поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
31.10.2021 Ана теле

Ана теле: Тел һәм җыр. “Дүртенче хуҗа”ны беләбезме, бәялибезме? (АХЫРЫ)

Сөйләмебезне үтемле, тәэсирле итәргә булышлык күрсәтү чараларыннан иң көчлесе булган җырның асылын аңлау өчен әңгәмә-язмаларыбызны дәвам иттерәбез. Җырны яшәтүче хуҗаларны тыңлаучы белән бергә аны тудыручы- авторлары дип танып, алары дүртәү: шагыйрь, композитор, җырчы, көйче дигән берникадәр бәхәсле тезис кузгаткан идек, шуны дәвам иттерик.

Җырны җырчы белән бергә башкаручы музыкантны дүртенче дип тәгаенләп, татарның мәшһүр шәхесләре Мөхтәр Әхмәдиев, Оркыя Ибраһимова, Рәгъде Халитов. Харис Нигъмәтҗанов, Максат Гомәров, Илгизәр  Мәһдиев һәм башкаларның бу кыйбладагы иҗат үзенчәлекләрен күрсәтергә тырышкан идек. Язмага карата төрлечәрәк фикер булганга, аерым алганда интернетчыбыз Илгизнең тезиска җитди каравын истә тотып, язманы дәвам иттерергә булдык.  Бу хакта җыр тудыручыларның үзләренең фикерен барлау урынлыдыр. Менә Фәридә Кудашева фикере: “Аккомпаниаторларым күп булмады. Таһир Кәримов белән башладык. Үзенчәлекле композитор. Ләкин ул тональлекне бутый иде. Һәм бутаганын яшерергә тырыша  иде. Берчак шулай Казанда “Рәйхан”ны икенче тональлектән башлады. Мин пышылдап кына әйтәм: “Тон дөрес түгел. Ул каршы дәшә: “Дөрес”. Сатулашканны тамашачы да сизә бит инде...  Бәхти тональлекне бервакытта да бутамады. Көйне бутаса бутый, тонны дөрес ала. Берчак “Арча” урынына “Шомыртым”ны уйнап җибәрмәсенме бу. Үзе сизеп алды да, “ә” дигәнче башына шап итеп сукты. Хатасын яшерми иде ул. Бик сизгер аккопаниатор. Бүген синең хәлең ничек, бүген сиңа ничек булышлык күрсәтергә – барысын да күз карашыңнан аңлап ала иде.

   
Үткән язмабызда “музыка өлкәсендә белгеч булмасам да куен дәфтәремдә “Дүртенчесе кем?” дигән махсус бүлек бар” дип танып, шуннан кайбер сызмаларны тәкъдим иткән идем. Күзәтүләребезне өстик:
   – Җыр ул мөстәкыйль жанр – кечкенә бер спектакль. Аның һәр кисәге -өлеше мәгънәле. Анда мәгънәсез кереш, төп өлеш, кирәксә-кирәкмәсә кабатланган куплет та,  кирәкмәгән, мәгьнәсез пауза, күчеш тә була алмый.  Кайвакыт җырчыдан соң баянчы үзе генә уйнап (соло)  рәхәтләнә, аны бүлдерүче йә өзүче юк. Тыңлаучыларына их тә рәхәт була.  Мин әле Мөхтәр Әхмәдиевне, Оркыя Ибраһимованы тыңлап ләззәтләнгән кеше. Кул чабуларның бөтенләй икенче булуын тоеп җырчыга уйланырга урын булган бит. Асылы яисә сүзләре ошамаса, аның  тизрәк җырлап бетереп, баянның йә пиониноның үзенең чын тавыш белән уйлавын көтә идек. Хәзер оркестрның яисә ансамбльнең, япон тактасының дөпелдәвеннән, мәгънәсез тавышыннан тизрәк котыласы килә;
  – Янә бер фәлсәфи парча: Җыр куплетлары арасында сүзсез бушлык бар. Тыңлаучы нишләргә белми кала. Фикере агышының үзгәрүе аны азаплый.  Аның мондый халәт кичерәсен оста җырчы алдан тоемлый. Мәсәлән,  Айдар Фәйзрахманов  җырлаганда андый тискәре халәт кичермисең – әлеге  ара җырга тәңгәл  музыка белән тула. Сүз әйтеп бетермәгәнне шул музыка тутыра. Ул җырга өстәмә фикерле мөстәкыйль әсәр кебек кабул ителә: максатчан музыкаль әсәр, ә бүтән паузалардагы кебек  дөңгер-доңгыр түгел.
   
