|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.11.2021 Мәдәният
Флүрә Талипова: “Зөлфәт Хәким белән дуэт башкарыр идем”Флүрә Талипова диюгә күз алдына үзмаксаты булган, ышанычлы карашлары киләчәккә төбәлгән, көчле рухлы җырчы ханым килеп баса. Бәлки бу образ җырчының соңгы вакытларда иҗат ителеп, тамашачылар, киң җәмәгатчелек тарафыннан яратылып кабул ителгән “Татар язмышы” (А.Хәлим сүзләре), ”Тимәгез, татарга”, ”Башың имә, татар”, ”Минем телем” (Ф.Бәйрәмова сүзләре) кебек күренекле җырларын ишетеп, яратып өлгерүебездәндер. Җырчының әле быел гына “Мәйдан” каналындагы “Лаеклы хит” та “Йөрәкләргә шакыйм” (А.Суфиянов сүзләре) җырының беренче урынга лаек дип табылуын атар идем. Бер шигем юк, ”Яңа гасыр” каналында даими яңгыратылган “Язмышлар” (Ә.Ситдикова сүзләре) җырын да күпләр үз итте. Күргәнегезчә, әлеге җырларның көйләрен Башкортстанның Салават районы Урманчы авылында туып-үсеп, Стәрлетамак дәүләт педагогия югары уку йортының филология бүлегендә укыганда ук гармунда үзлегеннән уйнарга өйрәнүче, студент елларында ук, җыр-моңга өстенлек биреп төрле чараларда катнашып, агитбригадаларда җырлап йөргән Флүрә ханым үзе язган. Аның җырларын күп кенә эстрада йолдызлары башкара. Бүгенге көндә Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче милли моңнарны халык хозурына җиткерергә омтылучы Флүрә ханымны күпләр килеш-килбәте, тавышы, энергетикасы белән рус эстрадасының “примадонна”сы София Ротаруга охшатканнарын күпләрдән ишеткәнем бар. Әңгәмәбез дә шул хакта сөйләшүдән башланды.
— Чыннан да, бик күпләр кебек үк мин дә бәләкәйдән София Ротару җырларын тыңлап, аның матурлыгына сокланып үсүемне яшермим. Артистка сурәте төшерелгән наклейкаларны сервантларга, суыткычларга ябыштырып куя идем. Үсмер вакытымда: ”Их, шулай матур иттереп җырлый белсәң иде”, — дигән теләгем дә булды әле. Легендар җырчының көчле энергетика, магнитизм, харизм кебек сыйфатлары һәркемне җәлеп итәрлек. Инде еллар узып үзем дә җырлый башлагач, яныма килеп: “Син София Ротаруга охшагансың», — диләр иде. Бер караганда шундый талантлы җырчыга охшатуларына сөенеп тә куям, тик махсус охшарга тырышу теләгем булмады. Күрәсең бу табигый рәвештә үзеннән-үзе килеп чыгадыр...
— Җырларга килгәндә, милли хис белән сугарылган, “Лаеклы хит” та икенче урын алган “Татар язмышы” җырының язылу тарихын да бәян итегезче
— Бу җырның авторы мәгълүм язучы Айдар Хәлимгә җыр сүзләре сорап үзем мөрәҗәгать иттем. Мөгтәбәр каләм иясе минем соравыма башта артык игьтибар итмәде шикелле. Аннары еллар узгач (минем иҗатымны күзәтеп йөргән күрәсең), китапханәдә Айрат Суфиянов сүзләренә язган “Хәтер” җырын җырлаганнан соң яныма килде дә: ”Сеңлем, минем шигырләргә дә җырлар яз” дип әйтмәсенме!.. Әлбәттә бу сүзләрен ишеткәч бик сөендем, кайту белән, олпат әдибебезнең китабыннан “Татар язмышы” дигән сүзләренә көй язылды. Чөнки мине татар язмышы, элеккеге ханлык чорлары һәм бүгенгесе мине бик кызыксындыра. Әлеге җырга клип та төшерелде.
— Бала гаиләдә чын татар булып үссен өчен, туган телен онытмасын өчен җырчы буларак нинди киңәш бирәсез?
