поиск новостей
  • 10.02 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 11.02 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 12.02 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 13.02 "Тукай. Оркестр. Ясалма интеллект" Тинчурин театры, 13.00, 6+
  • 13.02 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 14.02 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 14.02 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.02 "Кияүләр" Тинчурин театры, 17.00, 6+
Бүген кемнәр туган
  • 09 Февраль
  • Фәнис Яруллин (1938-2011) - язучы
  • Гөлинә Гыймадова - журналист
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
Архив
 
25.11.2010 Мәдәният

Китап бетү – тел бетү

Быел җәйнең бер көнендә Баулы шәһәрендә китап кибете эзләп йөрергә туры килде. Нәни күршемә бүләккә татар китабы сатып алмакчы идем.

Элек Баулыда маңгаена “Китаплар” дип язылган ике кибет бар иде һәм аның икесендә дә татарча да, урысча да китаплар сатыла иде. Без анда яңа китаплар кайтканын түземсезлек белән көтеп ала идек. Икесе дә күптән ябык икән кибетләрнең. Хәзер шәһәрдә аерым китап кибете юк, ә зур сәүдә залының бер бүлеге китапларга бирелгән булып чыкты. Ләкин монда да юл уңмады. Ике шундый бүлектә дә татарча бер китап та юк иде. Сатучылар минем төпченеп соравымны ишеткәч, бу нинди артта калган түтәй йөри монда дигән сымак: “Без Мәскәү белән эшлибез”, – дип кырт кистеләр. Менә сиңа яңалык! Үз җиреңдә, халкы-теле татар булган җирдә татарча китап сатылмасын инде! Баулының горурлыгы – Фәнис Яруллин, Миргазиян һәм Вахит Юныслар, Мөсәгыйть Хәбибуллиннарның туган төбәгендә Мәскәү белән эшләп яталар!

 

Китап сәүдәсе тирәсендәге хәлләрне баштан кичереп, нәрсәдер аңларга тырышып карыйк әле. Казанда Бауман урамындагы Матбугат йортын ябып, андагы татар китаплары сатыла торган бүлекне кысан, йөрергә уңайсыз подвалга төшерделәр. Татар китабы сатылмый дигән сылтау белән, Матбугат йортында даими эшләгән күргәзмә бөтенләй ябылды.

 

Килик Әлмәткә. Күпчелек халкы татарлардан торган шәһәрдә татарча басылган китапларны тулаем исемлек белән укучыга тәкъдим иткән бер генә кибет тә калмады. Шул ук вакытта урыс телендәге китаплар белән сәүдә итүче биш зур кибеткә өстәп (базарларда сәүдә итүче нокталарны санамыйм, алар белән унлап җыеладыр), Әлмәттә өч катлы музей кебек “Книжный двор” дигән сәүдә үзәге ачылды. Ул кибетләрнең кайберләрендә берән-сәрән, очраклы гына татарча китаплар да күренгәли. Ләкин ни өчен мондый кимсетүле каршылык ясалганлыгы аңлашылмый. Татар телендә дөнья күргән бөтен китаплар да кибетләрдә укучыларга тәкъдим ителергә тиештер ләбаса? Үз телеңдә балаңа китап та укыта алмагач, милли саклану турында нинди сүз булырга мөмкин?!

 

Бәлки татарча китапка, чынлап та, ихтыяҗ юктыр? Дөресен әйткәндә, халыкның ихтыяҗы дип сөйләнелсә дә, ул өйрәнелгән әйбер түгел. Бүгенге көндә ихтыяҗ базар кулында һәм Адам Смит сүзләре белән әйткәндә, “базарның күренмәс кулы” безнең матди теләкләребезне кесәбезгә карап канәгатьләндерергә тиеш дип уйланыла. Ләкин... Базарга чыгарылган татар китабы белән урыс китабын чагыштырып буламы? Урысча китапларга килгәндә, монда – дәүләт ярдәме, бастырылмаган яки тыелган әдәбият сакланган зур архивлар, дөнья китап базарында эшләү тәҗрибәсе, көчле тәрҗемәчеләр мәктәбе... Бармы болар бездә? Юк. Шуңа урысча китаплар дөньясын диңгез белән чагыштырсак, безнең китап дөньябыз кечкенә генә бер чишмәне хәтерләтә. Хәзер аның да суы корып бара.

 

Безнең халкыбыз гомер-гомергә китап сүзенә хөрмәт белән карап, аны кадерләп яшәде. Яраткан китапны кулдан-кулга йөртү, газетада берәр кызыклы мәкалә чыкса, аны күмәк укып фикерләшү – авыл өчен элек гадәти күренеш иде дисәм, ул әле дә шулай. Күршем: “Укы әле”, – дип, мулла Наил абыйлар гаиләсе турындагы язманы биргәч, бу гадәтнең саклануын күреп, күзләрдән яшь чыкты. Уртак кызыксыну, яхшы сүз якынайта кешеләрне. Авылда укырга дип махсус китаплар алып кайтсам да, китапханәгә чыкмый түзә алмыйм. Гадәт. Чырык-чырык килеп кергән балаларның китап сайлаулары, китапханәче Миләүшә апаларын үз итеп яңалыклар сөйләүләре күңелне җылыта. Китапханәне ябып, Миләүшә белән кайтырга чыгабыз. Юлда да китап шаукымы дәвам итә. Капка төбендә утыручылардан берәрсе: “Яңа китап юкмы?” – дип сорый. Кемдер: “Чыгып йөри алмыйм, берәр кызыклы китап алып кайт әле юл уңаенда”, – дип гозерен әйтә. Миләүшә зарлана: “Бөтен китапханәне укып бетергән кешеләр бар, китап таба алмыйча аптырыйм”, – ди. Капка төбендә утыручылардан китап сатып алу турында сораштырам. “Сатмыйлар бит хәзер китапны, менә Венера Октябрьский шәһәреннән бер китап алып кайткан иде, аны бөтен урам буенча йөртеп укыдык”, – диләр. Укытучылар белән сөйләшкәндә дә шул ук сүзләр: “Бик кирәкле сүзлекләр чыкты. Адлер Тимергалинның “Миллият сүзлеге”, “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”, “Русча-татарча тарих терминнарының аңлатмалы сүзлеге” һәм башкалар. Каян алырга, ник сатуда юк?” Юк, укый халык, сүнмәгән халкыбыз җанында китапка мәхәббәт! Димәк, ихтыяҗ да бар.

