поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
29.10.2021 Язмыш

Шәүкәткә — хатын, Зәлиягә әни була алмадым

Унынчыда укыганда 8 Мартны бәйрәм итәргә уйладык. Класс җитәкчебез каршы килмәде. Мәктәп тынып калгач, матур киемнәребезне киеп, класска җыелдык. Мин апаның ал төстәге күлмәген кигән идем. Магнитофон тапмаганбыздыр инде, чөнки физкультура укытучысы үзенең гармунда уйнаучы дустын алып килгән иде.

Алар бездән ике яшькә генә олы. Ниндидер уен уйный башладык. Егетләр, кычкырып, кызларның исемнәрен әйтәләр дә, аннан шул кыз белән бииләр. Мине гармунчы егет чакырды. Классташ булмагач, ул, билгеле, минем исемне белми. Шуңа күрә “ал күл­мәкле кызны чакырам” диде. Гармунын физ­­куль­тура укытучысына бирде дә, без әкрен генә бии башладык. Чибәр иде ул, кара чәчле, кара мыеклы. Классташларның күзләре миндә. Бу инде сиңа ун ел бергә укыган малай белән вальс әйләнү түгел.
 
Васил белән әнә шулай таныштык. Озакламый ул армиягә китте. Мин шәф­кать туташы булырга укыдым. Васил көн аралаш хат язды, үзен көтүемне сорады. Көтмимме соң инде, мин бит аны яратам! Сөюемне бөтен кеше беләдер, хәтта көнләшә­ләрдер сыман.
 
Май аеның ямьле бер көнендә Васил армиядән кайтты. Минем Казанда икәнемне чамалап, чәчәкләр тотып, училищеның тулай торагына килде ул. Вахтада утырган Фәрваз ападан кайсы бүлмәдә яшәвемне сораган. Мин үзем генә идем. Ишек ачылып китеп, Васил килеп кергәч, төш күрәм дип уйладым. Мин бит аны авылга туры кайтыр да, шунда гына очрашырбыз дип уйлап йөри идем. Соңыннан ул моның сәбәбен: “Мин сине шулкадәр сагынган идем, авылга кайтырмын да, анда син булмагач, акылдан шашармын дип уйладым”, — дип аңлатты.
 
Бүлмәдәш ике кыз, ишектән башларын гына тыгып карадылар да, икебезне күргәч, каядыр юкка чыктылар. Фәрваз апа минем егетнең нинди чибәр булуын үткән-барганнарга сөйләп, барысында да кызыксыну уяткан икән. Васил белән кич буе бергә булдык. Аның Казанда туганнары юк иде, кунып чыгар урыны да юк. Шуңа күрә Фәрваз апа белән киңәштем дә, аның ай-ваена карамыйча, егетемне бүлмәдә калдырдым. Иртән авылга кайтып киттек. Бер атнадан Василнең әти-әнисе безгә килеп, мине сорап киттеләр.
 
Училищеда соңгы имтиханнар, туй мәшәкатьләре белән җәй сизелмичә дә үтеп китте. Без бик бәхетле идек. Ләкин мин һаман куркып йөрдем: Василдән кемдер аерыр кебек иде. Шуңа күрә аның кулыннан кулымны ычкындырмадым. Хәтта ашны да, күпләрне га­җәп­ләндереп, бер тәлинкәдән ашый идек. Аны миннән тартып алулары бик мөмкин иде шул, әнә бит, дус кызлар ничек көнләшеп карыйлар.
 
Казанда яшәргә уйладык. Уйлау да булмаган инде ул — пропискабыз юк, эшебез юк, торыр урыныбыз юк, булышам дип торган туганнар юк... Йөрәк астымда бала йөрткәнемне әле беркемгә әйтмибез. Аны инде хәзер үк нык яратабыз, аның белән сөйләшәбез. Авырлыклар алдында югалып калмаячагыбызга ышаныч шулкадәр зур, чөнки бер-беребезне өзелеп яратабыз, бер генә минутка да аерыласыбыз килми.
 
