поиск новостей
  • 26.01-30.01 Әнвәр Нургалиев. Уникс
  • 29.01-30.01 Премьера! "Алтынчәч", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 02.02 Премьера!" Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 03.02 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Гыйнвар
  • Әнәс Җамалиев - архитектор
  • Шакир Яһудин - дәүләт эшлеклесе
  • Айрат Ситдыйков - археолог
  • Гиссарский hэм романовский сарыклар, тэкэлэр, саулыклар (бикэчлэр) сатыла. Шулай ук торле поролы 6 айдан 8 айга кадэрле тэкэлэр, саулыклар (бикэчлэр) сатыла. Сарык итенен кг.400 сумнан. 89874245531 (Ватсап). Балтач районы
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Казан шэхэренен Жилплощадка бистэсендэ бер хужа (50 яшьлек ир)ике булмэле квартирага ике егет кертэм. Тулэу жан башына 4000. Квартира барлык унайлыклары белэн.Хужанын начар гадэтлэре юк.тел.вацап 89027159146
  • Озак вакытка торырга бер бүлмәле фатир бирәбез. Казан шәхәре, Вахитов районы, Хороводная,50 ("Рустәм" мәчете янында). 50 м2,2 лоджия. Яшәр өчен барлык җигазлар бар. Бәясе - аена 23 мен сум + ку. Риэлторларсыз. 89655886519.
  • Сдаю 2 комн.квартиру на Спартаковской 88б, с мебелью,бытовая техника,охраняемый двор,в отличном состоянии.с.89276766077
  • Узем белэн бер булмэле квартирада торырга бер кыз эзлим. квартира фатых амирхан урамында урнашкан, 13 000 все включено. Ватсапка язырга яисэ шалтратырга аласыз элеге номерга 89872711348
  • Набережные Челны! Делаю ручной и вакумно- аппаратный массаж. А так же сухая хиджама.+79520427894 Мунира.
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ, КАР КОРЭУ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ... 89196271171
  • Ярылган хэм ярылмаган букэнлэнгэн утын сатабыз. 89274194883
  • Төшегезгә ерак бабаларыгыз-әбиләрегез фәрештә булып керсен дисәгез, сез аларга догада булыгыз. Исемнәрен белмисеңме? Шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны да белмисезме? Бу бит хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 8 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
 
 

 
Архив
 
31.10.2021 Язмыш

Ирем җәй буе бер хатын белән типтергән икән...

Ирем белән яшьли өйләнештек: миңа – 20, аңа 19 яшь иде. Ике бала үстерәбез. Бергә яшәү дәверендә низаглар булмады түгел. Араларны каенана шактый гына бозды.

Әнисе сүзеннән чыкмавы аркасында гел тавыш чыга иде. Елга бер тапкыр сабырлыгым тәмам бетеп, бала белән әниләргә китә идем.
 
Икенче сабыебыз туганчы, бик каты талаштык. Болай ук зурга киткәне юк иде. Һаман да шул әнисе кысылды. Инде аерылышырбыз дип тә уйлаган идем. Тик ирем ялварыплар сорагач калырга булдым. Алай гына да түгел, малай алып кайтуымны сорады. Озак та үтмәде, балага уздым. Малай буласын белгәч, иремнең шатлыгы эченә сыймады.
 
Йөклелек чоры кызу җәйгә туры килде. Без алтынчы катта яшибез, лифт эшләми, фатирга менеп йөрү бик кыен. Шуңа күрә кызым белән көзгә кадәр авылга кайтып китәргә булдым. Ә ирем, эш кешесе булгач, өйдә берүзе калды.
 
Көз якынлашты. Тик ирем безне шәһәргә алып китәргә ашыкмады. Баксаң, ул җәй буе бер хатын белән типтергән икән. Типтергән генә түгел, хәтта бергә яшәгәннәр дә. Ул бездән түбәнрәк катта яшәүче, ирсез бала тәрбияләүче җилбәзәк хатын булып чыкты. Моны белгәч, өйгә кайту теләге юкка чыкты. Яраткан кешемнең хыянәтен кичерү мөмкин хәл түгел иде. Баламны да район үзәгендә генә таптым. Ә ул хәлебезне дә белмәде, хәтта шалтыратмады. Шулай итеп, ике балам белән авылда калдым.
 
Беркөнне эшендәге хезмәттәшенә шалтыратым барысын да сораштым. Ирем бик нык эчә башлаган. Шәһәргә кузгалдым. Безнең арада бик җитди сөйләшү булды. Ул миңа барысында ничек бар шулай сөйләп бирде. Үкенүен әйтте, гафулар үтенде. Балаларымның әтисе бит, нишлим соң? Гаиләне саклап калырга булдым. Тик яралы йөрәк белән яшәве бик авыр икән. Тыштан караганда, без – бәхетле гаилә. Ә йөрәгем яна. Мин аны күрә алмыйм. Алга таба ничек яшәргә?..
 
Асия М.
 
Фото: https://pixabay.com/ru/
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 31.10.2021
Шәһри Казан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№4 (911342) / 01.11.2021 19:37:01

Кем инде ирен жэй буее калдырып китэ яшьлэре тугел картлачлары да гулять итэ хэзер хаиыннар азды

№3 (911335) / 01.11.2021 12:43:00

Асия кызым! Һәркем тормыш сабагы ала тора.Шул исәптән ирең дә. Син маладис, гаиләңне саклап калгансың. Балаларың үскәч рәхмәт укыр әле.Иреңне кичер, оныт, үз бәхетеңне үзең төзе, тигез яшәгез.

№2 (911333) / 01.11.2021 08:33:23

ТӨПТЭН УЙЛАГАНДА ХАТЫН-КЫЗНЫҢ СЫЕРЫЛЫП ТӨШЭРГЭ ТОРА ТОРГАН КҮКРЭКЧЭСЕ ДИВАНА БУЛМЫЙ ИЧ…
СИН АВЫЛЫҢА КИТКЭНСЕҢ ДЭ БАТКАНСЫҢ, УЛ ДА ИР ИЧ! - АНЫҢ ДА, СИН ӨЙДЭ БУЛМАСАҢ ДА, ХАТЫН НАЗЫНА ХАКЫ БАР!
ИРЕҢНЕҢ ЖЭЙЛЕКТЭ ЯШЭГЭН ХАТЫНЫ БЕЛЭН ДУСЛАШЫП ЯШЭСЭҢ ТОРМЫШЫҢ КҮПКЭ ЖИҢЕЛЛЭШЕР ИДЕ.
МЭХМҮТ ГАЛЭҮ ИСЕМЛЕ ЯЗУЧЫБЫЗНЫ УКЫРГА КИҢЭШ ИТЭМ МИН СЕЗГЭ…
СЕЗГЭ ИХЛАСТАН ОЛЫ ГАИЛЭ БЭХЕТЕ ТЕЛИМ.

№1 (911329) / 31.10.2021 17:46:01

Асия сеңлем, демографик хәл бик шәптән түгел бит илдә. Ничек тә ил өчен дип тә яшәү кирәк, үзең өчен генә яшәп булмый бит инде. Киләчәктә ирләр җитмәячәк: ике хатынга бер ир булса, бик шатланырсың. Әкренләп, тавыш-гауга куптармый гына шул тәртипләргә ияләшә башлыйсы була. Бу ирләрнең начар гадәте дип түгел, киң күңеллелеге дип кабул ителергә тиеш.

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar