|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.11.2021 Әдәбият
Равил Фәйзуллин үзенең дусты рәссам Әхсән Фәтхетдиновтан чирек гасыр буе алган хатларын китап итеп чыгарганШушы көннәрдә татарда яңа китап дөньяга туды. Аны Равил ага Фәйзуллин үзенең дусты рәссам, сынчы Әхсән Фәтхетдинов язган хатлардан туплаган. Узган гасырның 70нче елларыннан башлап 2000нче елларга кадәр Әхсән әфәнде Равил абыйга даими хат язып торган икән. Бу хатларда шул чорларның йөрәк тибеше. Китап чыгу шатлыгы белән Равил Фәйзуллин иң беренче булып "Матбугат.ру" укучылары белән бүлеште.
"Бу хатлар күп еллар ятты миндә. Бу зур хезмәт. Әлеге китапны булдыруга 3 елга якын гомеремне бирдем. Хәзер өстемнән зур йөк төшкән сыман хис итәм үземне", - диде безгә Равил абый.
Әхсән Фәтхетдинов - Татарстанның халык рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Тукай премиясе лауреаты. Ул Түбән Кама шәһәрендә яшәгән. 2012 елда якты дөньядан киткән.
Әйткәнебезчә, "Әхсән хатлары" китабының нигезен Татарстанның халык рәссамы Әхсән Фәтхетдиновның халык шагыйре Равил Фәйзуллинга язган хатлары тәшкил итә. Бу язмаларда үткән гасырның соңгы чирегендәге рухи яшәешебез, әдәбият-сәнгать дөньясындагы хәят һәм конкрет шәхесләр турында бәян ителә. Хаттан хатка күчә барган саен, рәссамның оста каләм иясе - философ-публицист икәнлегенә инанасың.
Интернет заманында күләмле хатлар язышу, рәссам һәм шагыйрь арасындагы ихлас иҗади дуслык - яңа буын иҗатчылары өчен бик матур үрнәк.
Әдәбиятыбыз тарихында әлегәчә очрамаган 30 табак күләмендәге бу уникаль эпистоляр хезмәт зыялы укучыларыбыз өчен, һичшиксез, Татарстан китап нәшриятыннан зур бүләк.
--- |
Иң күп укылган
|