поиск новостей
  • 21.01 Премьера! "Арыну", Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин юбилее, 12+, Кариев театры, 18:30
  • 22.01 Премьера! "Арыну", Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин юбилее, 12+, Кариев театры, 18:00
  • 26.01-30.01 Әнвәр Нургалиев. Уникс
  • 29.01-30.01 Премьера! "Алтынчәч", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 02.02 Премьера!" Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 03.02 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Гыйнвар
  • Минтимер Шәймиев - дәүләт эшлеклесе
  • Фердинанд Хафизов - актер
  • Җәмилә Низаметдин - җырчы
  • Азат Зыятдинов (1939 — 2017) - галим
  • Галимҗан Латыйп (1912-1986) - шагыйрь
  • Сания Бәхтиярова - рәссам
  • Рәфкать Гомәров (1942-1996) - музыкант
  • Мөхәммәтсадыйк Борнаев (1826-1898) - сәүдәгәр
  • Шамил Аляутдинов - дин әһеле
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Казан шэхэренен Жилплощадка бистэсендэ бер хужа (50 яшьлек ир)ике булмэле квартирага ике егет кертэм. Тулэу жан башына 4000. Квартира барлык унайлыклары белэн.Хужанын начар гадэтлэре юк.тел.вацап 89027159146
  • Озак вакытка торырга бер бүлмәле фатир бирәбез. Казан шәхәре, Вахитов районы, Хороводная,50 ("Рустәм" мәчете янында). 50 м2,2 лоджия. Яшәр өчен барлык җигазлар бар. Бәясе - аена 23 мен сум + ку. Риэлторларсыз. 89655886519.
  • Сдаю 2 комн.квартиру на Спартаковской 88б, с мебелью,бытовая техника,охраняемый двор,в отличном состоянии.с.89276766077
  • Узем белэн бер булмэле квартирада торырга бер кыз эзлим. квартира фатых амирхан урамында урнашкан, 13 000 все включено. Ватсапка язырга яисэ шалтратырга аласыз элеге номерга 89872711348
  • Набережные Челны! Делаю ручной и вакумно- аппаратный массаж. А так же сухая хиджама.+79520427894 Мунира.
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ, КАР КОРЭУ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ... 89196271171
  • Ярылган хэм ярылмаган букэнлэнгэн утын сатабыз. 89274194883
  • Төшегезгә ерак бабаларыгыз-әбиләрегез фәрештә булып керсен дисәгез, сез аларга догада булыгыз. Исемнәрен белмисеңме? Шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны да белмисезме? Бу бит хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 8 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
 
 

 
Архив
 
29.10.2021 Сәясәт

Разил Вәлиев: Кеше үз тарихын белми икән, ул нәрсә белән горурлансын?

Ил күләмендә халык санын исәпкә алу дәвам итә. «ВТ» шул уңайдан танылган шәхесләрнең фикерләрен туплады.

Разил Вәлиев, Татарстанның халык шагыйре:
 
– Халык санын алуга кеше битараф карый. Нәрсә дип язсалар да ярый инде, аңа карап кына берни үзгәрми, диләр. Менә шушы фикерне ничек тә булса үзгәртәсе иде. Газета-журналлар, электрон матбугат чаралары ашамы, җанлы очрашулар уздырыпмы. Безнең халык – бөек халык. Зур тарихыбыз, әдәбиятыбыз, мәдәниятебез – һәммәсе бар. Һәм алар барысы да югары дәрәҗәдә. Ләкин безнең халыкның милли аңы тиешле дәрәҗәдә түгел. Нишләптер ул үз милләтенә күпмедер дәрәҗәдә битараф карый. Мин моны аңлый да, аңлата да алмыйм. Туган авылга кайткач та, милләт мәсьәләләре турында сөйләшә башласаң, кушылып китәрдәй кешеләр бик сирәк.
 
Бүген без – әдәбият, сәнгать әһелләре, укытучылар, мәгариф хезмәткәрләре халыкка үз тарихыбыз турында сөйләргә тиеш. Милли горурлыгы булмаган кеше милләтенә карата битараф була. Ә милли горурлык хисе булсын өчен кеше үзенең тарихын белергә тиеш. Билгеле, һәркем дә татар тарихының җиде томлыгын укып чыкмас, әмма ул һич югы халкының күренекле шәхесләрен белергә тиеш. Аларга сокланып, чыннан да, безнең халык – бөек икән ул диярлек булсын. Менә шуны аңлатырга иде кешеләргә.
 
