поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
26.11.2010 Мәдәният

Барыбызга да “Иман” кирәк!

Билгеле булганча, татар халкының революциягә кадәр чыккан 30 меңнән артык китабы бар. Шушы хезмәтләр аша без бүгенге көндә дә татар илаһияте турында күзаллау тудыра алабыз.

Совет хөкүмәте большевиклар кулына бирелгәч, бай мирасыбыз саналган дини китапларны гына түгел, дин сүзе кергән хезмәтләрне дә 70 ел дәвамында вак иләк аша үткәреп килделәр. Халкыбызда дин китапларына озак дәверләр ихтыяҗ туып килде. Гомумән алганда, атеистик җәмгыять бар кешегә дә бертөсле тәэсир ясамады. Күңелендә иман байлыгын йөрткәннәр дин юлын бик тиз тапты. “Тапты” дип әйтү генә дә дөрес түгел, алар шушы юлда, буразнада иде инде. Тышкы яктан бер көн эчендә мөселман булып булса да, җаның белән ихлас булу өчен дәвамлы дини тәрбия, аң-белемне баш миенә кечкенәдән салу кирәк шул.

 

“Иман” мөселман мәркәзе һәркем күңеленә сукмак сала, һәрвакыт башкаларга юнәлеш күрсәтә килә. “Иман”ның оештыру җыелышы 1990 елның ноябре ахырында була. Җимерелгән өй урынында яңаны салу, төзекләндерү җиңелләрдән булмый, билгеле. Моның өчен кадрлар, акча-байлык һәм, әлбәттә, теләк-ният кирәк. Ә ул вакыттагы исеме белән әйткәндә, “Иман” мөселман яшьләре берлеге һәрбер эшкә талпынып, ашкынып, янып, атлыгып кына тора да инде. Мин үзем 1993 елда ТРның беренче Президенты М. Шәймиев фатихасы-ярдәме белән ислам диненең бишенче баганасын – хаҗ гыйбадәтен үтәп кайттым. Без анда хәзерге вакыттагы кебек күп кеше бармадык, шулай да галимнәрдән Мирза Мәхмүтовны (шушы урында гына булса әйтеп китим, нәшриятта галимнең “Татар әдәби теленә кергән гарәп-фарси элементлары (грамматик белешмә)” хезмәте дөнья күрде (Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге (М. И. Мәхмүтов, К. З. Хәмзин, Г. Ш. Сәйфуллин, 2 нче том. – Казан: «Иман» нәшрияты, 1993. – 806 б.), Кабан арты мәчете имамы, милли җанлы Исхак Лотфуллинны хәтерлим. Алар хәзер вафат инде. Менә шул 1993 елны ук минем кулыма “Иман” берлеге тарафыннан дөнья күргән “Алласыз белән бәхәс” китабы килеп кергән иде. 80 битлек шушы брошюрада теология җәһәтеннән дә нинди бай мәгълүмат бирелгән. Бу бит Советлар союзының динсезлектән айнып бетеп килгән елларында!

 

Әле китаплар чыгару эше үз җае белән барган бер хәл булсын да, ди. Ә менә шул ук вакытта “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен оештыру да ул вакытта безгә, галимнәргә Винерулла Якупов исеме белән танылган бер яшь егет җилкәсендә булды бит! Мәдрәсә беренче елында 50 кеше кабул итә. “Иман”да басылган китаплар ярдәмендә уку-укыту эше алып барырга мөмкинлек ачыла. В. Ягъкуб үзенең 2006 елны дөнья күргән “Ислам асылына кайту” исемле калын гына китабында шул елларның хатирәсе белән дә уртаклаша: “Төп максат итеп халкыбызны, бигрәк тә яшьләрне ислам мәдәнияте җимешләре белән таныштыруны куйдык, һәм бу юнәлештә күп кенә эшләр дә башкарылды инде. Дини бәйрәмнәрне билгеләп үтәбез, исламны өйрәнү буенча кичке курслар оештыдык. Яшьләрне тугыз тапкыр җәйге ял лагерьларында дин нигезләрен өйрәтүгә җыйдык. Башта ук дин мәсьәләләренә багышланган газета-журналлар, китап-брошюралар чыгаруны, нәшрият оештыруны, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тергезүне максат итеп куйган идек. Аллага шөкер, бу ниятләребез дә гамәлгә ашты”, – дип искә ала ул 1994 елда “Ватаным Татарстан” газетасына биргән интервьюсында.

 

“Мөселман календарь”ләре исә 1996 елдан бирле нәшер ителеп килә. Анда илнең төрле төбәкләре өчен намаз вакытлары, догалар, сүрәләр, вәгазьләр, хәдисләр, мөселман укучысына кызыклы мәкаләләр урын ала.

 

Шунысын да әйтеп китү урынлы булыр, 1991 елдан “Иман” исемле газета да чыга башлады. Ул безнең илебездә әбүнә белән таралачы мөселман басмалары арасында иң өлкәне. Шушы газета аша тулы бер буын ислам кыйммәтләре нигезендә тәрбияләнде дип ышанып әйтә алабыз. Билгеле, “Иман”нан тыш “Вера”, “Сәламәтлек”, “Сердәш”, “Бакча” исемле һ. б. газеталар да басылды. Аларның тиражлары заманында 50 меңгә кадәр җитте.

 

Нәшрият китапларны ихтыяҗдан чыгып, арзан бәягә бастыра. Биредә татар телендә дога кылу, намаз уку, ураза тоту, зәкят бирү, хаҗ үтәү буенча китаплар табарга мөмкин.

 

Без ТДГПУ студентлары белән риторика дәресләрендә хәдисләр табып, аларга аңлатма бирәбез. Хәзер хәдисләр җыентыгын кайдан эзләп табыйм икән, дип баш ватып йөрисе юк, “Иман” нәшриятында басылган 888 битлек Әбү Даудның “Сунан Абу Дауда” дигән хәдисләр җыентыгын бик теләп файдаланабыз. Анда барлыгы пәйгамбәребезнең 5274 хәдис урын алган.

 

Нәшриятта татар халкының тарихына, мәдәниятенә, тарихи шәхесләренә караган китаплар да бик күп басыла. Әйтик, зур галимебез Ризаэддин Фәхреддиннең “Җәвамигуль кәлим-шәрхе…” белән безгә “Иман” аша 1995 елда ук танышу насыйп булды.

 

Тагын бер галимебез – 1891–1916 елларда җәдит мәктәпләре өчен күпсанлы дәреслекләр, ислам дине тәгълиматын заманга яраклаштыру кирәклеген аңлаткан һәм шуңа ирешү юлларын күрсәткән дини-фәлсәфи хезмәтләрен язып бастырган Галимҗан Баруди (ул “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә һәм “Әд-дин вә әл-әдәп” дини-әхлакый журналына нигез салучы шәхес) иҗатына караган бик кирәкле китаплар дөнья күрде. Әйтик, “Иман” нәшриятында мәшһүр дин әһеленең “Кызылъяр хатирәләре” дип исемләнгән китабы басылды, “Гыйльме тәүфыйк” дигән хезмәте рус теленә тәрҗемә ителде. Китапның максаты – сабыйларга динебезнең асылын аңлату. Күрәсең, ул чорда да балалар дәреслекләренә мохтаҗлык булган һәм шул сәбәпле, Галимҗан хәзрәт әлеге хезмәтен язган булган. Хезмәт сабый акылына барып ирешерлек, аңлаешлы итеп язылган. Анда ул Аллаһы Тәгаләнең берлеге турында мәгълүмат бирә һәм аның әһәмиятле сыйфатларының төшенчәләрен дә биреп бара. Китапта шулай ук пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в.), аңа кадәр җир йөзенә килеп киткән башка пәйгамбәрләр турында да белешмә бар.

 

2009 елның сентябрендә «Иман» нәшриятында “Мөселман фәлсәфәсе терминнары сүзлеге” дөнья күрде. Аның авторы – профессор Сәит М. Шәех. Китапка гарәп-мөселман фәлсәфәсенә караган терминологиянең төп өлеше кертелгән. Китап авторы озак еллар дәвамында Лахор шәһәренең фәлсәфә факультеты деканы һәм профессоры, хәтта Ислам мәдәнияте институты директоры булып эшләгән. Әлеге китап беренче мәртәбә 1970 елда Лахорда басыла. Аны инглиз теленнән рус теленә Исмәгыйль Гыйбадуллин тәрҗемә иткән. Сүзлек фәлсәфә һәм мөселман фәлсәфәсе тарихы белән кызыксынучылар өчен өстәл китабына тиң.

