поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
08.11.2021 Җәмгыять

Казанда 36 яшьлек күзе күрмәүче Рамил шәһәр үзәгендәге фатирыннан колак кагарга мөмкин

Казанда яшәүче 36 яшьлек I төркем инвалиды (күз күреме буенча) Рамил Хәйруллин шәһәр үзәгендәге фатирыннан колак кагарга мөмкин. РФ Юстиция министрлыгы каршындагы Бөтенроссия дәүләт университетының Казандагы филиалында доцент булып эшләүче юридик фәннәр докторы берничә ел элек фатир алганда үзен ялганлаганнар дип саный. Намуслы сатып алучы булса да, хәзер суд аша торакны тартып алып, яңа хуҗаны һәм аның гаиләсен аннан куып чыгармакчылар.

Рамил 2019 елның ноябрендә Казан үзәгендәге Калинин урамыннан 3 бүлмәле фатир сатып алган. Әмма анда тынычлап яшәргә насыйп булмаган, 2020 елның язында яңа хуҗаны судка чакыра башлаганнар.
 
— Фатирны озак эзләдем, — дип сөйләде Рамил. — Аңарчы хатыным белән фатир яллап тордык. Сату-алу сайтларының берсендә 7,5 млн. сумга бу фатирны күрдем. Бәясе бик кулай тоелды, әмма башка шундый ук фатирлардан күпкә арзан иде дип әйтә алмыйм. Нәкъ мин эзләгән торак иде ул. Риелтор фатирны тикшерде, чикләүләр юк иде. Акчаны сату-алу килешүе төзелгәннән һәм торак минем исемгә күчерелгәннән соң гына бирдем.
 
Берзаман судка чакыру кәгазе килде. Ул чакта пандемия башланган гына иде. Судка барып, эш белән танышу да мөмкин булмады. Суд утырышына баргач кына материалны өйрәндем. Баксаң, сатылырга бер атна кала, ТР Югары суды карары буенча, бу фатир хуҗасының әлеге торакта өлеше юк дип табылган. Миңа аны бер әби сатты, фатир 3 ел аның исемендә торган, моны алдан тикшердек. Ягъни кичә генә алып, бүген сатмый бит. Аңа фатир улыннан күчкән, ә килене шушы фатир өчен судлашып йөргән. Судта фатирның каенанасыныкы түгел, ә ир белән хатынның уртак милеге булуын раслый алган. Күрәсең, әби белән улы, суд карарын белеп, фатирны тиз генә сатарга уйлаган.
 
Торак теркәгәндә, Дәүләт Теркәү палатасы дәүләт органы вәкиле буларак чыгыш ясый, закон буенча алар да җаваплы. Алар сату-алу килешүенең чиста булуын тикшерергә тиеш. Әмма суд практикасыннан күренгәнчә, җаваплылык документ теркәгән оешмага төшми. Суд акчасын чыгарып биргән кешене бөтенләй якламый. Намуслы сатып алучы булуымны раслауны таләп итеп, шикаять тә яздым, чөнки акча күчерү турында дәлилләрем, шаһитларым бар. Фатир сатучы да моны кире какмый. Әмма “фатирны арзан бәягә алгансыз” дип, суд мине намуслы сатып алучы итеп танымады һәм сату-алу килешүен гамәлдән чыгарды. Әлеге карардан соң, үземә фатир саткан кешедән акча таләп итә алам. Ләкин аның үз исемендә милеге юк, бер пенсиягә яши. Аннан акча таләп итеп судка бирсәм, суд карары минем яклы булып, суд приставлары бу эшкә алынса да, пенсионердан 7,5 млн. сум акчаны ничек кайтарасың?
 
— Әниле-уллы кешеләр сезнең белән сөйләшәме?
— Сөйләшү аларның ышанычлы кешеләре аркылы гына, үзләре элемтәгә чыкмый. “Акчаны кайтарабыз, кайгырмагыз”, — диләр, әмма әле бер тиенен дә күргәнем юк. Кайтарган очракта да, ул бәягә мондый фатир алып булмаячак, чөнки торак бәясе артты. Инде мин бу фатирның законлы хуҗасы түгел, хәзер ул теге аерылышкан ир белән хатынныкы санала. Безне бу фатирдан куып чыгару өчен судка шикаять язылган, суд шундый карар чыгарса, безгә моннан китәсе була. Нәтиҗәдә судка шикаять язган ханымның теләге үтәлә: ул үзенә тиешле торак өлешен кайтара, ә сатып алучы бернәрсәсез кала.
 