Гомумән ике куплет арасы проблемасы бар икән бит, бу хакта бер тапкыр гына “төртелеп” уйланылмаган. Менә: –Хәниянең “Күрәсем килгән иде...” җырында ят дыңгырдау. Башы авырткан дворник асфальт юлны тимер себерке белән дыңгыр-дыңгыр себерә диярсең. Идея туа: җырын-сүзләрен әйтмичә генә шул “көй-музыка”ны җыр хуҗаларына тыңлатып карарга иде.  “Әйләнә дә килә язлар” дигән җыр башкаруы турында да шуны ук әйтергә кирәк; Янә: Уфаның яшь җырчыларына: артыңда нәрсә шапылдаганы, дыңгырдаганы ишетелми мени соң! Әллә “кем әйтмешли нарушны” дыңгырдатасызмы –  ул тавыш моңсыз җырыңны томалыймы, яшерәме?! Янә: Балалар – нәфис кызчыклар җырлый: “Кояш гомере телим мин әнием сиңа” ... Күңелгә ятыш моң, мәгънәле сүзләргә ятышлы көй-җыр. Тик бу көй балаларның йомшак, нәфис көй-тавышы нигәдер тупас, калын, контраст тавышлы музыка белән озатылып, аралаштырып барыла. Бу тупас тавышны музыка дип тә әйтергә тел бармый. Барабан-бәргечләрнең даң-доң сугып торуы. Бу тупас тавыш үзенә аерым барлыкка килә кебек –балалар бер төштә, болар алардан аерым бүтән җирдә уйный кебек. Балаларны санга сукмыйча, алар белән бергә түгел, киресенчә, аларга комачаулау, аларның тавышын ишеттермәү, басып китү максатында доңгырталар сыман;
  – “Керим әле урманнарга”. Яхин, Мөхәммәтшин, Бигичев. Дүртенчесе кем? Белмим бит!!! Әйтүче юк! Җырны тыңлагач, елый-елый шагыйрь янына барганда Мөхәммәт Мәһдиев бу хакта уйлады микән?
   – Зыйфа Басыйрова “Рамай”ны җырлый – бер тында, бер сулышта. Ике куплет арасында баян көе – үзе бер әсәр. Үзеңнән-үзең шуңа кушыласың – “Чишмәләр дә акмый тыңлады”, дисең.
   – “Онытырлык мыни хәлләр / үземнең дә йөрәгемне калдырып китәм бугай... Нинди өзгәләнү, әрнү сүзләре; Хания Фәрхи борчылу, кайгы, газаплану тавышы белән җырлый. Ә музыка дигәне бер тонда дыңгырдый, барабанны бер тонда кагу да кагу...
 
“Дүртенче” турында уйланулар темага яңа төсмерләр өстәде. Мәсәлән, җырны “эшкәртү” дигән төшенчәгә юлыккаладык. Профессионализм буларак бигүк күңелгә ятып бетми, күрәсең,  халык җырын бизәү, бизәкләү дигән төшенчә-термин керттеләр. Исеме җисеменә туры килсен диптер инде, артык та, ким дә булмаска тиеш диләр бугай: “бизәп тә карыйлар инде, кайбер җырларны әллә нинди “композицияләр”гә әйләндереп бетерделәр. “Үзгәреш җиле” дигәннәре булып алды, кыланып карадылар!   Эшкәртү дигәндә нигәдер музыка гына искә алына,  сүзләрен дә “эшкәртеп була бит: Арча ягы бигрәк матур кош сайраган чагында, дип җырлый Шамил Әхмәтҗанов. Ә бит Усман Әлмиев ямьле дип җырлаган. “Матур” сүзеннән гарык булган тыңлаучыга бер бәлзәм тамчысы инде! Димәк ки, эшкәртүгә карата да төрле гамәл, төрле  фикер булуы ихтимал.  Уртаклашыгыз.
   
Бүгенге язманы да очларга  вакыт.  Максатыбыз җыр хуҗаларын ачыклап бетерү, ягъни аның дүртенче хуҗасы – җырны оештыручысы барлыгын исбатлау иде. Ирештекме, бу хакта фикерләрегезне җиткерерсез дип ышанып калабыз. Киләсе язма-әңгәмәдә, Аллаһы боерса, шул хуҗаларның “Нәрсә ул җыр?” дигән сорауга җавабын ачыкларга керешербез. Хәзергә исән-сау торыгыз!
                        Илдар Низамов,
                 филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 31.10.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»