поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
24.11.2010 Мәдәният

“...эшебез юкка түгел”

Якшәмбе. Сәгать ун. “Татарстан-Яңа гасыр” телевидение фойесы тулы халык. Барысы да милли киемнән, авыз эчләреннән нидер көйлиләр. Башкортостанның – Балтач, Киров өлкәсенең – Малмыж, Татарстанның Балтачыннан килгән милләттәшләребез икән. “Җырлыйк әле!” тапшыруын яздыралар.

Студиядән җыр тавышы ишетелә. “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең генераль директоры урынбасары Миләүшә Ләбиб кызы Айтуганованы да студиядән эзләп таптым. “Хәзер атна саен төбәкләрдән кунаклар кабул итәбез, – диде ул. – Тапшырулар Татарстан чикләреннән чыгарга тиеш”.

 

“Яңа гасыр” – милләттәшләребезне берләштерергә, дөньяга татар авазын җиткерергә дип ачылган канал. Ә максатка ирешеп буламы? “Яңа гасыр” үз девизына җавап бирәме? Йомшак яклар кайда да, көчебез кайда? Миләүшә АЙТУГАНОВА белән әңгәмәбез шул хакта.

 

 

– Миләүшә Ләбибовна, әле эшли башлаганда ук “Яңа гасыр” телевидениесе алдына зур максатлар куелды: ул тәүлек буе милләт хакын кайгыртучы, татарларны берләштереп торучы канал булырга тиеш иде. Максатларга ирешәсезме?

 

– Тырышабыз, әмма ярты юлда гына әле без. Бу тапшыруларыбыздан, идеологиядән генә тормый. Әзер продукцияне татар дөньясына җиткерергә дә кирәк. Монысы инде техник мөмкинлекләргә килеп терәлә. Ике иярчен аркылы Русия төбәкләренә, БДБ илләренә эшлибез. Ләкин иярчен булу да мөмкинлекләрне чикли, аның аша карау өчен халык “тәлинкә” сатып алырга тиеш. Ул “тәлинкәләр” күпме кешедә бар, бүген безне кемнәр карый дигән сорауга җавап бирү бик кыен.. Әле бит кабель телевидениесе абонентлары, интернет аша караучылар да бар. Девиз, максат, кыйбла бер эш, әмма аны ничә процентка үтибез, безне күпме татар карый, ничек кабул итә – моны белү өчен Русия дәрәҗәсендә зур тикшеренү уздырырга кирәк.

 

– Телевидениенең нинди зур корал булуына хөкүмәт җитәкчелеге Бөтенрусия халык санын алу кампаниясе вакытында тагын бер тапкыр инангандыр. “Татар булып языл”, – дип кычкырып әйтелмәсә дә, телевидениедә тәүлек әйләнәсе татарның бөеклеге, милләт горурлыгы шәхесләре турында тапшырулар барды. Аларның берсе булмаса, икенчесе кемнеңдер күңел кылына чирткәндер, татарлыгын уяткандыр.

 

– Республика җитәкчелеге моны кампания барышында гына түгел, ә баштан ук аңлады. Чөнки зур сан алу кампаниясен башлап җибәрү турындагы беренче сөйләшүдә үк Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин: “Бу мәсьәләдә “ТНВ”га зур өметләр баглыйбыз. Моны сез генә эшли аласыз, татарларны берләштерү өчен бик зур ресурсларыгыз бар”, – диде.

 

– Бөтенрусия халык санын алу кампаниясе вакытында “Татарстан-Яңа гасыр” миллиләнде. Менә шундый милли рух тәрбияләүче, милләт өчен горурлык хисләре уятучы тапшыруларны әзерләүне көндәлек эшкә әйләндереп булмыймы?

 

– Була, ник булмасын?! Аны болай да эшлибез. Ләкин бу өлкәдә эшлисе эшләр күп әле. Минемчә, урыс телле тапшыруларны да шундый юнәлештә әзерләргә кирәк. Ике телне тигез файдаланып кына максатка ирешеп буладыр. Телне белмәгән милләттәшләребез күпме бит!

 

– Миләүшә Ләбибовна, үзеннән-үзе һәрвакыт тел очында торган сорауга килеп терәлдек: ә татарлык ул татар теллелектә генә чагыламы? “Яңа гасыр” татар телендә генә эшләүче телевидение булырга тиешме?

 

– Бездә ике телле ике каналны берләштергән холдинг булырга тиеш. Моны һәрвакыт әйтеп киләм. Ул каналларның берсе гел татарча гына, икенчесе гел урысча гына сөйләргә, әмма икесе дә бер максатка хезмәт итәргә – милләт сагында торырга тиеш. Шулай эшләгәндә безнең аудитория киңәячәк. Бер каналда ике телне берләштерү, ике телдә тапшырулар әзерләү бик авыр. Андый каналлар күп түгел. Чөнки аның программасын төзү, аудиторияне туплау бик авыр. Урысча сөйләшә башласак, татарлар китә, татарча гына аралашсак, урыс телле татарларны югалтабыз. Әйтик, милли каналда сыйфатлы урысча тапшырулар эшли алмаячакбыз. Урысча ток-шоу эшли башлыйбыз икән, беркайчан федераль каналдагы кебек сыйфатлы тапшыру чыгара алмаячакбыз. Чөнки мәгънә, тел кирәк. Ә менә татарча ток-шоулар эшләргә мөмкинчелекләр бар, чөнки шуның казанында кайныйбыз.

 

– Тапшыруның, сез әйткән ток-шоуның сыйфаты анда килгән катнашучыдан да тора бит. Тапшыруга татар телле белгечләр табу бик авыр икәненә үзем дә инандым. Ярый, ике-өч тапшыруга телне камил белгән аудитория тупладың, чакырдың, сөйләттең дә ди, шуннан соң? Ә көндәлек тапшырулар ничек чыгарга тиеш? Бәлки, бу юнәлештә хөкүмәт югарылыгында эш башланырга тиештер? Бүген хөкүмәт әгъзалары – министрлар, башка җитәкчеләр инглиз телен белергә тиеш дигән таләп куелды. Шундый ук мәҗбүрилек белән түрәләрне татарчага да өйрәтеп булмыймы?

 

– Авызыгызга бал да май, куелсын иде… Безне бик еш “татар телле тапшыруларыгыз начар, килгән кешеләрегез татарча белми” дип гаеплиләр. Бу проблеманы бер генә тапкыр күтәрмәдек… Шул темага кайда гына сүз чыкса да, үз фикеребезне җиткерергә тырышабыз. Җәмәгать, татарча сыйфатлы телевидение эшләр өчен татар телле кешеләр күбрәк кирәк! Сәясәтчеләр, галимнәр, артистлар, икътисадчылар… Ярый язучыларыбыз бар әле! Ләкин башка өлкә кешеләре арасында телне камил белгән белгечне табу бик авыр. Алар күбесе “кухня” телендә сөйләшә. Күп кенә татар зыялылары урысча фикерләп, татарчага тәрҗемә итеп сөйли. Бу шундук сизелә. Татарча сөйләшү дәүләт дәрәҗәсендә бер нормага керергә тиеш. Бервакыт татар телен белгән белгечкә хезмәт хакына өстәмә бирәбез дип тә әйттеләр. Әмма ул башлангыч, кызганычка каршы, җәелеп китә алмады. Безгә бит әле яшьләр, балалар тапшырулары өчен дә кешеләр кирәк. Ярый ла гаиләдә татар телендә сөйләшсәләр! Алланың рәхмәте, шундый гаиләләр күбәйде. Ә бит балалар бакчасы, мәктәпләрдә бу норма түгел.

 

– “Яңа гасыр”да татар телендә аналитик рухта, җитди, сәяси тапшырулар булмау беренче чиратта нәрсәгә бәйле: сез әйткән белгечләр юклыккамы, аны эшли алырлык журналистлар булмаугамы, техник, матди мөмкинлекләр чикләнгәнлеккәме?

 

– Барысына да, чөнки сез санап үткән факторларның берсе дә юк. Фикер йөртеп, теманы ачып салырлык журналистлар, татар телле белгечләр, җитәрлек акча юк. Андый тапшыру эшләргә алынган журналистта “дәүләт мие” (государственные мозги) булырга тиеш. “Татарстан хәбәрләре” тапшыруына яшь журналистлар күп килә. Аларны тыңлап, кайвакыт шаккатам: гап-гади әйберне велосипед уйлап чыгарган итеп күрсәтәләр. Ә бит алар үзләренеке дип җиткергән фикер инде күптән әйтелгән һәм инде тапталып беткән! Бу аларның теманы белмәүләренә, кызыксынмауларына дәлил. Ә зур тапшырулар эшләүне әйткән дә юк. Аны алып бару өчен кешенең шул тема эчендә йөзүе мәҗбүри. Әйтик, сәяси тапшыру икән, димәк, журналист сәясәт белән яшәргә тиеш. Журналистка бәйле башка әйберләр дә бар. Беренчедән, ул ил сәясәтен белергә, икенчедән, телевидениегә яраклы сыйфатларга – сөйләм теле, кыяфәт, камерадан курыкмау – ия булырга, өченчедән, күтәргән проблеманы белергә тиеш. Ә болар өчесе бергә бик сирәк кенә бер кешедә була ала.