Барысы да җайланды тагын. Әнинең ерак туганы бер елга гына пропискага кертте. Васил милициягә, мин больницага эшкә урнаштык. Мин тиз эшли башладым, ә Василне, төрлечә тикшереп, бер ай йөрттеләр, тәртибе шундый диделәр. Соцгородта бик кечкенә генә бүлмәдә яши башладык. Калган ике бүлмә фатир хуҗаларыныкы. Илсөяр апаның безне ни­гә торырга керткәнен башта берничек аңламадым. Бер айдан соң гына, күршеләр колакка чыш-пыш сөйли торгач, башка барып җитте. Фатир ху­җа­сы, Илсөяр апаның ире, төрмәдә утырып чык­кан икән. Әз генә эчсә дә, нәрсә эшләгәнен белештерми, вата-җимерә, сугыша, пычакка ябыша. Шуңа күрә өйдәге очлы, кисә торган бөтен нәрсә яшерелгән.
 
Шәфкать туташы булып эшләгәч, миңа төнлә дә дежурга калырга туры килә иде. Яңа ел бәйрәменә ун көн калгач, мин өйдә юк чакта Илсөяр апаның ире лыгыр исерек хәлдә кайтып кергән. Кулында сыра шешәсе дә булган, ә ул вакытта ше­шәләр пыяладан эшләнә иде. Илсөяр апа аңа нидер әйтмәкче булып авызын ачуы булган, ир ше­шә белән кисәк аның башына суккан. Василнең эштән кайтып юынып йөргән чагы булган. Ванна бүлмәсеннән киенмичә диярлек йөгереп чыккан һәм теге адәм аңа ватык шешә белән берничә тапкыр кадаган. Илсөяр апа идәндә аңсыз яткан. Ирем, шул яралары бе­лән, тумбочка өстендә торган телефон янына килеп, “Ашыгыч ярдәм” чакырта алган. Тик.. Коткара алмадылар бәгыремне, кан күп югалтудан больницада җан бирде...
 
Мин үземне һаман аның белән йөргән кебек хис итәм. Кулга кул тотынышып күккә очтык, җир астына төштек. Чардуган сайладык. Ә ул янымда булмаган вакытларда ми­ңа ак халатлы ниндидер кешеләр, авырттырып, нәрсәдер кададылар.
 
Мин бала тавышы ишеткәч кенә аңыма килдем. Аңа кадәр минем белән нәрсә буласын беркем әйтә алмаган. Врачлар баланың да, минем дә гомерне саклап калу өчен күп тырышканнар.
 
Шулай итеп Василсез тормыш башланды. Әни­ләр мине авылга алып кайтып киттеләр. Баланы имезә алмыйм: сөтем юк. Әле карамыйм да. Бөгәрләнәм дә ятам. Мине больницага салып, яңадан дәваламакчы булалар. Әни елый да елый, бала да елый. Малай Василгә охшаган диләр. Разил исемле. Аңа карыйм да: “Әтиең сине кулына да ала алмады бит”, — дип елыйм.
 
Тормыш үзенекен итте. Әкрен-әкрен генә тернәкләнә башладым. Разилнең үрмәләп йөрүләре, беренче авазлар әйтүе, нәни куллары белән битемнән чәбәкләве дөньяга кайтарды, яшәргә кирәклеген искәртте. Илсөяр апа кызы белән авылга кайтып, хәлләремне белешеп тордылар. Ул эшлә­гән балалар бакчасына шәфкать туташы кирәк икән. Мине шунда урнаштыра алам диде. Разил дә минем янда була ала икән. “Әни үлде, аның бер бүлмәле фатиры буш тора, теләсәң, шунда яши аласың”, — диде.
 
Яшәргә кирәк бит, Илсөяр апаның барлык тәкъ­димнәренә риза булдым. Ләкин теге фатирга беркайчан да аяк басмадым.
 
