поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
06.11.2021 Ир белән хатын

Хатын-кызлар трактор йөртә, ирләр маникюр ясый

Җәмгыять күз алдында үзгәрә. Хәзер гүзәл затлар һөнәрендәге ир-атлар, ирләр эшен башкарган хатын-кызлар да бихисап. Эшнең – ояты, һөнәрнең җенесе бармы? Ир-ат белән хатын-кыз арасындагы чик юылу нәрсәгә китерергә мөмкин?

Тыелганнар рөхсәт ителә
Россиядә гүзәл затлар өчен 456 хезмәт төренә юл ябык иде. 2021 елның 1 гыйнварыннан башлап әлеге исемлек шактый кыскарды. Хәзер тыелган һөнәрләр йөзгә калды. Хатын-кызлар трактор яисә үзбушаткычны иярли, боцман яисә шкипер, метро, электр поезды машинисты булып эшли ала. Аның каравыавиамеханик, авиадвигательләрне төзекләндерүче слесарь, водолаз, корыч коючы һәм башка эштә хезмәт күрсәтергә рөхсәт ителми, кайбер тармакларга юл ябык.
 
Күпчелек һөнәрләргә чик куелу иң элек хатын-кызның сәламәтлеген кайгырту максатыннан эшләнгән. Ни дисәң дә, гүзәл затлар эш аркасында бала табу сәләтен югалтырга тиеш түгел. Ә санап үтелгән күпчелек тармаклардагы хезмәт зыянлы һәм авыр эшне күздә тота. Хәзер исә хатын-кызларның җәмгыятьтәге урыны башка, тигез хокуклар өчен көрәшүе дә нәтиҗәсен бирми калмагандыр.
 
«Маникюрны ир-ат ясаганга аптырамыйлар»
«Хатын-кызлар өчен генә дигән кайбер һөнәрләрне ир-атлар күпкә яхшырак башкара», – дигән фикердә Илья Бондарев. Ул Казанның бер матурлык салонында маникюр остасы булып эшли. Тырнакларны тәртипкә китерү белән узган елның декабреннән шөгыльләнә башлаган.
 
– Моңа кадәр банкта да, клубта да эшләдем. Хәзер ресторанда эшлим, салонда маникюр да ясыйм. Бу эшкә яңалык эзләп килеп эләктем. Кызыксынуым көчле булды. Яңа өлкәне өйрәнәсе килде, – ди Илья.
 
Маникюр остасы һөнәрләрне җенескә бүлеп карау яклы түгел. Моны ул электән килгән калыплашкан фикер дип саный. «Баштарак минем танышларым да, маникюр остасы булып эшләвемне белгәч, көлеп карыйлар иде. Берникадәр вакыт үткәч алар үзләре үк миңа тырнак ясатырга килә башлады. «Хатын-кыз һөнәре», «ир-ат һөнәре» дип бүлү дөрес түгел. Гүзәл затлар башкара торган күпчелек эшне ир-атлар яхшырак башкара. Киресенчә дә була. Маникюрга килгән кешеләрнең дә тырнак ясаучының ир-ат булуына әллә ни исе китә димәс идем. Күпләр инде калыплашкан фикерләрдән арынды, һөнәрләрне җенескә аерудан туктады һәм заман белән бергә атлый башлады. Бу сөендерә. Җәмгыятьтә ир-ат һәм хатын-кызның рольләре үзгәрде дип уйламыйм. Әйткәнемчә, калыплашкан фикерләрдән арынырга кирәк. Эш – эш инде, ул– акча чыганагы. Һәркем үзенең роле турында уйласа, хезмәттән курыкса, ярык тагарак каршында калырга мөмкин бит», – дигән фикердә Илья.
 
Казан егете Нияз Нәбиуллинны да күп кызлар беләдер. Ул – лашмейкер, ягъни керфек ясаучы. «Мин тик утыра торган егетләрдән түгел. Эшнең ояты юк дип саныйм. Кемнең нәрсәгә кулы җитә, шуны эшли. Шөгылем ошый. Бу эшкә тотынганда артык көндәшлек тә юк иде әле», – ди ул.
 
«Эшеңне яратсаң, син  бәхетле!»
Саба районының Төбәк авылында яшәүче Эльмира Ибәтова фикере бу. Ул да һөнәр, шөгыль, кызыксынуларны «кызларныкы» һәм «егетләрнеке» дип бүлгәләүгә каршы.
 
– Әйтик, гүзәл затка техника, ә ир затына чәч яисә тырнак матурлау ошый икән, нигә соң ул үзенең күңеленә хуш килгән шөгыль белән мавыкмаска тиеш? – ди Эльмира.
 