 

– Кайберәүләр “Татарстан хәбәрләре” тапшыруын “Татарстан-Яңа гасыр” каналының йомшак ягы дип бәяли. Хәбәрләр президент Миңнехановның каядыр барып кайтуы, кемнеңдер торбасы тишелүен күрсәтүгә генә корылган, диләр. Бу тапшыруның “йомшаклыгы” белән килешәсезме?

 

– Юк, килешмим. Хәбәрләр – телевидениенең визиткасы. Безнең каналның үз миссиясе бар – ул Русия күләмендә Татарстанның уңай имиджын булдыру. Шуңа күрә эфирга чыгасы хәбәрләр бик сайлап алына. Әгәр, әйтик, “Эфир” шикелле Казанга гына эшләсәк, “тешләребезне” күрсәтергә дә булыр иде. Ә беренче чиратта бу тәнкыйтьне дөнья күләменә чыгарып, нәрсәгә ирешәбез, республиканы башкалар алдында нинди күзлектән күрсәтәбез дип уйлыйбыз. Татарстан башкалар алдында бары тик уңай яктан гына күрсәтелергә тиеш.

 

Әлбәттә, бу объективлык юк дигән сүз түгел. Проблема күтәрелгәндә, рейтинг җыям дип, кемнедер чеметеп алып кына булмый, бөтен якны күрсәтү мөһим. “Эфир”ның “Город” тапшыруы чеметеп алу белән ота, шулай рейтинг җыя. Чөнки алар халыкка кирәкле, халык көткән әйберне әйтә. Халык бүгенге вәзгыятьтән, хуҗалардан, ниндидер яңа кануннардан, җитешсезлекләрдән ризасызлык күрсәтә, бездән дә шуны көтәләр. Ләкин без бит Казан, Түбән Кама, Бөгелмә телевидениесе генә түгел. Телевидениенең аудиториясе киң булганга, бөтен дөньяга таралганга күрә, еш кына: “Ә моны бөтен дөньяга күрсәтү дөресме соң?” – дигән сорау алдында калабыз. “Өрә белмәгән эт оясына бүре китерә” дигән сүз дә бар бит әле. Татарстанны уңай яктан күрсәтмәгән хәлләр дә була. “Әй, боларга өстән әйткәннәр инде, алар күрсәтми”, – дияргә мөмкиннәр. Юк, өстән әйтмиләр, үзебез шундый, чөнки кыйблабызны беләбез.

 

Бездә кемнәр генә эшләмәде. Туфан Миңнуллинны алыйк. Нинди тәнкыйтьче! Дәүләт Советы утырышларында депутатларны ду китереп сүгә торган Туфан бит ул! Ләкин “Кара-каршы” тапшыруын алып барганда ул да аңлады: һәрбер нәрсәне урамга чыгарып селкеп булмый. Шул ук тапшыруны Индус Таһиров алып барды. Ул дипломат, ләкин турыдан яра торган кеше. Әмма аудитория алдында эшләгәндә чамалап сөйләргә кирәклеген Индус Таһирович та аңлады.

 

Журналистиканың алтын кагыйдәсе бар – ялгыш эшләнгән икән, шуны объектив күрсәтү. Монда бөтен яклар күрсәтелергә тиеш. Кемнедер тәнкыйтьлим әле дип кенә “чеметү” профессиональлек түгел ул, ялгышны табып, бөтен якның фикерен белү, бар аспектларны күрсәтү – менә шундый ул профессиональ журналист. Тәҗрибәле журналист буларак, Илшат Әминов та компаниядәгеләрдән шуны таләп итә, мин дә шуны сорыйм. “Семь дней” тапшыруы акрынлап шуңа килеп җитте инде, ә татарча “Татарстан хәбәрләре”нә бу җитеп бетми әле.

 

– Ә шул ук “Татарстан хәбәрләре” ТНВ концепциясенә сыешамы соң? Дөньяга таралган канал буларак, ни өчен анда читтәге татарларның көндәлек тормышыннан яңалыклар күрсәтелми? Ни өчен ил-көн вакыйгаларына татар сәясәтчеләре, иҗтимагый эшлеклеләре фикерләре ишетелми? Төп чыгарылыш вакытын булса да бер сәгатькә кадәр озайтып, бөтен татар дөньясын күрсәтеп булмыймы?

