|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.10.2021 Милләт
Төньяк башкалада яшәүче милләттәшләр халык санын алу турында сөйләште (ФОТО)Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегендә мөһим очрашу булып узды. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында узган бу очрашуда төп тема - ана телен саклау һәм халык исәбен алу мәсьәләләре иде. Түгәрәк өстәлдә катнашучылар бөтенрусия халык исәбен алу чарасы бару торышы, аның сәяси үзенчәлеге һәм анда катнашуның милләт өчен никадәр мөһим булуына җентекле тукталды. Төньяк башкалада яшәүче милләттәшләр белән күңелләрне дулкынландырган сорауларны уртага салып сөйләшү өчен Казаннан да мәртәбәле кунаклар: күренекле тарих фәннәре докторы, «Туган җир» журналының баш мохәррире Дамир Исхаков һәм билгеле сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе Руслан Айсин килгән иде. Әлеге очрашуның никадәр әһәмиятле икәнлеген ассызыклау өчен анда катнашкан шәхесләргә күз салырга кирәк. Күренекле милләттәшләрне якыннан белик. 1994 елда Казан дәүләт университетының (хәзер Казан (Идел буе) федераль университеты) татар филологиясе, тарихы һәм Көнчыгыш телләре факультетын тәмамлый. 2008 елда Сарытауда П.А.Столыпин исемендәге Идел буе дәүләт хезмәте академиясендә читтән торып укый. Гыйльми дәрәҗәсе – филология фәннәре кандидаты. Ренат Нәкыйф улы тормышын фәнни кулъязмалар һәм сирәк китапларны, тарихи язмаларны өйрәнүгә багышлый дисәң дә була. 2015 елдан ул Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе даими вәкиле. Вәлиуллин белән бергә төньяк башкалага яңарыш керде. Беренчедән, туган телгә игътибар артты һәм күп кенә милли җыелышлар татарча алып барыла башлады. Бу бик мөһим иде. Күпләр туган телгә тартылды һәм ана теле белән кызыксыну артты. Әлбиттә, берүк вакытта милли-мәдәни чаралар да күп оештырылды, электән яшәп килгәннәре яңартылды һәм бердәм көч белән дәвам итә. Бүген Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә унике татар милли- мәдәни оешмасы эшли. Пандемия булуга карамастан, әлеге җәмгыть оешмалары даими чаралар үткәреп тора, кайберләре онлайн форматта үтә. Төньяк башкаланың татар җәмәгатьчелеге ике башкала Казан белән Санкт-Петербург арасындагы элемтәләрне ныгытуга күп көч сала, дип билгеләде Ренат Вәлиуллин үз чыгышында. Бу елларда Даими вәкиллек ярдәмендә башкарылган иң күркәм эшләрнең берсе Питер Татар piter.tatar порталы оештырылуын әйтергә кирәк. Баш мохәррире Равил Закиров иҗат иткән һәм дөньяга чыгарган бу портал хәзерге вакытта шәһәрдә, өлкәдә һәм дөньяда барган барлык мөһим хәл-вакыйгалар белән укучыларны даими таныштырып баручы төп үзәккә әйләнде. Ул яңадан-яңа идеяләрне тормышка ашыручы, Русиядәге һәм чит илләрдәге журналистларны берләштерүче көч тә. Күп фәнни хезмәтләре бар. Дамир Исхаков татар халкы тормышын өйрәнүче этнограф һәм демограф галим. Халкыбызның үсеш стратегиясен гамәли күзаллаучы һәм демографик үзгәрешләрне яхшы тоючы. Үз фикерен кыю һәм туры әйтүче, чынбарлыктагы дәлилләр аша фәнгә юл салучы галим. 2008-2012 елларда Бөтендөнья татар яшьләре форумын җитәкли. Берничә ел Мәскәүдә яшәп мөселман фәлсәфәчесе һәм сәясәт белгече Хәйдәр Җамал белән аралашып, аны үзенең укытучысы дип саный. Айсин Казанның татар тарихчылары, фәлсәфәчеләре һәм журналисталарыннан торган «Татар шакмагы» клубын оештыручы. «Поистине» @poistine интернет-журналы баш мохәррире һәм ТатПолит порталы @tat_polit җитәкчесе. Санкт-Петербургның Невский проспектындагы 26нчы Китап йортында авторның «Татарлар Нева буенда» дип исемләнгән китап — монографиясе сатуга чыкты. Китап эчтәлеге үз эченә төньяк башкаланың Петр 1 чорыннан әлеге көнгә кадәр булган вакытын ала. Шунлыктан басма күләмле: 30 бүлектән һәм 700 биттән тора, бизәлеше дә бай, 600гә якын фоторәсем урнаштырылган. Китап югары нәшрият — полиграфия дәрәҗәсендә басылган. Китапның кыйммәте шунда: ул Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендә яшәүче милләттәшләр тормышындагы иң мөһим вакыйгаларны яктырта. 2003 елдан төньяк башкаладагы архивларда актив эзләнү алып бара. Таһирҗанова «Архивлар нәрсә турында сөйләде», «Петербургта татарлар» һәм «Көнчыгыш колоритлы Санкт-Петербург: шәһәр буйлап йөрү» һәм башка китаплар авторы. Альмира Наим кызы үз эченә «Татарлар Петербургта» темасын алган «Елгалар һәм күлләр буйлап» тематик экскурсиясе программасын эшләде. «Петербургның истәлекле урыннары һәм анда мөселман җәмгыяте татарлары», «1960 елларга кадәр татарлар тыгыз яшәгән Биш почмак тирәли Петербург районы» , «Мөселманлы Петербург», «Нева проспектында мөселман эзләре буйлап җәяү» һәм «Петербургның Җәмигъ мәчете» дип аталган җәяү, автобуста һәм су буйлап экскурсияләр программасын иҗат итте. Туган якны өйрәнүче Альмира Таһирҗанованың «Көнчыгыш колоритлы Санкт-Петербург: шәһәр буйлап сәяхәт» китабына сакланып калган һәм юкка чыккан мөселман топонимнары кергән. Топонимнар аша татар-мөселман җәмгыяте тарихы турында очерклар бирелә. Басмага экскурсоводның унбиш еллык эш тәҗрибәсе, Петербург архивларында һәм Русия Милли китапханәсеннән алынган тикшеренү материаллары тупланган. Китапта тарихи һәм бүгенге урыннар күрсәтелеп, табигый объектлар тасвирлана. Икенче язмаларда без Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегендә узган түгәрәк өстәлдә катнашучылар чыгышларын бирергә ниятлибез. Зәрия Хәсәнова
--- |
Иң күп укылган
|