 

Татар язучыларының әсәрләренә килгәндә исә, быел гына К. Тинчуринның “Мәрҗәннәр” романы табадан төште. "Иман" ислам мәдә¬нияте мәркәзе рәисе, әсәрне бастыруга әзер¬ләүче һәм кереш сүз язучы Вә¬лиулла хәзрәт Якупов китап турында болай дип яза: “Революциягә кадәр шаулап торган татар мәдрәсәләре, анда укучы шәкертләрнең тормышы бүген күпләрне кызыксындыра. Бу җәһәттән талантлы драматург Кәрим Тинчуринның "Мәр¬җәннәр" әсәре игътибарга лаек. Республикабызның 90 еллыгына багышлап нәшер ителгән ошбу әсәр бүген укучыларда кызыксыну уятыр, бер гасыр элек булган мәдрәсә хәлләрен күз алдына китерергә ярдәм итәр”. Билгеле булганча, К. Тинчурин алты ел (1900–1906) Казанның "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә укыган һәм шә¬кертләр хәрәкәтенә кушылып әлеге уку йортын ташлап чыккан булган.

 

Быел гына «Иман» нәшриятында Вәлиулла Ягъкуб актуаль темага караган тагын бер брошюра бастырды. Ул «Хәнәфи бул!» дип атала. Вәлиулла хәзрәт әлеге хезмәтендә, мөселманнарга, бигрәк тә яшьләргә мөрәҗәгать итеп, хәнәфи мәзһәбенең өстенлеген бәян итә. Яшьләрне кешелеклелек таләпләренә җавап бирерлек итеп яшәргә өнди, Ислам исеме астында яшеренгән, халыкта нәфрәт уята торган секталардан читтә йөрергә өнди, аларның рухи кимчелек булуын кисәтә. “Аллаһы Тәгалә Коръәндә: “И ышанучылар! Хак ышану белән ышаныгыз!” (4-136). Бу нәрсә дигәнне аңлата? Ислам потларга табынуны инкарь итә, алар бер-берсенә каршы килә торган төшенчәләр. Гәрчә ХХI гасырда таштан, металлдан булган потларга табыну турында сүз бармый. Мәсәлән, беркем дә Казанда Габдулла Тукай сынына табынмый бит. Бүген сүз безнең уйдагы, йөрәккә кереп оялаган потлар хакында бара. Ваһһабитлар бик күп тарихи корылмаларны, мавзолейларны юк итте, коеларны күмде, ләкин йөрәкләрендә яңа потлар тудырды. Алар Ибн Таймия, Мөхәммәд ибн Габдел-Ваһһаб һәм башкаларны “изгеләштерде”. Тышкы яктан кылына торган гыйбадәтләр – намаз, ураза аларны коткара алмый, ә кайбер белемсез кешеләрне юлдан адаштыра. Кызганыч, әлеге сектантлар безнең җирлектә дә киң колач җәя, фетнә һәм ызгыш тудыра. Мөселман галимнәре инде күптәннән хәнәфи мәзһәбен хакыйкый Ислам буларак таныды һәм аннан тайпылган юллар арасындагы аерманы ачыктан-ачык күрсәтте”, – дип башлана әлеге хезмәт.

 

Быел тууына 140 еллыгын билгеләп үткән танылган дин галиме, шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Мөхәммәдсадыйк Иманколый 1910 елда “Тәсһилел бәян фи тәфсирел Коръән” исеме белән 744 битле зур китап итеп бастырып чыгарган була. 2009 елда “Иман” нәшриятында бу китапның икенче басмасы да дөнья күрде. Бу хезмәткә нигез итеп Урта Азия галиме Хөсәен Вагыйзи Кәшифи тәфсире файдаланыла. Татар дөньясында әлегә Ногмани тәфсире, Шәйхелислам Хәмидинең “Иткан” тәфсире һәм Садыйк Иманколый төзегән тәфсир генә басылып таралган. Бер үк вакытта М.-С. Иманколый тел фәне – лексикология өлкәсендә дә гыйльми эш алып барган: өч телдәге сүзлек төзи. 1909 елда аның бу хезмәте дә “Тәрҗемәи руси, фарси вә төрки” исеме белән китап булып басылып чыга. Хезмәтенең популярлыгын, актуальлеген шуннан да күреп була: 1913, 1917 елларда китапның яңа басмалары дөнья күрә (без бу хезмәт тә “Иман”да бер басылып чыгар әле дигән өметтә калабыз). Ә шагыйрьнең 2000 елда шул ук нәшрият тарафыннан “Мөнәҗәтләр” китабы дөнья күрде дә инде.