Милли аңны бер көндә генә яки халык исәбен алганда гына аңлатып бетереп булмас. Без киләчәкне күздә тотып та эшләргә тиешбез. Моның өчен милли мәгариф системасы тиешле дәрәҗәдә эшләргә тиеш. Әлегә ул эшләми. Монда Татарстан укытучылары, республиканың мәгариф хезмәткәрләре генә гаепле түгел, гомумән, мәгариф системасында татар тарихын өйрәнү юк дәрәҗәдә. Кабатлап әйтәм: кеше үз тарихын белми икән, ул нәрсә белән горурлансын? Ничек итеп ул, мин менә шушы бөек халыкның улы яки кызы, дип әйтә алсын?!
Фото: Татар-информ

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 29.10.2021
Ватаным Татарстан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№14 (911763) / 25.12.2021 10:12:59

Хакыйкать

Тарихи бу хакыйкатьне
кешелек күптән белә:
“Бүгенгесе булмаганнар,
мактана үткән белән”.

№13 (911327) / 31.10.2021 12:29:03

Исем китә бу татарга. Кемнәрдән генә үрнәк алып яшәп карамадылар бу еллерда. Сингапуры да булды тагын әллә кемнәр дә булды. Бары татар үз башын гына эшләтми,үз ысулы була тырып,дурака валять итеп йөри....
заманында мин хөрмәт иткәе "..." - 3 төртек - ниләр яза. Әдәм хурлыгы! Татар хөкүмәте әгзалары сезнең авылга килеп,мәктәп саклыйбыз,авылны саклыйбыз дип,бала ясап җермәсләр бит инде. Әйе башкортлар молодцы,авыллары яши,балалар күп. Чөки алар бөтен рәсәй проблемаларын чишеп йөрмиләр,үз проблемаларын хәл итәләр.!!
Эрвәлүтсия елларындагы бер әбинең сүзләрен искә төшердең, ... . Әби:"Урыс булуын булырбыз, урысчасын ничек белербез"-дигән.
Татар хаман әзергә бзер булып,эшләмичә генә,урлап-юллап көн күмәкче була.
3нокта,эхем һ.б. соры кортларча гына,кемнеңдер җилкәсендә генә яшәргә уйлыйлар. Эхем үзең уянып җитмәгәнсең. Инде 30 елдан артык вакыт узды,сез хаман соры корт булып яшисез....

Татарның исән калуы,бары татарның үзеннән тора. Авылларда,районнарда, башкортлар шикеле эш алып барылмаса,башкортка кушсаң кушмасаң да,татар бетәчәк.
Бик тырышып рәсәй проблемарын чишә татар,ә үзенекен чишәргә оныта. Әйе авылларда "калхуз прсидәтеләренең",район башлыкларынң караклыгын күреп гади халыкның күңле төшә. Халык та урлый башлый. Ничек алга барсын татарстан?Тазартыгыз караклардан авылларны.....
Миңа калса точка возвратаны татар үтте,аякка баса алмас. Саакашвилли шикелле берәү табылмаса татарда......
Исламда взятничество - биик зур гөнах. Кода кодагыйлык чәчәк аткан ил,алга бара алмас дигән коръәндә!

Мойша инде яшен яшәгән,күрәсен күргән. Бары бер Аллаһка гына табынып яши.....