 

– Бөтен сорауларыгыз белән килешәм, барысы да кирәк. Чыннан да, бу күзлектән караганда, “Татарстан хәбәрләре” “Яңа гасыр” концепциясенә сыешмый. Атнага бер чыгучы “Татарлар” тапшыруы дайджест кебек эшләнде, дөнья яңалыкларын күрсәтә. Ләкин атнага бер генә чыгу аз. Бу бушлыкны тутыру өстендә эшлибез. Көн саен төбәкләр яңалыкларын күрсәтү өчен анда беркемгә дә бәйле булмаган корреспондентлар булырга тиеш. Әйтик, шул ук Финляндиядә, Америкада – кайда татарлар бар, бөтен җирдә үз журналистларыбыз эшләү мөһим. Төмәндә, Екатеринбургта, Ижауда, Мәскәүдә корпунктлар ачылды. Әмма берьюлы бөтен җирдә аны эшләп булмый, чөнки бу чыгымлы эш.

 

– Ижауда корпункт барлыгын сизәбез, яңалыклар шактый чыга. Ә менә Төмән, Мәскәү, Екатеринбург хәбәрләре бик күренми. Моның сәбәбе нәрсәдә: корреспондентлар ялкаумы, әллә анда күрсәтерлек яңалыклар юкмы?

 

– Проблемалар шул ук: төбәкләрдә дә камил итеп сөйләшүче юк. Аларны өйрәтергә кирәк әле. Аннан бөтен әйбер шәхесләргә килеп терәлә. Ижауда Ирек Шәрипов бар, үзе дә эшли, башкаларны да эшләтә. Екатеринбургта татар телендә камил сөйләүче журналист юк икән, аның урысча сюжетын татарчага тәрҗемә итеп бирәбез. Төмәндә дә бүгенгә татарча сөйләүче журналист юк. Нәкъ шулай ук, урысча эшлибез дә татарчага тәрҗемә итәбез. Бөтен проблема телгә килеп терәлә.

 

– Миллионнан артык татар яшәгән Уфада корпункт ачу планлаштырылмыймы?

 

– Уфада бу эш күптән эшләнергә тиеш иде, әмма анда авырлыклар булды. Бүген бу юнәлештә эш алып барабыз. Әгәр 2011 елның бюджетына кертелсә, киләсе елга аны, һичшиксез, ачачакбыз. Моның өчен анда бөтен нәрсә әзер.

 

– Ноябрь аеннан Уфаның төп кабель операторы булган “Уфанет” “Яңа гасыр”ны күрсәтә башлаячак дигән сүзләр дөресме?

 

– Әйе, дөрес, инде эшли. “Яңа гасыр”ны Башкортостанда сентябрь аеннан “Уфанет”, “Башсвязьинформ”, “Кристалл” операторлары аша карап була башлады. Бу бик кирәкле һәм күптән көтелгән яңалык.

 

– Моңа ничек ирешелде? Бу Башкортостанның яңа президентының йомшаклыгымы?

 

– Сөйләшүләр күптән алып барылды. Башкортостанның “БСТ” каналы безнең кабельдә күптән күрсәтә бит. Заманында Минтимер Шәймиев та бу хакта күп сөйләшүләр алып барды. Башкортостанга яңа президент килгәч, аның карары белән хәл ителде. Киләчәктә дә эшләр шулай уң булыр дип өметләник.

 

– Пермьнең Барда районы, Ульянның Иске Кулаткысы – татарлар күпләп яшәгән һәм үз телевидениеләре булган районнарны шактый санарга мөмкин. Алар белән хезмәттәшлек итәсезме?

 

– Хезмәттәшлек итәбез, ләкин штатка кертмәсәң, рухланып эшләүчеләр юк. Оренбург өлкәсеннән даими рәвештә яңалыклар биреп баручы Фирүзә Мостафина бар. Ләкин аның кебекләр күп түгел. Ульян өлкәсе белән әлегә бу мәсьәләне җайлап булмады. Әмма анда татарлар бик күп, шуңа бу эшне, һичшиксез, җайга салырга кирәк.

 

– “Яңа гасыр”ның “Триколор” һәм “НТВ+” пакетларына керүе аудиторияне киңәйткәндер. Ә бүген татарлар күпләп яшәгән кайсы шәһәрләрдә “Яңа гасыр” кабель челтәрендә күрсәтми?

 

– Пермь өлкәсенә бик кирәк. Анда әлегә “тәлинкә” белән генә карыйлар. Бардада “Яңа гасыр” бер кабельдә бар. Ижауда да күрсәтү чикле. Мәскәүнең үзендә бик авыр, “тәлинкә” белән генә тоталар.

 

Әлбәттә, проблема хәл ителер. Иң күңеллесе шул: инициатива астан, ягъни халыктан килә. Димәк, без кирәк, эшебез юкка түгел.


Гөлнара САБИРОВА
Ирек мәйданы
№ | 12.11.2010
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»