Мин эшләгән балалар бакчасына Зәлия исемле кыз йөри. Улым белән бер группада алар. Бик еш авырый бу кызчык. Бакчага барыбер ките­­рәләр үзен. Аңа ничек тә ярдәм итәргә тырышам, борынына дару салам, ютәл­дән нәрсәдер эчертәм.
 
Беркөнне Зәлиянең әти-әнисен күреп сөйләшергә булдым. Группа тәрбиячесе аны әтисе китерә, әтисе ала диде. Көтеп алдым бу әти кешене. Кызын нишләп авырган көе бакчага йөртүе турында ипләп кенә сораштым. Ул үзенең чарасыз калганын, Зәлиянең әнисе ярты ел элек, яман чир белән авырып, үлеп киткәнен әйтте. Хатынының әнисе баланы карарга риза, ләкин үз якларына — Чуашстанга алып китәргә тели икән. “Анда китсә Зәлия мине онытачак, бик сирәк күрешәчәкбез”, — диде ул. Бу иргә Ульяновскида акчалы эш тәкъдим итеп, шунда яшәргә чакырганнар икән. Аптырап калган, сигез сәгатьтән дә артыграк эшләргә кирәк ди. Кызы белән дә аерыласы килми. Берәр хатын-кыз Зәлияне карап торырга ризалашса, бәхилләтер идем ди. Казан белән Ульяновски арасы әлләни ерак түгел, кайтып йөреп тә була ди.
 
Мин дә, ачылып китеп, Шәүкәт исемле бу иргә үземнең аянычлы-көенечле тормышымны сөйләдем. Аның фатиры балалар бакчасы янәшәсендә генә икән. Ә мин улым бе­лән шәһәр читеннән ки­леп йөрим. Шулай итеп, Шәүкәт өенә күченеп, үземнең улым белән аның кызын да карый башладым. Балалар, бер-берсен белгәнгә, әлләни авыр булмады. Минем белән бакчага бардылар, минем белән кайтып йөрделәр. Бу хәл әнигә генә ошамады: “Бу кечкенә кызның әтисе сиңа кем һәм син аңа кем?” — диде ул.
 
Шулай дүрт ел үтеп китте. Зәлия, улымнан күреп, миңа әни дип эндәшә башлады. Балалар мәктәпкә керер алдыннан Шәүкәт Мәскәүдә яхшы эш табуын хәбәр итте. Анда квартира сатып алырлык акчасы да җыелган икән. Мин риза булсам, шунда күченергә икән исәбе. Әнинең сүзләре искә төште. “Мин сиңа анда кем булырмын соң, Шәүкәт?” — дип сорадым. Күзләремә карады да: “Алдагы тормы­шымда сине хатыным итеп күрәсем килә”, — диде.
 
Төнне йокысыз үткәрдем. Күз алдыма Васил килде. Аның белән булган бәхетле көннәр беркайчан да кабатланмас инде... Шәүкәткә — хатын, Зәлиягә чын әни була алмадым. Ихлас була алмам дип курыктым. Ике көннән, әйберләремне җыеп, элек торган фатирга күчендем. Саубуллашыр алдыннан Шәүкәт барысын да уйлап чылтыратырга кушты.
 
Мин аның телефон номерын беркайчан да җыймадым. Бары Зәлия белән генә аралаштым. Ул безгә шулкадәр ияләнгән иде, беренче елларны бик сагынды. Мөмкинлек булу белән Шәүкәт аны безнең янга алып кайтты. Тора-бара очрашулар сирәгәйде, чөнки Шәүкәт пар табып өйләнде. Хатыны беркайчан гаилә кормаган карт кыз диделәр. Нишләптер миннән көнләшкән ул. Бала караучы гына булдымы икән ул дип шикләнгән, имеш.
 
Ләбибә. Казан.
Фото: пиксабай

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 29.10.2021
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»