№12 (911326) / 31.10.2021 11:34:05

Монда язганнарны упып чыккач,йлап-уйлап утырдым да, шундый фикергә килдем әле,җәмәгать.Чыннан да Татартан түрәләре татар өчен бер-ни нәтиҗәле эш эшләмиләр,үзләренә кирәгенчә генә селкенәләр икән.Безнең татарлыктан халыкка яхшы якка бер-нинди үзгәреш юк,һаман кирегә таба шуабыз бит:авыллар үлеп бара, тел бетә,милләт йөзен югалта..Күпме эшләә дә халык тормышы аврая гына бара. Түрәләрнекеннән аермалы буларак, билгеле. Ә башкортларга карасаң, исең-акылың китәрлек:нинди миллилек,ватанпәрвәрлек,шуңа өстәп нинди үҗәплек. Шулай булгач, маңкортлашкан татарларны татар дип язып,сан артыннан куган түрәләргә ияреп, юкка чыгып беткәнче , безгә башкорт милләтенә күчәргә кирәк. Бу безгә ниләр бирә һәм ниләр югалтачакбыз.
1.Динебез шул ук кала-ислам.
2.Телебез шул ук татар теле,ягъни "көнбатыш башкорт диалекты".
3. Бу территориядә ан ягыннан 5 млн-га җитәбез һәм % ягыннан өстенлекле асаба халык булып калабыз.
4.Мәйдан буенча Россия 85 субъектлары арасында 44 урыннан 3 нче урынга
күтәреләбез.
5. Росиядә сан буенча 8 млн-га якынлашабыз,ягъни % ыбыз арта һәм башкорт телен икенче дәүләт теле итү юнәлешендә мөмкинлекләребез артачак..
6.Әрәмтамак түрәләрне ике тапкыр кыскарта алачакбыз.
7.Үзебездәге коррупциягә баткан түрәләр өстеннән хөкем эшен курыкмыйча башлый алачакбыз.
8. Зур тарихыбызны, мәдәниятыбызны,мәгарифебезне берләштереп яңа баскычка күтәрү мөмкинлеге артачак.

Бзлки тагын кемнәрдер башкасын өстәр,ә югалтуларга килгәндә,бераз акауланырга да туры килер,әмма бу телсез калудан күпкә отышлырак, эхем, эхем...

№11 (911325) / 31.10.2021 08:57:07

Мойша уянып бетмәгәнсең, ахры битеңә салкын су сибеп ал әле.

№10 (911323) / 30.10.2021 16:05:37

Ну-ну,флаг в руки! Вперед!

№9 (911320) / 30.10.2021 15:10:14

Мойша!
Менэ синен язмадан куренэ инде кем икэнен!
Минем авызны бик ябар иден дэ,акылын, белемен житмэгэнгэ лэукэ асты кочеге булып ореп утырырга МЭЖБУР син!
Э мин халыкны суккэн житэкчелэрне НАДАН, АНГЫРА ЖИТЭКЧЕЛЭР ДИП ЯЗАМ!
КЕМ БУЛУЫНА КАРАМАСТАН!
Белемле, УКЫМЫШЛЫ, кочле рухлы, АКЫЛЛЫ ЖИТЭКЧЕ халыкны сукми БЕРКАЙЧАН ДА!!!

№8 (911319) / 30.10.2021 12:49:01

Ильсияр, "авызыңны ачма,үпкәң күренә" ди татар халкы!!!

Әйткәннәреңнән кем икәнең күренә.
Ни дини,ни дөняви гильмең күренми.....

Бар татарстанда синдәйләр күп шул әле дә.

№7 (911317) / 30.10.2021 10:58:22

Мин: Илсияләр,Илшатлар,бабайлар язганнар белән килешә алмыйм. Бу әфәнделәр сарык көтүеннән,т.е. - отардан....
Нинди надан безнең халык,ялкау да әле...
Хотя, нәсел-нәсәбәсез,калхуз тезеп,динне,манаралар кискәннәрнең провнуклары бит былар.
Аңлап укысагыз Рәзилне,ул бит гаиләдә бирелгән тәрбиә турында әйтә. Җә әйтегез,касыгыз үзегезнең 7 буын бабагызны белә?Җә касыгыз узгандагы бабаларыгыз белән горурлана ала? Юк бит!
Бабаларыгыз,үз туганнарын себергә озатырга булышкан,муллаларны тезләндереп флаг үбәргә мәҗбүр иткәннәрнең оныклары бит сез....
Нигә сезне сарык көтүенннән дидем. Чөнки сез өстән кушканнарны гына эшләүчеләр. Башыгызны эшләтеп карый алмыйсыз.Чөнки сезгә бу бирелмәгән - мәнсезләр.
30ел авышты,әле сез хаман акылга килмәгәнсез. Мич башында ятып(диванные пәлитики) хөкем йөртәсез.

Рәзилнең киткәненә дә күпме инде. Ул эшләгәннең 1/10 эшләсәгез дә мин сезгз рәхмәт диәр идем.

Амбразурага ыргытылу, геройлык түгел. Газинурның әтисе әйткәннәр, улы турында, бик дөрекә туры килә......

Мин язганнарны, белгәннәр аңлар,ә акыллары җитеп бетмәгәннәр мине сүгә башларлар.

