|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.11.2021 Җәмгыять
Коронавирус пандемиясе кайчан тәмамланачагын әйттеләрCovid-19 коронавирусы пандемиясе бөтен планетада күмәк иммунитетның җитәрлек дәрәҗәсенә ирешелгәч тәмамланачак. Бу хакта «Россия 1» телеканалы эфирында Россиядә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) вәкиле Мелита Вуйнович белдерде. «Җәмгыятьтә иммунитетның җитәрлек дәрәҗәсенә ирешелгәндә, ул вируска < ... > таралу мөмкинлеге бирмәячәк», — дип искәртте ВОЗ вәкиле. Шул ук вакытта Вуйнович моның җитәрлек күләмдәге кешеләрнең «кыска вакыт аралыгында» коронавируска иммунитеты булырга тиешлеге дигән сүз», — диде. Элегрәк РФ Президенты Владимир Путин Россиядә коронавирус вазгыятенең бик катлаулы булуын әйткән иде, дип яза Татар-информ. Ул тагын ватандашларны Covid-19 йогышыннан прививка ясатырга чакырды, саклануның иң яхшы ысулы вакцинация икәнлеген искәртте.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|