поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
28.10.2021 Мәдәният

Милли музейда 1945 елгы билгесез Берлинны күрсәтәчәкләр

2 ноябрьдә 16.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музеенда "Билгесез Берлин. 1945 елның мае» күргәзмәсе ачылышы узачак. Еврей музее һәм толерантлык үзәгенең (Мәскәү) әлеге мәдәни-агарту проекты Җиңүнең 75 еллыгына әзерләнгән була. Тәкъдим ителгән фотографияләр элек бастырылмаганнар.

45нче елның язында Берлинга Совет армиясе белән бергә фронт операторлары һәм фотографлар керә. Үзләре сугыш тәмугын узган кешеләр Җиңү хроникасын теркәгәннщр. Алар арасында күргәзмәдә күрергә мөмкин булган фотосурәтләр авторлары да була.

Валерий Гинзбург (1925-1998) үз теләге белән фронтка китә, авыру сәбәпле кире Мәскәүгә кайта. 1945 нче елда ВГИК аны Берлинга Берлин киностудиясе материалларын карарга җибәрә. Нәкъ менә шул вакытта Валерий бомбалар төшеп җимерелгән шәһәрнең фотосурәтләрен ясый: Бранденбург капкалары, Рейхстаг, Берлин кафедраль соборы, Курфюрстендамм бульвары.

Илья Аронс (1910-1983) ВГИК укытучылары һәм студентлары арасында үз теләге белән Мәскәүнең халык ополчениесенә китә. Сугышларда катнаша, Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә, Берлинга кадәр барып җитә. Аның рәсемнәренд - маршаллар Георгий Жуков һәм Константин Рокоссовский, кинооператор Роман Кармен һәм шагыйрь Константин Симонов, Эльбада очрашу һәм сиреналар гөрелтесеннән туйган берлинлылар тыныч тормышка әйләнеп кайта гына башлаган 1945 нче ел язының Германия башкаласы урамнарыннан репортаж фотосурәтләр.

Күргәзмәдә тамашачы үзе өчен кадрлары сугышның нинди афәтләр алып килүен күрсәткән талантлы фронтовик операторларның исемнәрен ача.
Барлык фотоларны да шәхси архивлардан Аронс һәм Гинзбург варислары тәкъдим итте. 2020 елда күргәзмә Яһүд музеенда һәм толерантлык үзәгендә ачыла, аннары Самара һәм Ярославльдә уза.

Килүчеләр игътибарына шулай ук проектның сайланма фотосурәтләре белән may9.jewish-museum.ru онлайн-платформасы һәм ачык онлайн-программа тәкъдим ителә.

Күргәзмәгә 1 декабрьгә кадәр Татарстан Республикасы Милли музее билетлары белән кереп була.


---
Милли Музей
№ --- | 28.10.2021
Милли Музей печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»