|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.11.2021 Шоу-бизнес
Җырчы Эльвира Хамматова исемен үзгәрткән
Татар эстрадасының популяр җырчысы Ильвира Хамматова исемен үзгәртте. Исемендәге “Э” хәрефен “И”гә алмаштырды. Шулай итеп, ул хәзер Эльвира түгел, ә Ильвира. “Исем кеше тормышына тәэсир итә, дигән сүзләр белән килешмичә мөмкин түгел. Чөнки бер ел эчендә тормышымда булган үзгәрешләр исемнең бер хәрефен булса да үзгәртүгә этәргеч бирде. Минемчә, бу үзгәрешләрне тамашачылар да тойгандыр. Бу тышкы кыяфәтемдә генә түгел, сәхнәдәге образымда да, яңа клипларымда да чагыла дип уйлыйм”, - дип сөйләде Ильвира Хамматова “Мәйдан” каналындагы “Лаеклы хит” тапшыруында.
Күптән түгел Ильвира үзе теләгән, күңеле кушкан җырлар яздыруы турында сөйләгән иде.
Фото: Татар-информ
Эльвира ШАКИРОВА |
Иң күп укылган
|