзя ли посмотреть, чтобы я убедилась, что эта именно моя сокаба?» - дигәч, “А это можно, ведь я работу почти закончил”, - дидем. Ул: “Когда нужно, можно”, - дигәч, мин көрәгемне читкә куеп, кулларым белән генә, Сарбикәнең башын ачып күрсәттем, “Муенын да күрсәт”, - дигәч, ул тирәсеннән дә йомшак комлы җирне читкәрәк өйдем. Муен-күкрәк тирәсендәге ак урыннарын күргәч, “Она”, - дип, елап җибәрде. Мин дә каушабрак китеп, эшемне дәвам итәргә рөхсәт сорадым да, бераздан зур гына ясалма калкулык тирәсен казыганда чыккан ташлары белән бизәп куеп: “Гафу ит, Сарбикә, кешеләрне”, - дип, дога кылдым да, көрәгемне күтәреп абыстай белән тауга, урамга таба атладык.

 

Кира әби хикәяте

 

"... Мин бу 3 көчекне кечкенәдән үк тәрбияләп үстердем. Әнә, теге як тау башындагы наратлар тирәсендә ашарларына ризык эзләп йөриләр иде алар. Ишегалдыбыздагы вак-төяк такталарны алып килеп, фатирымдагы чүпрәк-чапракларны җәеп, мин аларга кечкенә генә булса да, оя ясап бирдем. Алар шунда яшәп, шунда үсеп, менә 3 яшькә җиттеләр. Ләкин гаражлар тирәсендә йөргән, эшләгән кешеләр минем мәхлукларымны нишләптер бик өнәп бетермиләр иде. Минем үземә дә кайчак алардан төрле дәрәҗәдәге авыр сүзләр ишетергә туры килә иде. Тагын ике кара төстәгеләре бар иде, алары да хәзер күренми башлады...

 

Әгәр кабат суга килеп, аларны очратсагыз, миңа да хәбәр итгегез әле",- дип телефон номерын биреп, үзенең Кира әби икәнлеген әйтте.

 

"Миңа 85 кенә яшь әле, Аллага шөкер, үземне дә, ятим хайваннарны да тәрбияләрлек хәлем бар", - дип өстәп куйды. Үзем дә зираттан кайткандагы кебек, күңел төшенкелеге хөкем сөрсә дә, Кира әби белән саубуллашканда ниндидер өмет һәм нәрсәдәндер канәгатьлек хисе бар иде. Чөнки йомшак күңелле, хайваннарга һәм кошларга карата мәрхәмәтле булган кешеләрнең әле безнең арабызда барлыгы бөтенләй өметсезлеккә бирелергә юл куймый кебек.

 

Берничә көн үткәннән соң, без тагын чишмәгә суга бардык. Яшь юлдашыма барысын да сөйләп, яңа калкулыкны да күрсәттем. Сүзләремә һәм бу күренешкә дә аның битарафлык күрсәтүе мине икенче тапкыр аптырашта калдырды...

 

Су алып кайткач, Кира әбигә телефоннан аның кара этләрнең күренмәве турында хәбәр иттем. Ә ул үзе сагышлы тавышы белән бер кара төстәге этенең гәүдәсен Сарбикәдән ераграк урында табуын хәбәр итте. Аны да бер ир ярдәме белән җирләп куйганнар. Бүгенге сөйләшүендә Кира әби этләрнең кемдер тарафыннан агуланганлыклары турында икеләнми иде.

 

Йа Раббым, Үзең бар кылган мәхлукларыңны мәрхәмәтсезләрдән саклый күр. Кира әби кебек йомшак күңелле, миһербанлы инсаннарыңа ярдәмеңне насыйп әйлә! Иншә Аллаһ.