Саба кызы эретеп ябыштыру белән кызыксына, «тимер ат»ларны да иярли. Казан дәүләт аграр университетында инженер-автомеханик белгечлеген үзләштергән. 20 егет арасында бердәнбер кыз булган ул студент чорында. Хәзер инженер булып эшли.
 
– Мин  һөнәремне яратам. Минемчә, кеше үз эшен яратып башкарган очракта гына чын белгеч һәм бәхетле була. Мин – калыплашкан фикерләргә каршы кеше, – ди Эльмира.
 
Ир-атлар тартыла торган һөнәрләргә, абыйсына карап, кечкенәдән кызыккан Эльмира. «Үземне хәтерләгәннән бирле әтием эретеп ябыштыру эшен башкара иде. Шуда да бу эш миңа кызыклы тоелды. Әти-әнием каршы булмады. Күпләр аптырады, «Булдыра алмассың», – диючеләр дә булды. Ә минем«Син бит кыз кеше» дигән сүзләрне җенем сөйми. Әле минем кыяфәтем дә кызларныкы кебек түгел. Кыска чәч, зуррак, спортчыларныкы кебек гәүдә, күп очракта ир-атларныкы кебек киемнән булам. «Чәч үстер, күлмәк ки» – диючеләргә йөрәгем түзми!» – ди әңгәмәдәшебез.
 
Һөнәри чик кайчан сызыла?
Психолог Чулпан Нигъмәтҗановаәйтүенчә, һөнәрне җенескә бүлеп карамау, гендер төшенчәләренең юкка чыга баруы, үзгәрешләр 20 гасырдан ук күзәтелә иде. Хәзерге җәмгыять өчен бу мәсьәлә бигрәк тә актуаль. Аның сүзләренчә, үзгәрешкә китергән сәбәпләрнең берсе – хатын-кызларга хезмәт базарына чыгу мөмкинлеге. «Моңа дәүләт үзе үк теләктәшлек күрсәтте. Әйтик, совет чорында хатын-кызларның вазыйфалары башка иде. Бала карау, гаилә учагын саклау, заводта гади эшче булудисеңме. Хәзер исә хатын-кызлар –җитәкче дә, бизнес вәкиле дә, үзе өчен көрәшче дә», – ди психолог.
 
Үзгәрергә этәргән сәбәпләрнең тагын берсе – психологларның, җәмгыятьнең «кеше үзенең шәхесенә күбрәк игътибар бирергә тиеш» дип өйрәтүләре. «Үзенә ышанган кеше генә нәрсәгәдер ирешә ала. Шуңа да күп кенә психологлар хатын-кызны корбан роленнән чыгару өчен тырыша. Корбан роле гаиләләрдә аеруча сизелә. Шәхеснең үзен өйрәнү нәтиҗәсез калмый: хатын-кызның ир-атка бәйле буласы килми, берәр җитди мәсьәлә булса, ул аны үзе хәл итәргә тели. Ерактан эзлисе юк: хәзер ир-атлар бала белән декрет ялында утыра, ә әни булган кеше эшләргә хокуклы», – ди Чулпан Нигъмәтҗанова.
 
Өйдәге хуҗалыкны алып баруның берникадәр җиңелләшүе дә аның башка өлкәләрдә активлашуына китерде. «Хатын-кызга кайчандыр ризыгын да пешерергә, идәнен дә, керен дә кул белән юарга туры килә иде. Ә хәзер моны махсус җиһазлар башкара. Димәк, гүзәл затларның үзенә вакыты арта», – ди психолог.
 
Рольләр алмашыну нинди нәтиҗәләргә китерер соң?
– Уңай һәм тискәре нәтиҗәләр булачак, – дип саный белгеч. – Тискәресе: максатчан, алдынгы, хатын-кыз өчен терәк булырлык чын ир-ат образы юкка чыга бара. Уңай нәтиҗәсе: һәркемгә сайлау мөмкинлеге өчен ирек бирелә. Синең тәм-томнар пешерәсең киләме, рәхим ит! Автобус йөртергә теләгең бармы, шулай ук чикләү юк. Сайлау мөмкинлегендә чикләү булмау кешегә ышаныч өсти. Гомумән, киңрәк караганда, дөньядаүзеңнең җенесеңне сайлау иреге дә бирелә әле. Россиядә бу әлегә табигый күренеш түгел. Тик җәмгыять бер урында гына таптанып тормый. Болары нинди үзгәрешләргә китерер, уйларга да куркыныч. Буталчык артыр төсле. Хәзер дә бит кайчагында алдыңда ир-атмы, хатын-кызмы икәнен чамаларга авыр.
 
Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимовфикеренчә, замана үзгәрү белән ир-ат, хатын-кыз шәхесе дә үзгәрә. Бу, әлбәттә, һөнәрләргә дә йогынты ясамый калмый.
 
– Дөньяның асты өскә килде бит инде. Һөнәр генә түгел, кемнең нинди җенестән булуын да аңлау кыен. Элек ир-атның үз урыны, хатын-кызның үзенеке иде. Үзгәрешләргә «кызганыч» дигән сүзне өстисем килә. Һәр нәрсәдә тәртип булырга тиештер инде ул. Борынгыдан, динебездән шулай килә бит инде: ир-ат хатын-кызны яклауны, саклауны, тәэмин итүне дә үз өстенә алган. Ир-ат – табучы, хатын-кыз  гаиләсен саклаучы булган, – ди җырчы. –Әлбәттә, элек ир-атныкы саналган һөнәрләрне хәзер хатын-кызлар башкарган һәм киресенчә булган табигый күренешләр дә юк түгел. Әмма ир-атларның көчсезләнүе, нәзакәтләнүе, ә хатын-кызларның киресенчә бәйсез һәм көчлеләнеп китүләре бик үк яхшыга илтмәс. Юкка гына, өлкәннәребез кебек: «Ахырзамандыр бу», – дип әйтмибез бит инде. Хәер, бу сүзне һәр яңа заман килгән саен кабатлыйбыз инде бу сүзләрне.
 
Җырчы әйтүенчә, үз гаиләсендә дә эшне бүлү кебек күренешләр булган.
 
– Безнең канга сеңгән инде «бу хатын-кыз эше», «бу ир-атныкы» дигән калыплашкан фикер. Имеш, бу минем горурлыгыма, абруема кагыла. Тик соңгы арада үземдә үзгәреш сиздем әле. Моңа яшьләр, дөресрәге, кызым Гүзәлнең ире – киявебез Артур этәргеч бирде. Артурның кызыма булган мөнәсәбәтен читтән карап торам да, «болай да була икән» дип сокланам. Алар гаиләсендә эш бүлешү юк. Артур, Гүзәлгә ярдәм булсын, балаларга күбрәк вакыты калсын дип, табак-савытын да, кирәксә идәнен дә, керен дә юып куя ала. Аның хатын-кыз башкарырга тиеш эшләрне эшләүдән генә минем алда дәрәҗәсе төшми. Киресенчәдер әле. Хәзер үзем дә өйдә, сирәк-мирәк кенә булса да, табак-савыт та юып куя алам. Киләчәктә ашарга да пешерергә өйрәнәсем килә әле. Яшьләрне тиргәргә яратабыз, ә бит алардан үрнәк тә алырга була икән! – дип уртаклашты Айдар Галимов.
 
ФИКЕР
Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин, «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы:
 
– Ир кеше белән хатын-кызның табигатенә күз салсак, Аллаһы Тәгаләнең ирләрне өстен куйганын күрербез. Динебез буенча хатын иренең сүзен тыңларга, аңа буйсынырга тиеш. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә дә ирләрнең гаиләдә баш булуы турында әйткән. Һәр илдә бер президент, эштә бер идарәче, ә гаиләдә бер хуҗа була. Ир-ат сүз тыңлаганны, буйсынганны ярата. Буйсындырырга да. Хатын-кызда мондый сыйфат юк. Әгәр дә ир кеше гаиләдә баш түгел икән, димәк, ул рухи яктан көчсез. Ул үзенең ирлек сыйфатын югалта. Ир кеше физик яктан көчлерәк. Аңа эшләргә, гаиләне тәэмин итәргә җиңелрәк. Бу дөньяда ир кеше һөнәрләре күбрәк. Феминистлар: «Безгә дә шул эш кирәк», – дип теләк белдерә. Совет чорында ир белән хатын-кыз бертигез, дип кычкырып йөрделәр. Нәтиҗәсен бүген күрәбез: хатын-кыз тимер юлда эшли, троллейбус йөртә. Ирләр белән хатын-кыз арасында тигезлек теләү – ахмаклык. Ишәккә ат йөген тагабыз икән, ул аны күтәрә алмый. Ишәкнең дә, атның да үз йөге бар.Ир кеше белән хатын-кызны бергә тигезләргә теләсәк, без аларның табигатен үзгәртәбез. Ә бу – кешене бозу дигән сүз. Алай ярамый. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Әгәр дә идарә хатын-кыз кулына күчсә, кабергә кереп ятуың хәерлерәк», – дигән.
 
Фото: ВТ архивыннан

Чулпан ГАРИФУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ --- | 06.11.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»