Әңгәмәдәшем әйтүенчә, фатирның яртысына хуҗа булган һәм суд аша үзен куып чыгарырга җыенучы ханымны аның күргәне юк. Судларга аның да юристы гына килә икән.
 
— Бу ханым миңа башта почта аша: “Ачкычларны тапшырыгыз, фатирны бушатыгыз”, — дигән хат җибәрде, — диде Рамил. — Аннары шалтыратып: “Анда күченәм, чыгып китегез”, — диде. Акчаны кайтармыйча, ничек чыгып китим? Аннары мин бит ялгыз түгел: хатыным, 65 яшьлек әнием һәм аның 93 яшьлек ире бар. Үги әтием хөрмәтле кеше — КФУ профессоры, юридик фәннәр докторы, Россия Фәннәр академиясе академигы. Шушы хәлләр башланганчы ук әнидә яман шеш таптылар. “Фатирлы каласың дип сөенгән идем, хәзер тынычлап үлә дә алмыйм”, — ди.
 
Әлбәттә, суд карары чыкса, безгә торактан чыгып китәргә туры киләчәк, намуслы, тәртипле кеше буларак, башкача эшли алмас идем. Ә судка бирүче ханым бергәләп каенанасына, элекке иренә каршы полициягә гариза язарга өнди. “Икебезне дә алдаган бит”, — ди. Очрашу турында да сөйләшкән идек, тик очрашу урынына судка чакыру кәгазе килде...
 
Рамил Хәйруллинны фатирдан чыгарырга җыенучы ханымны эзләп таптым.
 
— Өч ел буе шушы фатирдагы өлеш өчен көрәшәм, — диде Гөлназ М. — Элекке ирем белән начар яшәмәдек, әмма арага каенана кысылды. Уртак балабыз бар, аны хәзер ялгызым үстерәм. Каенананың 3 яшьлек кызым белән өйдән куып чыгаруы әле дә күз алдымда. Ул чакта бер йортта яши идек. Аннары шушы фатирда тора башладык, ул безнең бергә алынган милек булып санала. Ләкин ирем минем белән яшәгәндә үк фатирны суд аша яңадан әнисе исеменә күчергән. Моны аерылышкач, 2019 елда белдем. Мине генә түгел, баламны да өлешсез калдыруларына күз йоммадым, төрле инстанцияләргә язарга тотындым. Полициягә, прокуратурага ничә тапкыр мөрәҗәгать иткәнмендер! Әмма селкенүче булмады. Судка бирдем, суд барышында бу фатирга теркәү эшләренә чикләү куюны, арест салуны сорадым, тик үтенечемне канәгатьләндермәделәр. Әнә шуннан файдаланып, алар арзан бәягә фатирны сатарга уйлаган. Сату-алу сайтларын махсус карап бардым һәм фатирны сатуга куюларын күрдем. Шундук полициягә гариза яздым, чөнки ул чакта торакның яртысы минеке булуына суд карарым бар иде. Әмма “җинаять факты юк” дип, тикшерү үткәрелмәде. Бер атнада фатирны сатканнар. Хәйруллин башта алар яклы булды, үзен алар алдавына төшенеп бетмәдеме. Алар кешесе түгелме икән, дигән шигем дә бар. Фатир 7,5 млн. сумга сатылган, диләр. Аның ул чактагы бәясе 10-11 млн. сум иде, шәһәр уртасындагы 120 кв. метрлы, евроремонтлы торак бит ул.
 
Фатирны саткан ханым һәм аның улы белән элемтәгә чыгып булмады. Рамилгә: “Акчам юк, кайтара алмыйм”, — дисә дә, полициягә язган аңлатмасында ул: “Суд карары булса, кайтарачакмын”, — дигән. Кайтарырмы, юкмы — анысы аның намус чисталыгына бәйле...
Фото: ©Mariana Ianovska — stock.adobe.com

Рәзилә РӘСИМ
Ирек мәйданы
№ --- | 08.11.2021
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»