Мин патриот свои Родыны!!!....
М.Җәлил һ.б. - герои нашей Родины.....

Татарның отсое сез. Әнә Башкортстанда үз татарларыбыз,татар баларына (Китап) урамда(!) концерт куйдырмаганнар, ОМОН белән куганнар(!?)
Алар да(кушканны эшләүче надан татарлар) "как бы чего не вышло" дигән ,человеки в футляри"....

Сәясәттә Нуль булган кешеләр нидер такылдап утыралар биредә. Башта, үзегез влвстька китергән,коммунистларны сүктегез. бүген боларны сүгәсез. Кемнәр суң сез әфәнделәр???...

Җәнәсе Татарстан Деклорация кабул итте дә, сез бер нәмә лә эшләмичә,бот күтәреп, коммунизмда яшибез дип уйладыгз. юк шул.
Деклорация көрәшнең башы гына иде. Хуҗалар (Шәми,Фәндәс,Индус,Зилә,Фәрит һ.б.) деклорацияне кабул итүгә иреште,ә халык югарыдагыларны поддерҗат итмәделәр....Вот итог. Кемне гаеплисез,мәнсезләр.

Ә Рәзилгә һ.б. га исәнлек саулык,бәрәкәтле озын гөмер телим. Фәндәс абыйның урны җәннәттә булуын насиб итсен АЛЛАҺ.


№6 (911314) / 30.10.2021 01:13:47

АФЭРИН,ИЛШАТ!
Безнен САРЫК турэлэр халыкны гына сугэ белэлэр....
Арыслан житэклэгэн сарык котуе, САРЫКЛАР житэклэгэн АРЫСЛАН котуен пыран-заран китерде инде КУПТЭН!
Татар-башкорт ТАРИХЫ кыскача...

№5 (911313) / 29.10.2021 21:57:22

Татар каян килеп үз тарихын белсен ди инде?
Тарих буенча берәр тапшыру бармы радио/Твда (БСТныж Хәмидуллин тапшыруы шикелле)?
Гәзитләр берәр ни язамы татар тарихы турында?
Нигә Уфа башкорт тарихы дип 42 том китап чыгара да аны халыкка бушка тарата, ә Казан бер генә китап та чыгармый, тарату турында әйтәсе дә юк инде.
Ә ул 42 томлык Башкорт ырулары дигән әкият татарларның 60 %ын башкорт итеп күрсәтә, аның буенча Алабугага кадәр башкортлар, аннан ары - чувашлар (татар дигән халык юк Хәмидуллин әкияте буенча).

№4 (911312) / 29.10.2021 20:50:57

Татар интеллегенсиясе, түрәләре татарлар өчен башкорт интеллегенсиясе, түрәләре башкортлар өчен эшләгәннең миллионнан берен дә эшләми.
Милли үзаң, милли үзаң ....
Нинди милли үзаң булсын ди татарда, иң олы түрәсе язучылар союзыга без 10 млн сум (коточкыс сумма бит триллион сум салым җыйган Татарстан өчен!) акча бирдек бит дит утыргач. Рәхимов әнә Уфада Ленин урамында, үзәктә 14 катлы, 8 под/ездлы йорт төзеп бирде Уфа интеллегенсиясе/язучылары/шагыйрләре/композиторлары/артистлары/галимгәре/тарихчыоары һб.бларга 90чы елларда, бушка фатир таратты йөзәрләп. Уфа 68 элиталы башкорт гимназиясе ачты бер Башкортостанда гына, 90-чы еллардан башлап вузларга фәкат башкортларны гына алдылар, шулай итеп берничә дистә мең милли кадр әзерләделәр. Урыс/татар/башкаларны эшләреннән куып чыгарып бар вазыйфалы урыннарга да башкортларны (чын башкортларны Урал арты, Көн/як Урал башкортларын) утыртып бетерделәр. Башкорт радио/телевидение/гәзит/сайтлары башкорт сүзе белән башлана, башкорт сүзе белән тәмамлана, башыннан азагына кадәр башкорт эчтәлекле.. Башкортлар турында ким дигәндә 200 китап нәшер итеп аларны бушка халыкка тараттылар. Чын башкорт районнарына (8 район) Депрессивное Заурал/е дигән бер күп/еллык регионал проект уйлап чыгарып 73 млрд сум акча бүлделәр, башкорт үссен өчен. Рәхимолв: Миңә башкортларны урыслаштыручы Өфө лә, Эстәрле лә, фәлән-фәлән татар Илеш/Дәүләкән/Стәрлебаш та кәрәкми, Миңә үз башкорттарым кәрәк, уларзың якшы яшәүзәре кәрәк, мин бөтә көсөмзе ошоңа бирәсәкмен, бар финанстарзы шунда юнәлтәсәкмен диде. Ә Казан наданнары, авылларда гына торып калган 1-2 млн татарны юк итә, авылларны талап, алардан һаман да рекорд иген/ит/сөт тапшыруны таләп итеп. Казанны үстерә дә, спорт дигән гыйфриткә дистә миллиарлар бүлә.
Татар теле/мәдәнияте/әдәбияте/сәнгате үссен өчен берни дә эшләми, бер тиен дә акча бүлми, киресенчә, татар активистларын эзәрлекли генә.

