|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.11.2021 Бәйге
«ТӘЭСИР» татарча видеороликлар бәйгесенең октябрь җиңүчеләреТатарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Матбугат.ру» порталы ай саен «ТӘЭСИР» татар видеороликлары бәйгесен оештырыла. Бүген 5 ноябрь көнне октябрь нәтиҗәләрен игълан итәбез. Җиңүчеләр билгеле: 1 урын (50 мең сум): Ландыш Гарифуллина
2 урын (30 мең сум):
Фәнзилә Шәймөхәммәтова
3 урын (20 мең сум):
Фаил Гыймадов
Җиңүчеләрне котлыйбыз! Шунысын да искәртеп үтәргә кирәк: бу айны кабул ителгән эшләр арасында узган айларны җиңү яулаган авторлардан килгән яхшы, сыйфатлы видеолар да бар иде. Бәйгенең шартлары буенча, конкурста ай саен катнашырга мөмкин. Әмма, шулай да, жюри әгъзалары гел бер үк кешеләргә җиңү биргәнче, башка конкурсантлар эшләренә игътибар бирү хәерлерәк булыр, дип тапты. Алар арасында да җиңүче булырлык яхшы эшләр бар.
Бәйге дәвам итә. «ТӘЭСИР» конкурсы кысаларында призлы урыннар яулаучыларга ай саен акчалата бүләкләр тапшырабыз. Видеороликларыгызны сылтама итеп bayge.tatar@mail.ru адресына җибәрегез. 20 ноябрьгә кадәр өлгерегез.
Бөтен шартлар Bayge.tatar сайтында.
12+
|
Иң күп укылган
|