|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.11.2021 Авыл
Авылны бүреләр басканХанты-Манси автономияле округының Зеленоборск бистәсендә мәктәп укучыларын, авылны бүреләр басу сәбәпле, дистанцион укытуга күчерергә мәҗбүр булганнар. Авыл халкы сүзләренә караганда, соңгы вакытта ерткычлар бистәгә хәтта көндез дә килә һәм этләргә һөҗүм итә башлаган. Балаларның хәвефсезлеге өчен борчылган ата-аналар аларны “удаленка”га күчерү турында гариза язган.
Үз чиратында, Ханты-Мансиның җир асты байлыкларыннан файдалану һәм табигый ресурслар департаментында хакимиятләрнең бүреләргә бәйле мәсьәләне җайга салуга керешүе турында белдергәннәр.
Фото: activityedu.ru
--- |
Иң күп укылган
|