 

Ә нәрсә җитми соң? Китапның халык тормышында тоткан урынын аңлау җитми. Телне юкка чыгаруның иң гади юлы – китапны юкка чыгару, менә шушы гади хакыйкатьне аңлау җитми. Игътибарлап колак салыгыз әле: катнаш телле мохиттә яшәп, бер бит тә татарча китап яки газета укымаган кешенең теле “чыктым аша күпергә” әйләнә. Сүз таба алмыйча көчәнү, сөйләмне урысча сүзләр кыстырып “бизәү” безнең зыялылык билгесен күрсәтүче индикатор ул. Катнаш телле мохиттә фәкать китап булганда гына, даими укыганда гына телне саклап була. Шушы шартны үтәгән кешеләр генә туган телләрендә матур итеп сөйләшә беләләр. Авылдашым Роза Мәскәүдә яши. Җәй айларында туган якларга кайтканда очрашып сөйләшми калганыбыз юк. Татарча бик камил сөйләшә Роза. Күпләрнең шәһәрдән телсез кайтканын күреп, тел саклауның серен сорыйм. Уналты яшеннән авылдан чыгып китеп, татарча басмалардан бер көнгә дә аерылмаган икән ул. Икенче мисал да гыйбрәтле. Казаннан кайтканда автобуста урыным вьетнам кызы белән рәттән туры килде. Икебезнең дә кулда китап. “Кызыкмы китабың?” – дип сорыйм. “Дәреслек кенә ул. Шуны булса да укыйм, укымасаң тел дә, язу да онытыла”, – ди кыз моңсу гына. Капчыгын күтәреп, чит илдә сәүдә белән көн күрергә дучар гап-гади бер кыз бала төшенгәнне бездә төшенүче юк.

 

Бүген китап базары нык үзгәрде. Ул укучының телевизор карап, интернетта утырып күп мәгълүмат алганын, калын-калын томнар укырга бик омтылмаганын да истә тотып формалаша бара. Шуңа “чәйнекләр” өчен катлаулы темаларны гадиләштереп язган, калын томнарны кыскартып биргән китаплар да укучылар игътибарыннан читтә калмый. Төрледән-төрле киңәш бирүчеләрнең китаплары да киштәләрне тутырган бүген. Монда сине ничек баерга, сәламәт булырга, икенче кешене аңларга (алдарга!), бизәнергә һәм башка бик күп мөмкинлекләргә өйрәтергә тырышалар. Ул китаплар да хәрәкәттә. Ала, укый халык. Кызганыч, татарча китаплар бу яктан караганда укучыга яңалык тәкъдим итмиләр, яңа сукмаклар күренми. Ә уйларыңны канатландырсаң, укучы өчен кызыклы һәм файдалы әллә никадәр татарча китап чыгарырга мөмкин! Без бит ат иярләгән тАТар исемен йөрткән халык. Кирәктер безгә ат турында балалар да, зурлар да укырлык китаплар. Борынгы язу үрнәкләрен (рун) җыйнак кына итеп “чәйнекләр” өчен язылган китап та кирәктер. Балалар, зурлар өчен кечкенә киңәш китаплары, Нәкый ага Исәнбәтнең өч томлык мәкальләрен кабат бастыру (вакыт инде!), яки алардан кечкенә сөзем-тәләр ясау, укыр өчен күңелле Хуҗа Насеретдин мәзәкләрен бизәп бастыру да кирәктер. Күптомлыклар белән рәттән җәүһәрләрне аерым да бастыру зарурдыр. Халкыбыз мирасы булган чигү, туку үрнәкләрен нигә реклама рәвешендә очсызрак форматта бастырмаска? Альбомнар сатып алып хозурланырга бар кешенең дә мөмкинлеге юк, ә тәрбияви, зәвык ягыннан бик файдалы булыр иде. Үзе бер институт кебек эшләгән акыл иясе Адлер ага Тимергалинның да басылмыйча яткан әйберләре аз түгелдер. Философлар, психологлар да бар татарда. Ә кайда китаплары?

 

Адәм баласы уйлап тапкан, акыл эзләнүләренең таҗы булган китап сатуга чыкканчы бик күп юл үтә. Аны кемдер уй-фикерен, зирәклеген салып язарга, икенче берәүләр укып басарга алырга, төзәтеп, матурлап бастырырга тиеш. Һәр адым тырышлык, максатчан эш һәм чыгым, вакыт сорый. Инде әзер булган китап укучыга җиткерелмәү аркасында гына да күпме кешенең хезмәте юкка чыга. Тел, тел дип сөйләнеп, китапсыз яшәүгә китереп җиткерелгән халыкның теле саклану шик астында, билгеле. Ни өчен үз милләтебез язмышына мондый битарафлык – һич аңлашылмый.

 

Әлмәт.


Зәрия ХӘБИПОВА
Татарстан яшьләре
№ 59 | 18.11.2010
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы