|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.11.2010 Сәясәт
Артем Сидоров ТР экология һәм табигый ресурслар министры итеп билгеләндеБүгенге көннән ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгын Артем Сидоров җитәкләячәк. ТР Премьер-министры Илдар Халиков министрлык коллективына яңа министрны тәкъдим итте. Бүгенге көннән ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгын Артем Сидоров җитәкләячәк. ТР Премьер-министры Илдар Халиков министрлык коллективына яңа министрны тәкъдим итте.
Республика Хөкүмәте башлыгы бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан имзаланган Артем Сидоровны ТР экология һәм табигый ресурслар министры итеп билгеләү турындагы указны укыды.
ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының яңа башлыгын тәкъдим иткәндә, И.Халиков болай дип ассызыклады: “Министрлыкка эш тәҗрибәсе булган кешеләрнең килүе бик тә мөһим. Артем Сидоров министрлыкта ике елга якын эшләде һәм аны бик яхшы белә, коллектив та аның белән таныш. Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы – әйдәп баручы ведомство, чөнки сезнең кулларда – кешеләр тормышы, сәламәтлеге һәм иминлеге”.
Премьер-министр билгеләп үткәнчә, бирегә Булат Зиннуров эшкә килгәч, министрлык шактый көчәеп китте. “Бу кешенең тәҗрибәсе зур, ул әлеге системаны яхшы белә. Ул министрлар белән генә түгел, ә башка танылган кешеләр белән дә шәхси элемтәдә тора, бу Артем Сидоровның эшендә ярдәм генә итәчәк”, – диде И.Халиков.
Күркәм гадәткә кергәнчә, Премьер-министр ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының яңа башлыгына министр портфелен тапшырды һәм аны әлеге җаваплы вазифага билгеләнүе белән котлады. “Сезгә Татарстан Президенты тарафыннан күрсәтелгән ышанычны аклавыгызны телим. Уңышлар сезгә”, – дигән теләкләрен җиткерде Илдар Халиков Артем Сидоровка.
Эмма СИТДЫЙКОВА |
Иң күп укылган
|