— Әти-әни гаиләдә туган телендә аралашып, фикер йөртсә, баласын туган телдә уздырылган барлык чараларда катнаштырса, тарихыбыз белән бәйләп аңлату эшләрен алып барса, бала берникадәр аңлар иде дә бит. Әлбәттә, мин дә туган телебезгә мәдхия җырлаучы барлык милләттәшләребез шикелле үк бу мәсьәләдә бик борчылам, бу борчылу минем иҗатымда да чагыла. Илле еллардан соң безнең язганнарны укый белүче, җырларыбызны тыңлаучы буын калыр микән, дип уйланам. Һәр кеше дә үзенең милләтенә, халкына хезмәт итәрлек булып формалашырга тиеш. Кызганычка каршы, хәзерге заманның күпчелек әти-әниләре: ”Балам ничек бердәм дәүләт имтиханын бирер икән?» — дип ялгыш уйлап башка телдә укытуга күчүгә өстенлек бирә. Әлбәттә мондый ялгыш фикер белән бер дә килешәсе килми. Үз телендә фикер йөртә белгән бала ул башка телдә дә сөйләшергә тиз өйрәнәчәк. Һәрбер милләт кешесе башта үз телендә камил аралашырга, аннары гына башка телне өйрәнергә тиеш дип фаразлыйм. Сорауга җавапны башкорт шагыйре Рәми Гариповның:
“Анам теле миңа —
чәчән теле —
Аннан башка минем
халкым юк:
Йөрәгендә халкы
булмаганның
Кеше булырга да хакы юк”
— дигән шигырь юллары белән тәмамлыйм.
— Җырлар язу теләге кайчан барлыкка килде, Флүрә ханым?
— Авылда элек-электән укытучы һөнәре абруйлы саналганга әниемнең мине укытучы итеп күрәсе килде, шуңа күрә мин ул кушканга каршы килмичә әлеге белгечлекне үзләштердем. Стәрлетамакта бернинди туганым булмаган килеш кешегә ияреп кенә чыгып китсәм дә, ул чакта гади бер савымчы баласы булсам да, югары уку йортында белем алуым белән горурландым. Бу минем өчен зур дәрәҗә иде, чөнки ул чакта өч класстан бары өчебез генә институтка керде. Тик укый башлагач: ”И, Аллакаем, монда дәфтәр тикшереп, өтер, нокта төзәтеп утыру минем эш түгел», — дигән уй башка килмәсенме?! Дөрестән дә: ”Минеке түгел бит бу, мин әнинең теләген генә үтәр өчен бирегә укырга кергәнмен икән бит», — дигән уй миңа бервакытта да тынгылык бирмәде. Тик ни хәл итмәк, әлеге уку йортын үземне мәҗбүриләп булса да тәмамладым. Биредә белем алуның уңай яклары булуын да ассызыклап китим әле. Анда белем алу мине фикерләргә өйрәтте, тормыш тәҗрибәсе бирде. Бәләкәйдән җыр-моңга мөкиббән булып үскәнгә биредә белем алганда ук беренче шигырьләр язылды, күңелдә үземнең җырларны тудыру теләге барлыкка килде. Ә инде, кияүгә чыгып туйлар алып бара башлагач, көйләр язып карыйсы иттем. Үземнең җырларны булдырмыйча сәхнәгә чыгуны кирәк тапмадым.
— Репертуарыгызда үзегезнең язмышыгызга кагылышлы җырлар бармы?
— Тамашачым яратып кабул иткән, уңай бәя биргән “Язмышлар”(Ә. Ситдикова сүзләре), ”Горур кыз хаты” (Ә. Атнабаев сүзләре) дигән җырларымда язмышым чагылышлары бар...
— Берәр чарада дуэт буларак җыр башкарырга сорасалар җырчылар арасыннан кемне сайлар идегез?
— Үзенчәлекле җырчы буларак та, иҗатын да бик яратканга, Зөлфәт Хәким белән дуэт башкарыр идем. Үзен якыннан белмәсәм дә, иҗаты аркылы әлеге шәхеснең җан авазын тоям. Аның иҗатында акыл, аң, белем, талант, көч бергә тупланганы сизелә. Сәхнәдә дә, халык та гадәттә, моңы булган җырчыларны, моң белән сугарылган җырларны кабул итәләр бит... Миңа, бәлки, җырның җан авазы белән башкарылуы зарурдыр... Зөлфәт Хәкимнең җырларында нәкъ минем күңелгә хуш килүче җан авазы бар һәм бу сыйфат, осталык мине үзенә җәлеп итә. Кызганычка каршы, моңы булса да, җан авазы белән башкару сәләте бик сирәк кешеләрдә генә, ул күп җырчыларда юк!