 

Кира әбинең тәрбияләп үстергән мәхлукларын коткарып калырга мөмкинчелек бар идеме икән соң? Әллә ул аларны тәрбияли башлаган көненнән үк шушы фаҗигале финалга дучар ителгән идеме икән дигән уйлар мине көйдереп алды да, мин телефон трубкасына барып ябыштым. Телефон номерларының берничәсен алыштырганнан соң, ягымлы гына тавышлы кыз: “Әйе, Казаныбызда урам этләре өчен питомник бар, ул Тынычлык бистәсенең Яңа авыл урамында урнашкан”, – дигән күңелне берникадәре тынычландыра торган хәбәрне җиткерде. Икенче көнне үк, иртәнге чәйдән соң мин кызыл автобуска утырып, Тынычлык бистәсенә юл алдым.

 

Бистә мине үзенең төзек таш һәм агач йортлары, чиста урамнары, ярымайлы манараларыннан көмеш нурлар сибеп, ак кирпечтән салынган мәһабәт биналы мәчетләре белән каршы алды. Яңа авыл урамы искиткеч озын икән.

 

“Горзеленхоз” оешмасын һәм аның мул биләмәләрен, атлар фермасын узганнан соң, Совет чорындагы тимер-бетоннан эшләнгән койманың тимер капкасы алдына килеп туктадым. Менә шушы икән этләр тулай торагы.

 

“Пункт приема и передержки для безнадзорных животных ООО «СОБЖ” дип урыс телендә генә язылган такта эленеп тора.

 

Атнасына бер генә көн, чәршәмбе сәг 9.30-16.30 генә кабул итәләр икән хайваннарны. Ә бүген кабул ими торган көн булгач, мин капканың тимер рәшәткәләре аша гына озын, бер генә катлы итеп салынган биналарны күзәтә идем, яныма капка астыннан ике кечкенә генә көчек килеп чыгып, чалбар балакларымны тарткалап уйный башладылар. Минем көчекләр белән сөйләшкәнне ишетеп, аларның бозау чаклы әнисе белән ягымлы гына каравылчы да килеп чыктылар. Мин яудырган сорауларга бик исе китми генә ошбу питомникның моннан 3 ел элек таркалган декоратив культуралар үстерә торган хуҗалык биләмәләренә урнашканлыгын бәян итте.

 

Ишегалдындагы корылмаларга матур итеп эт һәм песи рәсемнәрен төшереп куйсалар да, андагы пөхтә итеп ак төскә буялган биналар бары тик этләр өчен генә икән. Йортсыз да, хуҗасыз да калган йомшак һәм ягымлы бичара песиләребез өчен мондый оешма Казаныбызда юк икән. Бик тә аяныч хәл. Ә Кира әбинең мәхлукларын коткару чаралары шәһәр хакимиятебез тарафыннан күрелгән, бары тик мәгълүмат кенә җитеп бетмәгән булып чыга. Ни хәл итәсең, киләсе буын көчекләре бәхетлерәк язмышлы була күрсен, иншә Аллаһ.

 

Минем фикерләвемчә, һәрбер җәмгыятьнең мәдәният, әхлак дәрәҗәләренең үсеш биеклекләре, беренче нәүбәттә, ярдәмгә мохтаҗ сабыйларга һәм картлык яшенә ирешкән шәхесләренә булган мөнәсәбәт һәм алар өчен уңай яшәү шартлары булдыру, аларга карата йомшак күңелле һәм ихтирамлы булу белән тыгыз бәйләнгәндер.

 

Ә инде йортсыз һәм хуҗасыз калган хайваннарны ризык һәм табигый яшәү урыннары белән тәэмин итү ошбу җәмгыятьтәге һәрбер инсанның Аллаһы Тәгалә каршындагы изге бурычларының берседер, дип уйлыйм.

 

Йа, Раббым, җәмгыятебезне бозыклык, әхлаксызлык упкынына юнәлтмә. Күңелләребезгә миһербанлык һәм йомшаклык орлыкларын сип. Барчабызны да Үзеңнең тугры юлыңа күндер. Иншә Аллаһ.


Мәгариф РАЯНОВ
Тatar-islam.ru
№ |
Тatar-islam.ru печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»