№3 (911310) / 29.10.2021 18:41:19

Купме халыктан издеваться итэргэ була?!
Татар дип кэгазьдэ язылу гына гади халыкка нэрсэ бирэ?
Бернэрсэ дэ бирми кукиштан ары....
Эле ул гына да тугел, э Син татармыни эле дип зыян гына китерэ бугенге КОНДЭ татар мин дип кычкырып йору?!
ТАТАРСТАН президенты булып утыру очен ХАЛЫК САНЫ кирэк инде ул анысы, госсоветнын татар мэдэниятен, мэгарифен житэклим дип ыштан туздырып гомере буе жылы креслоларда утыручыларга да президентка караганда да НЫГРАК КИРЭК ТАТАР САНЫ БЮДЖЕТ АКЧАСЫН КАЕРЫП АЛЫП КИРЭКЛЕ КЕШЕЛЭР КЕСЭСЕНЭ САЛЫП КУЯРГА , Аны гына гади Халык та АНЛЫЙ!
Менэ коронавирус вакцинасын САТАРГА Халык вакцина кадатсын очен 100 мен лоторей уйнаталар?!
Халык САНЫН исэпкэ алганда да хотя бы татар дип язылсаннар очен 100 мен доллар уйнатыгыз, Шэймиевнен личный нефть САТКАН акчасыннан!
Тоталар да халыкка сылтап КУЯЛАР!
ЭЛЕККЕ мэгариф министры Мослимнен халкынын горурлыгы ГАЙФУЛЛИН ВАСЫЙЛЬ ГАБДУЛОВИЧ узенэ дача тугел ТАТАР ХАЛКЫНА БАЛАЛАРЫБЫЗ ОНЫКЛАРЫБЫЗ КИЛЭЧЭГЕ ОЧЕН САФ ТАТАР УНИВЕРСИТЕТЫ ТОЗЕП КУЛЫГЫЗГА ТАПШЫРГАН ИДЕ ЗАМАНЫНДА, МИНИСТР БУЛГАЧ!!!
КАЯ УЛ УНИВЕРСИТЕТ ХЭЗЕР???
ШЭЙМИЕВ, МИННЕХАНОВ, РАЗИЛ ВАЛИЕВ СЕЗ ТЭХЕТТЭ ХАМАН!!! КАЯ ТАТАР ХАЛКЫНЫН БАЛАЛАРЫН ТАТАР ТЕЛЕНДЭ УКЫТА ТОРГАН ГИМНАЗИЯЛЭР, МЭКТЭПЛЭР, БАЛАЛАР БАКЧАЛАРЫ???
ТАТАРСТАН ХОКУМЭТЕ ТОЗЕЛЕП ШЭЙМИЕВНЕ ПРЕЗИДЕНТ ИТКЭН КОННЭРДЭ ТАТАР ИЖТИМАГЫЙ ОЕШМАЛАРЫ ТОЗЕП БАРЫСЫН ДА ЧЫН ТАТАР ЖАНЛЫ ГАЙФУЛЛИН КЕБЕК ТАТАР ЖИТЭКЧЕЛЭРНЕ БЕРГЭ ТОЗЕГЭН ТАТАР ДЭУЛЭТЕ КАЯ?!
СУВЕРЕНИТЕТ КАЯ ??? СУВЕНИРЫ ГЫНА КАЛДЫ БИТ....ЭДАМ ТЭГАНЭСЕ!
ТАТАР ТЕЛЕ, ТАТАР ТЕЛЕ, ТАТАР ТЕЛЕ ДИП КЫЧКЫРЫП УТЫРЫП КЫНА, ИНДЕ ТОЗЕП БИРГЭН ТАТАР УНИВЕРСИТЕТЫН ДА БОТАРЛАП АТЫП, ТАТАР ТЕЛЕН ТАТАР ХАЛКЫНЫН ТАРИХЫ БЕЛЭН БЕРГЭ УРАМГА ЧЫГАРЫП АТЫП, ТАТАР ТЕЛЕ УКЫТУЧЫЛАРЫН МИНИСТРЫ ЭНГЕЛЬ ФЭТТАХОВ БЕЛЭН БЕРГЭ УРАМГА КУЫП ЧЫГАРЫП ТАТАР ХАЛКЫНЫН САНЫН АРТТЫРЫП БУЛАМЫНИ???
ТАТАР ХАЛКЫ ЮГАЛА ТОРГАН ХАЛЫК ТУГЕЛ!
ГАЙФУЛЛИННЫ АЛЫП АТСАГЫЗ ДА ЮГАЛА ТОРГАН ШЭХЕС ТУГЕЛ УЛ!
МЭНГЕЛЕК ТАТАР ХАЛКЫ ХЭТЕРЕНДЭ ЯШЭЯЧЭК КАХАРМАН, БАТЫР ЙОРЭКЛЕ, НАМУСЛЫ ИР-ЕГЕТ!!!
ШЭЙМИЕВ НЕФТЬ КЕНЭ ЖИТМЭГЭН, УЗЕНЭ УЗЕ МУЗЕЙ ТОЗЕП МЭШ КИЛЭ...МУЗЕЙНЫ ТОЗУ БЕЛЭН МЕНИ ЭЛЕ АНЫ?!
МИННЕХАНОВ МЕСКЕН ШВЕЙЦАР СЭГАТЕ ЖЫЯ...БАШЫ КИТКЭН ТЭМАМ!
РАЗИЛ ВЭЛИЕВНЕН ДЭ АКЫЛЫ, ХЭТЕРЕ КЭЖЭНЕКЕ ХЭТЛЕ ГЕНЭ ИКЭН, БАХЫР...
ИСЕНЭ ТОШКЭН ТАТАР ХАЛКЫ...
ЛУЧШЕ ШУЛ ЖЫР ЯЗЫП КЫНА УТЫРАСЫ УРЫНДА, КЕШЕ КОЛДЕРЭ...

№2 (911308) / 29.10.2021 13:06:53

Разил Вэлиев!
Татар халкы батырларча тыныч коннэрдэ 1987-90 елларда гомерен дэ кызганмый урамнарда сугышып олы абзыйдан тартып алып дэулэт тозеп биреп президент итеп Шэймиевне тэхеткэ утыртты!!! Синен кебеклэр дэ жылы креслоларга жайлап менее утырды, эле дэ утырасыз, бар нэрсэгез житешле!
Татар балаларына татар илендэ татар телендэ МЭКТЭПТЭ инде университетлар турында суз дэ була алмый, мэктэплэрдэ татар телендэ УКЫРГА МОМКИНЛЕК ЮК!
ТАТАР ТЕЛЕ УКЫТУЧЫЛАРЫНА ЭШ ЮК!
ИНДЕ КОРОНАБЕСИЕ АФЭТЕ АРКАСЫНДА ТАТАР ХАЛКЫНА ЭШЛЭП ТАПКАН РИЗЫГЫН ДА УЗЕНЭ АШАРГА МОМКИНЛЕК ЮК!ТИЗДЭН АЧЛЫК БАШЛАНАЧАК!
БОТЕНЕСЕН НАЛОГКА СЫДЫРЫП АЛЫП БЕТЕРЭЛЭР РОССИЯНЕН ШТРАФОДОБЫВАЮЩИЙ ПРОМЫШЛЕННОСТЬ АША ШТРАФ, КРЕДИТ, ИПОТЕКА, КОММУНАЛКА ХЭМ БАШКАЛАР!!!
БАЛАЛАРЫБЫЗНЫН КИЛЭЧЭГЕ ЮК!
НИЧЕК ОЯЛМЫЙСЫЗ СЕЗ ШЭЙМИЕВ, МИННЕХАНОВ ХЭМ СИН ДЭ ХАЛЫКНЫ ГАЕПЛЭРГЭ????
НЭРСЭ ЭШЛЭДЕГЕЗ СЕЗ ТАТАР ХАЛКЫ ОЧЕН, Я ЭЙТ ЭЛЕ АБЗЫЙ!!!
ШЭЙМИЕВ ИКЕ МАЛАЕНА ИКЕ НЕФТЬ ТОРБАСЫН ПРИВАТИЗАЦИЯ ЖЕ МЭНГЕГЭ, АНА ТАТАРСТАН НЕФТЕ АГА, ШЭЙМИЕВ УЗЕ ХЭЗЕР БЕР ЖЫЕЛЫШТАН БЕР ЖЫЕЛЫШКА БЭЛЕШ АШАП КЫНА ЙОРИ, ЧОНКИ БАЛАРЫ, ОНЫКЛАРЫНЫН КИЛЭЧЭГЕ ХЭЛ ИТЕЛГЭН - АЛАР БАРСЫ ДА МИЛЛИАРДЕРЛАР, ПРИЧЕМ ДОЛЛОРОВЫЙ!!! ТУГАННАРЫ ДА БАРСЫ ДА ЖИТЭКЧЕ ПОСТТА, ТАТАРСТАН БЕЛЭН ИДАРЭ ИТЭЛЭР!
МИННЕХАНОВ ЭЛЕ ТЭХЕТТЭ, БАРСЫ ДА УЗ КУЛЫНДА!
СИНЕН БАЛАЛАРЫННЫН ОНЫКЛАРЫННЫН ДА КАЗАН ТУЛЫ ЭЛЛЭ НИЧЭ ФАТИРЛАРЫ, СДАВАТЬ ИТЕП АКЧА ЭШЛИЛЭР, КИЛЭЧЭКЛЭРЕ БАР, ФАТИРЛАРЫН САТЫП БУЛСА ДА АЧКА УЛМЭСЛЭР!!!
Э ТАТАР ХАЛКЫНА НИШЛЭРГЭ???
БАЛАЛАР МЭНГЕЛЕК КОЛ ХЭЗЕР, КИЛЭЧЭГЕ ТУГЕЛ, БУГЕН КОЛ!!! СЕЗНЕН КЕБЕК АКЫЛЛЫ, ХАЛЫК "ЖАНЛЫ" БАШЛАРГЫНТ "УНЫШЛЫ" ЭШЛЭВЕГЕЗ АРКАСЫНДА!!!
КАЙМАГЫН ЧУМЫРДЫГЫЗ, ХЭЗЕР КАЛГАНЫН ДА ЧУМЫРЫГЫЗ ИНДЕ "УНЫШЛАРЫГЫЗНЫН"!!!
МЕСКЕН ХАЛЫККА НОРМАЛЬНЫЙ СУ КУШЫЛГАН СОТ ТЭ ЮК КИБЕТТЭ, ПАЛЬМО МАЕ СПЛОШ....МАГАЗИННАН СОТ АДЫП ЭЧЭРГЭ КУРКЫНЫЧ!
ЕЩЁ ВАКЦИНА ЯСАТАЛАР ХАЛЫККА КОРОНАВИРУС ЙОКТЫРЫР ОЧЕН!!!
ИМЕННО ТАТАРСТАНДА!
НИ ОЧЕН?
ИМЕННО ТАТАР ХАЛКЫНЫН САНЫН КИМЕТЕР ОЧЕН!
КЕМ ЭШЛИ МОНЫ?
МИННЕХАНОВ - ПУТИННЫН "ПРЕЗИДЕНТ" КУШАМАТЛЫ ЙОМЫШЧЫ МАЛАЕ!
НИ ОЧЕН?
ПРЕЗИДЕНТ КУШАМАТЫН ТАРТЫП АЛМАСЫННЫАР ОЧЕН!!
АЛГА ИПТЭШЛЭР!!!
ФЛАГ ВАМ В РУКИ И БАРАБАН НА ШЕЮ!
ЖИР БИТЛЭР!
ТАТАР ДА ЖУЛЭРЛЭР АВЫЛДА БЕРЭР ГЕНЭ....

№1 (911307) / 29.10.2021 12:22:18

30 ел депутат булып утырдың, "әмма- ләкин, чөнки- бәлки" дән ары бер-ни кыра алмадың господин Вәлиев.

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar