|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.11.2021 Фаҗига
Лаешта җир убылып төшү нәтиҗәсендә бер эшче һәм бала һәлак булган2021 елның 4 ноябрендә иртәнге 9 сәгать 30 минутта Комлы Кавал авылындагы объектта траншея казыганда, өч метр тирәнлектәге траншеяга җир убылып төшү нәтиҗәсендә, бер эшче һәм объектка әтисе янына килгән балигъ булмаган малай һәлак булган. Казанның Идел буе районы прокуратурасы төзелеш эшләре барышында балигъ булмаган баланың үлеме буенча җинаять эшен тикшерүне контрольгә алган, дип яза Татар-информ.
Фаҗига урынына Идел буе районы прокуроры урынбасары вазифаларын башкаручы Алия Сәетгәрәева барган. Башлангыч тикшерү үткәрелә. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана. Җинаять эшен тикшерү прокуратура контролендә.
Фото: МЧС
--- |
Иң күп укылган
|