|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.11.2021 Шоу-бизнес
"Аяк астында җир убылды…": 50 яшендә сәхнәгә чыгып популярлык казанган җырчы Нурислам вафатКүңелсез хәбәр килеп иреште. Бүген иртәнге сәгать биштә җырчы Нурислам вафат булган. Бу хакта язучы Айгөл Вәлиуллина яза. Әле 1 ноябрьдә генә туган көне иде. Ә бүген инде бакыйлыкка күчкән көн. «Бар җырларың да диярлек минем сүзләргә язылган. Әле тагын ике җырга заказ биргән идең. Җитешмәдем. Ә күпме җырлар калды җырланмаган. Нигә ашыктың? Нигә шулай тиз? Хушлашмый да… Әле бит яшәргә дә яшәргә иде. Күпме хыялларың калды тормышка ашмый», - дип уртаклаша Айгөл.
Журналистларга биргән бер әңгәмәсендә тумышы белән Питрәчтән булган Нурислам Исмәгыйлев:
"Картаясы килә минем, картаеп булмый. Дөресрәге картаерга бирмиләр. Мин бит гомер буе яшьләр, кызлар белән эшләгән, хәзер дә… Без дигәнчә генә түгел бит. Иллене узып сәхнәгә чыгармын, дип беркайчан да уйламадым. Андый хыялым да булмады. Бөтенесе үзеннән үзе килеп чыкты, аңламый да калдым кебек", - дип сөйләде. Ул вакытта ул әле сөйгән ярын табып, тормыш корып, кечкенә бәби дә үстерәсе килүе белән уртаклашкан иде.
Урыны оҗмахта булсын...
Фото: соцчелтәрләр
--- |
Иң күп укылган
|