поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
24.11.2010 Җәмгыять

Җәмилә Кобякова: Мин һәрвакыт берләшмәгәнне берләштерергә яраттым

В. Зайцевның мода лабораториясе үз эченә мода осталарын алган. Ул һөнәрләре буенча гамәли белемнәрен арттыру өчен яшь белгечләргә аспирантура булып тора. 20 нче гасырның 90 нчы еллары уртасында оешкан. Бик азлары гына анда белем алганнар. Алар арасында ислам динен тотучы хатын-кызлар да бар. Аларның берсе – Русулан Җәмилә Кобякова. Мин аңа мода мәсъәләләренә кагылышлы берничә сорау белән мөрәҗәгать иттем.

– Сезгә нинди юнәлеш якын?

 

– Миңа «этника» юнәлеше якын, тукымалар, принтлар, фактурларның катлаулы төзелешләрен яратам. Шулай ук, 20 нче гасыр башындагы Кутюрье (К. Шанель, П. Пуаре, М. Вионне) иҗадын да үз итәм. Бигрәк тә стильләрне берләштерергә яратам. Бу эклектика, дип атала.

 

– Сез кемнәр өчен кием тегәсез?

 

– Мин мөселман киеменең дизайны белән инде 10 ел шөгыльләнәм. Кагыйдә буларак, клиентларым җитешле тормышлы гаиләләрдән чыккан белемле хатын-кызлар. Дөньякүләм модасының үсешенә дә күз салырга була, бу төскә дә, бизәлешкә дә кагыла, боларның барсын да кулланырга була, ләкин шул ук вакытта үзеңнең фикерең дә калырга мөмкин. «Лаборатория13» проекты кысаларында мин кешеләргә күрсәтер өчен киемнәр тегәм. Аларны мөслимәләр генә түгел, ә башка хатын-кызлар да киеп йөри ала. Мин бер генә нәрсәдә тукталып калмыйча, үсәргә телим.

 

– Сез ничек дизайнер булырга уйладыгыз? Бәлки, ул балачактан ук килгәндер?

 

– Ата-анам миңа һәръяклап үсәргә мөмкинлек бирделәр: музыка һәм сәнгать мәктәпләрен тәмамладым, балет һәм милли биюләр түгәрәгенә йөрдем. Шулай ук, мәктәпне дә гел бишле билгеләренә генә тәмамладым. Шул ук вакытта тегә дә башладым. Буйга җиткәч, үзем өчен киемнәр тегә башладым, хәтта үземнең махсус гардеробым барлыкка килде. Әниемнең иске киемнәрен алып, шулардан яңа киемнәр булдырдым. Тора-бара минем бу эшемне иптәш кызларым да сизеп алды. Аннары алар миңа мөрәҗәгать итә башлады. Мин шунда ук кызыклы модельләр уйлап чыгара идем. Ул вакытлар бик күңелле үтте. Мин киемнәрне «total look» дәрәҗәсенә җитәрлек итеп кушарга яраттым.

 

– Бу һөнәрне сайлаганда ата-анаң йогынты ясадымы?

 

– Юк, чөнки алар фән хезмәткәрләре. Алар минем табиб булуымны теләделәр, ә мин исә балачакта космонавт булырга хыялландым. Ләкин алар мине бернәрсәгә дә мәҗбүр итмәделәр. Алар өчен иң мөһиме – минем исән-сау яшәвем. Мин гыйлем алырга яратам, шуңа күрә берничә белгечлегем бар: югары икътисади, тегү-технологик көллияте, ислам мәдрәсәсе, кием дизайны.

 

– Сез нинди кием булдырырга теләр идегез: эксклюзивмы, әллә күпчелек сатып алучылар өченме?

 

– Мин күпчелек сатып алучылар өчен кием тегү белән мавыкмыйм. Аны башкалар эшләсеннәр. RUSIKO by Jamilya маркасының икенче линиясен булдырырга җыенам. Эксклюзив булдырыр өчен, прет-а-порте киемнерен тегәргә җыенам.

 

– Бүгенге көндә мөселман дизайнеры булу авыр түгелме?

 

– Миңа бик җиңел. Уйлап чыгарган нәрсәләрне тиз арада тормышка ашырырга телим. Миңа беркем дә комачауламый. Быел мин»Лаборатория13» проектындагы Russian Fashion week мәйданына чыктым.

 

– Укытучы буларак, Зайцев турында да берничә сүз әйтеп китмәссезме икән?

 

– Вячеслав Михайлович – беренче чиратта, бик яхшы кеше. Ул чын белгеч, Кутюрье буенча андый рәссамнарны бөтен Россия буенча табуы да кыен. Үз эшен бик яхшы белә. Ул үзе гади гаиләдән, тумышы белән Иваново өлкәсеннән. Ивановодагы текстиль академиясен тәмамлаган. Хәтта салкын сугыш елларында да аның киемнәрен Парижга илткәннәр. Пьер Карден Слава белән танышыр өчен СССРга махсус килгән. Вячеслав Михайлович – олуг рәссам. Ул үзенең белемен яшьләргә калдыра. Аның «Мода лабораториясе» – дизайн буенча тулы белем бирүче бердәнбер урын. Аның үз тупланмалары да бар.

 

Сез нәрсәдән илһам аласыз?

 

– Тормыштан, әйләнә-тирә мохиттән, китаплардан, тарихтан, музыкадан һәм башка нәрсәләрдән. Миңа һәрвакыт төрле фикерләр килә. Барысын да тормышка ашырырга вакыт җитми.

 

– Сезнеңчә, яңача киенгән мөслимә нинди булырга тиеш?

 

– Үз-үзенә ышанучан, киемендә үзен уңайлы итеп хис кылсын. Аллаһы Тәгаләнең фарызларын үтәсен. Чын хатын-кыздан уңай энергия килеп тора.

 

– «Әл-Мәгриб» тупланмасы илнең күп кенә җирләрендә булды. Ничек барлыкка килде ул?

 

– Ул «Лаборатория модасы»нда барлыкка килде. Ул минем диплом эшем булды. Чыганакны Арт-деко стильле кием киеп йөрүче 20 нче гасыр башында яшәгән хатын-кыздан алдым. Аны М. Вионне, К. Шанель, П. Пуаре барлыкка китергәннәр. 20 нче гасырның 20 нче еллары – матурлык, Көнчыгыш белән кызыксыну еллары иде. Мин болардан мөселман киемнәрен булдырдым. Мәгриб сүзе дә Ерак Көнчыгышны аңлата. Шулай ук, Төньяк Африка кайчандыр Франция колониясе булып торган, шуңа күрә, ул илнең дә йогынтысы булган.

 

– Шанельдән сез нәрсә алдыгыз?

 

– Бу хатын-кыз киемнәр буенча да, хатыннарның үз-үзен тотышлары буенча да инкыйлаб ясады. Хатын-кызлар озын итәкләрдән арындылар. Гасырлар буена килгән бәйлелектән дә котылганнар алар. «Стиль патшабикәсе булыр өчен кушылмаганнарны кушарга кирәк», – диде Шанель. Ул үз алдына ике максат – уңайлылык һәм мәхәббәтне куйды.

 

– Сез ничек уйлыйсыз, Россиядә мөселман модасын үстереп буламы?

 

– Башта гадәти генә җиңел сәнәгатьне булдырырга кирәк, ә аннары мөселман модасы хакында да кайгыртырга була.

 

– Киләсе тегеләчәк кием рәвешләре ничегрәк булыр?

 

– Кавказ милли киемнәре рәвешендә булдырырга телим.

 

– Алга таба тагын нинди планнарыгыз бар?

 

– Беренче чиратта, Сухумида да Мода йортын ачарга телим. Pret-a-porte де люксның икенче линиясен булдырырга теләк бар.

 

– Сез Казандагы Islamic clothes бәйгесендә катнашып, призлы урынны яуладыгыз. Ул сезне яңа ачышларга этәрдеме?

 

– Мөселман хатын-кызлары заманага карап үзгәрә. Яңа проектлар бар, ләкин алар әле үсеш юлында гына. Бу эшкә чын белгечләр генә тотынырга тиешләр, шул вакытта гына уңыш елмаер. Шуңа бу проектка уңыш телим. Бу эшне алга таба да дәвам итәргә кирәк.

 

– Казан хакында сез нинди фикердә калдыгыз?

 

– Матур итеп төзелгән борынгы кала. Урамнары, архитектурасы бик күркәм. Кешеләре дә яхшы. Әле тагын бер килергә телим.

 


Диния ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА
Тatar-islam.ru
№ |
Тatar-islam.ru печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»