|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.11.2021 Хәвеф-хәтәр
Әтисе улына бүләк ясамакчы булган...
Башкортстанның Октябрьский шәһәре дәваханәсенә 3нче сыйныф укучысын китергәннәр. Аңа 9 яшь тулган булган. Балага ялгыш атылган пуля тигән... 39 яшьлек әтисе малайны үзе белән ауга алып чыккан. Шул рәвешле ул улына туган көн бүләге ясамакчы булган. Урманга барган чакта ирнең мылтыгы агачка эләккән. Ир аны кулында тотып калырга теләгән, әмма ялгыш курокка баскан.
Пуля баланың сул як кулбашына эләккән. Октябрьскийга Уфадан ашыгыч рәвештә берничә хирург килгән. Хәзер баланы табиблар дәвалый.
Фото: пиксбай
--- |
Иң күп укылган
|