 

Мин үзем, “Татар сәхнә теле”, “Татар классик драматургия поэтикасы”, “Татар драматургиясенең лингвистик поэтикасы” монографияләрен язган кеше буларак, соңгы елларда балалар бакчалары һәм мәктәпләрнең башлангыч сыйныф укучылары өчен сәнгатьле сөйләм буенча уку-укыту методик әсбаплары язу эшенә тотындым. Балаларның яшь үзенчәлекләрен истә тоткан хәлдә, әдәп-әхлакка караган китаплардан мисаллар бирергә тырышам. Һичсүзсез, үзен хөрмәт иткән һәр кеше әдәп кагыйдәләрен белә. Алар махсус китапларга тупланып бирелгән. “Иман” нәшриятында чыккан әлеге китапларның бер өлешен сезгә дә тәкъдим итәбез, билгеле, андый китапларда балалар өчен дә киңәшләр, кагыйдәләр язылган.

 

1. Балаларга хәдисләр һәм нәсыйхәтләр. – Казан, 1993. – 116 б.

 

2. Каиси (Мәрван Ибраһим әл-Каиси). Ислам әхлагы һәм гадәтләре: Ислам әдәбе буенча кулланма / Китапны бастыру өчен В. Ягъкуб әзерләде. – Казан: Иман, 1994. – 120 б. – (Казан “Мөхәммәдия” ислам ин-ты).

 

3. Нәсыйхәте-с-салихин яки изгеләрнең нәсыйхәтләре / Казан шәһәре Апанай мәчете. – Казан: Иман, 1995. – 72 б.

 

4. Бикташи Җ. Фазаиле-ш-шөһүр яки саваплы гамәлләр. – Казан: “Иман” нәшрияты, 1998. – 112 б.

5. Арысланзадә Мөхәммәд Йосыф. Әдәпле бала (унөченче табгысы) / [төз. С. Баһавиева]. Репринт басма. – Казан: Иман, 1999.

 

6. Мөселманча тәрбия нигезләре / Төз. Ә. Хәйдәрҗан. – Казан: Иман, 2000. – 64 б.

 

7. Вәлиулла Камил Хәмзә. Ислам тәрбиясе: мөселман мәкт. өчен д-лек. 1 с-ф / “Госмания” мөселман урта мәктәбе. – Казан: Иман, 2008. – 56 б.

 

8. Кәбирова Р. Әхлак һәм гыйлем. – Казан: “Иман” нәшрияты, 2010.

 

9. Әхлак дәресләре (“Ислам мәдәнияте нигезләре” дәресләре өчен ярдәмлек). – Казан: “Иман” нәшрияты, 2010. – 128 б.

 

10. Фазлыева Г. Әдәп орлыклары (Балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әти-әниләр өчен ярдәмлек). – Казан: “Иман” нәшрияты, 2010. – 72 б.

 

Күптән түгел генә “Иман” нәшрияты интернет челтәрендә үз кибетен булдырды. Хәзер бу нәшрият тарафыннан бастырылган китапларны, өйдән чыкмыйча гына, Россиянең теләсә кайсы төбәгендә алдырырга мөмкин.

 

Нәшриятның Интернетта http://musliman.ru/ адресы буенча урнашкан сайтына кереп, үзең теләгән китапка заказ бирергә була. Шунысы да күзгә ташлана: нәшрият тарафыннан тәкъдим ителә торган китаплар, уңайлылык өчен, сайтта темалар буенча урнаштырылган.

 

Биредә Коръән, хәдисләр, вәгазьләр, ураза, намаз, пәйгамбәрләр тарихы, ислам хокукы, ислам дине һәм фән, никах, догалар, ислам дине нигезләре, гарәп теле, балалар өчен, ислам дине тарихы, ислам дине һәм медицина, төрле диннәр арасында диалог, ислам динендә икътисад һәм башка өлкәләргә кагылышлы әдәбият, аудио һәм видеопродукция сатып алырга мөмкин.


Гаптрәүф хаҗи НУРИЕВ
Musulman.su
№ |
Musulman.su печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»