поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
02.11.2021 Милләт

Дамир Исхаков: «Без Ватанны яклаячакбыз һәм үз урыныбызны бирмәячәкбез…»

Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегендә ана телен саклау һәм халык исәбен алу мәсьәләләре буенча милли җыен оештырылуы хакында хәбәр иткән идек инде. Шушы уңайдан, Бөтендөнья Татар конгрессының Милли шура каршындагы Аналитика һәм мониторинг комиссиясе җитәкчесе – тарих фәннәре докторы, этнограф , «Туган җир» журналының баш мөхәррире һәм җанисәп буенча төп белгечләрнең берсе Дамир Исхаков чыгышы игътибарга лаек.

Үз чыгышында галим демографик вәзгыять яхшы түгел, татар саны үсәргә уйламый, дип ассызыклады. Моның сәбәпләре берничә: катнаш никахлар, кайберәүләрнең татарны берничә төркемгә бүләргә омтылуы, милләтне диненә карап аерырга (шул исәптән, керәшен татарлары) тырышуы һәм фәнни нигезләнмәгән «ачышлар».

Бөтенрусия халык санын алу буенча уңай яклар да бар. Интернет аша җанисәп алуда катнашу дөрес җавапны үзгәртергә мөмкинлек бирмәячәк. Халык санын алучылар өйдән-өйгә йөреп яздырганда, арада бик үк намуслы булмаганнары да очрарга мөмкин. Алар кешеләр әйткән җавапларны язган кебек, ә төп рәсми кәгазьгә, халык санын алу битләренә икенче төрле мәгълүмат язып куюлары бик мөмкин. Әлбиттә, моны закон тыя, ләкин тормышта бу очраштыра. Ә турыдан-туры кешеләр үзләре интернетка чыгып дәүләт хезмәте (порталы) аша сорауларга җавап бирсә, беркем дә аларны үзгәртә алмаячак. Шунлыктан электрон формада халык санын алуда катнашу татарны башка милләт дип күрсәтүче төбәкләрдә файдалы була ала.

Шулай ук катнаш гаиләләрдә кешенең милләтен күрсәтү белән кыенлыклар килеп чыгарга мөмкин. Ә катнаш никахлар бик күп. 25 процент никахлар урыс белән татар милләте арасында. Татар белән башкорт арасында корылган гаиләләр дә шактый зур процентны били.

Милләтебезнең Русияне формалаштыруда роле бик зур булган. Ватаныбызда тоткан урынны саклап калу өчен безгә демографик нигезнең ныклы булуы кирәк. Безнең тарихта тоткан урыныбызның әһәмиятле күрсәткече ул. Әгәр демографик күрсәткечләребез сакланса, сан буенча икенче урындагы халык буларак, без бу дәүләттә лаеклы урыныбыз бар дип әйтә алабыз.

Галим Дамир Исхаков фикеренчә, халык арасында киң аңлату эшләре алып бару мөһим. Аңлату эшләреннән соң милләтләр арасында «адашкан» кешеләр булмас, ди тарихчы.

Милләт үзенең кем булуын белергә тиеш, дип саный академик Дамир Исхаков.

Башкортостан буенча да башкарасы эшләр күп әле. Китап та чыгарабыз, видеолар да төшерәбез, халык арасында аңлату эшләре дә алып барабыз. Халык безне аңлар һәм татар халкы татар булып калыр. Шуңа күрә мин пессимист карашта түгел, диде галим.

Сәясәттә катнашмасак омтылган теләкләр барып чыкмаячак. Бүген безгә һичкичекми милли мәгариф өчен көрәшергә кирәк.

Бүген Русия халыклары җитди сәяси позиция алырга тиеш. Ватан катлаулы чор кичерә. Без моны яхшы аңлыйбыз. Без Ватан өчен сугышырга әзер. Без Русияне, димәк илдәге урыныбызны яклаячакбыз һәм саклаячакбыз.

Бүгенге илдәге милли-мәдәни мохтәриятләр системасы безне канәгатьләндерә алмый.

Бүген татарлар һәм башка халыклар үз телләрен югалта бара. Милли мәгариф системы эшләми. Бу шартларда алга таба бару мөмкин түгел. Теләсә-кайсы алга киткән илдә төп компетенция булып туган телне белү санала. Бездә ул юкка чыгып бара.

Русиядә милли мәдәниятләр һәм мәгариф системасы сакланырга тиеш.

Җанисәптә татарның саны күп булу безнең дәрәҗәне күтәрәчәк. Татарның саны күпме булуы аның статусына, илдәге тоткан урынына тәэсир итәчәк. Җанисәпкә үз мәнфәгатьләребезне салабыз. Татар күпме булуга карап, безгә тиеш булган нәрсәләр бүленеп биреләчәк. Дәреслекләр чыгару, мәктәпләр төзү, милли- мәдәни ихтыяҗлар һәм башкалар. Әгәр саныбыз азрак икән, сумма азрак килеп чыга. Татарның сан ягыннан күп булуы безгә файдалы, без күбрәк таләп итә алачакбыз. Ул безнең илдә тоткан урыныбызны билгеләячәк. Татар халкының Русиядә сан ягыннан икенче урында булуы мөһим һәм бик яхшы. Безгә, татарларга, булган санны сакларга омтылырга кирәк.

Дамир Исхаков фикеренчә, татарлар саны бик артмас, бәлки бераз кимер. Алдагы җанисәптә саныбыз 5,3 миллион иде. Хәзер читтән миграция юк диярлек, туучылар аз, коронавирус аркасында үлемнәр күбәйде. 2005 ел белән чагыштырганда, 2010 елда 200 меңгә кимедек, ул Башкортстан эчендә калган татарлар иде.

Татарстан галимнәренә дә татарның килеп чыгышы турында үз сүзләрен әйтер вакыт җитте.

Халык санын алу татарлар өчен һәрвакыт катлаулы булды, диде академик Дамир Исхаков чыгышын тәмамлап.

Зәрия Хәсәнова


---
Piter.tatar
№ --- | 02.11.2021
Piter.tatar печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»