поиск новостей
  • 21.01 Премьера! "Арыну", Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин юбилее, 12+, Кариев театры, 18:30
  • 22.01 Премьера! "Арыну", Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин юбилее, 12+, Кариев театры, 18:00
  • 26.01-30.01 Әнвәр Нургалиев. Уникс
  • 29.01-30.01 Премьера! "Алтынчәч", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 02.02 Премьера!" Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 03.02 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 21 Гыйнвар
  • Фирзәр Мортазин - җырчы
  • Эльнара Нурмөхәммәтова - җырчы
  • Иван Егоров - дәүләт эшлеклесе
  • Наил Мөхәррәмов - галим
  • Кәрим Җаманаклы (1905-1965) - шагыйрь
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Казан шэхэренен Жилплощадка бистэсендэ бер хужа (50 яшьлек ир)ике булмэле квартирага ике егет кертэм. Тулэу жан башына 4000. Квартира барлык унайлыклары белэн.Хужанын начар гадэтлэре юк.тел.вацап 89027159146
  • Озак вакытка торырга бер бүлмәле фатир бирәбез. Казан шәхәре, Вахитов районы, Хороводная,50 ("Рустәм" мәчете янында). 50 м2,2 лоджия. Яшәр өчен барлык җигазлар бар. Бәясе - аена 23 мен сум + ку. Риэлторларсыз. 89655886519.
  • Сдаю 2 комн.квартиру на Спартаковской 88б, с мебелью,бытовая техника,охраняемый двор,в отличном состоянии.с.89276766077
  • Узем белэн бер булмэле квартирада торырга бер кыз эзлим. квартира фатых амирхан урамында урнашкан, 13 000 все включено. Ватсапка язырга яисэ шалтратырга аласыз элеге номерга 89872711348
  • Набережные Челны! Делаю ручной и вакумно- аппаратный массаж. А так же сухая хиджама.+79520427894 Мунира.
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ, КАР КОРЭУ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ... 89196271171
  • Ярылган хэм ярылмаган букэнлэнгэн утын сатабыз. 89274194883
  • Төшегезгә ерак бабаларыгыз-әбиләрегез фәрештә булып керсен дисәгез, сез аларга догада булыгыз. Исемнәрен белмисеңме? Шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны да белмисезме? Бу бит хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 8 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
 
 

 
Архив
 
11.11.2021 Әдәбият

Бүген Ләбиб Леронга 60 яшь - чын исемен беләсезме?

"Безнең мирас" журналы баш мөхәррире, шагыйрь, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ләбиб Леронның бүген туган көне. 11.11 санында туган әдип бүген 60 яшьлек юбилеен бәйрәм итә. Рәхәтләнеп иҗат итәр чагы!

Ләбиб Леронның чын исеме - Леронов Лемон Леронович. Тормыш иптәше Фидания белән ике баланы үстергәннәр, оныклары да бар.

Ләбиб абый 1961 елның 11 ноябрендә Татарстан Республикасының Мөслим районы Түреш авылында дөньяга килә. Балачагы Актаныш районының Олы Имән авылында уза.
 
Университетта укыган елларында ук «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы редакциясендә эшли башлый. 1986-1988 елларда Татарстан Язучылар берлегендә СССР Әдәби фондының Татарстан бүлеге директоры вазыйфасын башкара. Берара янә «Яшь ленинчы» газетасы редакциясендә әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире, Татарстан телевидениесенең балалар өчен тапшырулар редакциясендә мөхәррир булып эшләп ала. 1989 елдан бирле ул - балалар өчен яңа чыга башлаган «Салават күпере» журналында әдәбият-сәнгать бүлеге мөхәррире хезмәтендә.
 
Ләбиб Лерон - Татарстан Язучылар берлегенең Шәйхи Маннур исемендәге (1994), Абдулла Алиш (2000) һәм Фатих Хөсни (2006) исемендәге әдәби премияләр лауреаты. Татар әдәбиятын һәм сәнгатен үстерү юлында күрсәткән иҗади хезмәтләре өчен 2002 елда аңа Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелде.
 
2007 елда шагыйрь Республикабызның Муса Җәлил исемендәге премиясенә лаек булды. Ул - 1990 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 11.11.2021
Матбугат.ру печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№2 (911435) / 16.11.2021 10:39:29

Дисбеләр
Ит алырга кайткан шагыйрь яшьти
Авылына – ике дус белән.
Итен белмим, әмма авылдан ул
Алып килгән иске дисбеләр! –
Моның берсе – Шәкүр каракныкы...
(“Дисбеләр” Ләбиб Лерон)

Өч дус кайттык яшьти авылына,
очсызга ит сатып алырга.
Шул хөрмәткә , юлда уйлап алдык,
өчборынга салып алырга.

Каты салдык, ахры, исерелгән,
ни- утырып булмый, ни-торып.
Сүктеләр дә, безне, ит бирмичә,
җибәрделәр дисбе тоттырып.

Тегеләргә -Шәкүр каракныкын,
миңа- хәзрәт йөрткән дисбене...
“Инде мин,-дим, мулла булыйм микән?
Ай-яй, кызык итте дус мине!”

...Шулчак дуслар кинәт гаип булды.
Һәм мин... күзне ачып... уяндым...
– Бу төш кенә булган икән бит! – дип,
шулкадәрле, дуслар, куандым.

Иң гаҗәбе: кулда дисбе иде.
Каян килгән миңа – белгән юк...
...Бүген иртән яшьти шалтыратты:
Иткә кайтып, итсез килгән ул...

“Авылда,-ди, хәзер итләр кыйбат.
Базарныкы артык бик азга.
Сиңа аннан дисбе алып кайттым,
әйдә басыйк,- ди бу, намазга”.

№1 (911413) / 11.11.2021 19:00:14


Күңелемә шигырь оялады! –
Бер-бер хикмәт килеп чыкмагае.(Ләбиб Лерон)

Күңелемә шигырь оялады,
Бер-бер хикмәт, димен, булмагае.
Үзенә бер ата шигырь тапса,
корсак күкәй белән тулмагае.

Күңелемә шигырь оялады,
Бер-бер хикмәт килеп чыкмагае.
Ата шигырь гыйшык уенында
күкәйләрен ялгыш сытмагае.

Күңелемә шигырь оялады,
Бер-бер хикмәт килеп чыкмагае.
Кысыр булып салган күкәйләре ,
ватылып мине сасытмагае.

Күңелемә шигырь оялады,
Бер-бер хикмәт килеп чыкмагае.
Күкәйләре беркөн борынласа,
шигырьләрем башын тыкмагае.

Күңелемә шигырь оялады,
Бер-бер хикмәт килеп чыкмагае.
Шигырьләрем үсеп, очып кунса,
кемнеңдер кулы кычытмагае.

Күңелемә шигырь оялады,
Бу бит, Олы Хикмәт, бәхетемә!
Алар мине беркөн пар канатта,
күтәрер, дим, Парнас тәхетенә.

Туган көнең,юбилеең белән Ләбиб абый.

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar