|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.11.2021 Криминал
Яшүсмер өстенә түгелгән сыра аркасында дустына ут төрткәнБалигъ булмаган яшүсмерне дустын үтерергә омтылуда гаепли. Тикшерү версиясе буенча, 7 ноябрьдә, саксызлык буенча дусларның берсе икенчесе өстенә сыра түккән, шуның өчен тегесе аны башта кыйнаган, ә соңыннан аның өстенә тиз кабынып китүчән сыеклык сипкән, аңа ут төрткән һәм һәлакәт урыныннан китеп барган. Бераздан соң зыян күрүче аңына килә, өстендә янучы киемен сүндерә алган һәм ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Әлеге хәл 7 ноябрьдә Түбән Новгородның Бор шәһәрендә булган, дип хәбәр итә "Время-Н"басмасы.
Ут төрткән үсмергә карата җинаять эше кузгатылган. Аның дусты хастаханәдә дәвалана, хәле тотрыклы, әмма авыр дип бәяләнә.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|