— Халык артисткасы Нәҗибә Ихсанова мәгълүм реҗиссер Марсель Сәлимҗанов иҗаты турында фикер әйткәндә: ”Ул тамашачыга спектакль әзерләгәндә табынга кунак сые әзерләгән кебек әзерли иде” дип язган. Бу сүзләр җырчының җырны тамашачы хозурына тапшырганда да актуальме, әллә инде сез, үзегезнең күңел халәтенә туры килгән җырларны гына дөньяга чыгару ягындамы? Җырны дөньяга чыгарганда нәрсәләргә игътибар итәсез?
— Хөрмәтле актриса сүзләре белән тулысынча килешәм. Спектакль тәрбия чыганагы булган кебек, җыр да халыкны тәрбия кылырлык, күңел кылларына кагылып уйларга сала торган булырга тиеш. Артист кешенең, җырчының әйтер сүзе булса гына ул тамашачыны үзенә каратырга мөмкин. Җырчы буш куык булырга тиеш түгел. Җырның темасы, эчтәлеге күз уңында тотылып, андагы мәгънә, фикерне халыкка җиткерә белү сәләтенә ия булу мәслихәт.
— Җырчы буларак сез нинди сыйфатларга өстенлек бирәсез?
— Табигатем белән көрәшче кеше буларак дөреслек, гаделлек яклы кеше мин. Галиҗәнап җыр дөньясына аяк баскан кешенең үз фикере булырга тиеш дип саныйм һәм син аны курыкмыйча, кыю рәвештә, аңлы рәвештә тамашачыга ирештерергә бурычлы. Җырчы буларак мин репертуарыма халык җырларыннан тыш, милли рухтагы, туган телебезгә кагылышлы җырларны да бик теләп алам.
Артист кеше тыйнак түгел инде ул дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Мин тыштан кыю булып күренсәм дә, әрсез кеше түгелмен, андыйларны йөрәгем кабул итми. Дин ягыннан караганда да, тыйнак булып кала белү хуплана бит. Тыйнаклык юк дәрәҗәсендә булу аркасында, дөньялар да буталып бара бит, дөньяны җитәкләүче түрәләрдән күреп, кайбер артистлар көндәлек тормышта һәм интернет челтәрләрендә акчалары, дәрәҗәләре белән мактануны дөрес дип саный. Мондый әйберләр халык арасында каршылык тудыра дип саныйм. Акчасын көч-хәл белән җиткереп яшәүче гаиләләр бу хәлләргә бераз кимсенеп карарга мөмкин. Чөнки хәзерге заманда таланты була торып та, югары уку йортларында белем ала алмаган, түрәләргә яраклаша белмәү сәбәпле тормышта үз урынын таба алмаучылар бихисап. Талант бит ул югарыдан бирелгән байлык. Кайбер җырчылар бик әрсезләнеп үзләрен башкалардан бик өстен тоталар.
— Күбрәк туган тел, милләт язмышы турында җырлау иҗатыгызга зыян китермиме?
— Әлбәттә, төрле чараларга, мәхәббәт темасын башкаручыларны күбрәк дәшәләр, аларга игьтибар да күбрәк шикелле. Ул ягы бар инде. Тик аңа карап кына мин үз юлымнан тайпылмаячакмын. Концертларыма кеше агылып килмәсә дә, иҗатымны үз итеп килгәннәрнең күңеленә тәрбияви оеткы салу максатыннан хезмәт итәсе килә.
— Җыр зәвыклы булырга һәм профессиональ дәрәҗәдә башкарылырга тиеш ди белгечләр. Җырчы буларак бу сүзләргә аңлатма биреп китегез әле...
— Бүгенге көндә халык профессиональ булмаган җырчыларны күбрәк кабул итә. Тавышта халык күңелен әсир итәрдәй ниндидер бер тарту көчең булу мәслихәт, шул тарту көче белән халык күңеле бәйләнешкә керә дә инде. Мәсәлән минем тавыш профессиональ күзлектән караганда бик үк профессиональ түгел, әмма да ләкин, күзәтүләремнән чыгып, күпләрнең минем тавышны яратуын сизәм. Әлбәттә, без барыбыз да профессиональлеккә омтылырга тиеш. Халык яратып кабул итә икән, нигә җырламаска ди. Халык барыбер үзенең яраткан җырчысын тыңлый. Бүген бик күп профессиональ булмаган җырчылар, ниндидер язылмаган кануннар нигезендә зур сәхнәләрне тота бит. Шуңа күрә, халыкның таләбе буенча зәвыгына карап, туган телебездә опера, классик җырларыбыз да, халык җырлары да, попса, шансон, реп стилендәге җырлар да, дҗаз һ.б лар да булырга тиеш.
Әңгәмәдәш — Илзирә ВӘЛИУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|