|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.11.2021 Фаҗига
Алты яшьлек бала батып үлгән
Кичә Башкортстанда Илеш районының Игъмәт авылында фаҗига булган. Башкортстанның Тикшерү комитеты фаҗиганең нечкәлекләрен хәбәр итте. 5 ноябрь көнне Игъмәт авылындагы буада 6 яшьлек малай батып үлгән. Тикшерү мәгълүматлары буенча, ике малай сулык янында уйнаган һәм, күрәсең, берсе юка бозга кергән.
Икенче бала ярдәм сорап йөгерә, әмма малайны коткарып кала алмыйлар. Вакыйга урынында тикшерүчеләр эшли.
Үлгән малайның мәетен судан ата-анасы тартып чыгарган.
Фото: bashinform.ru
--- |
Иң күп укылган
|