поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
28.10.2021 Язмыш

"Берничә көн еладым да еладым. Мин бит гомерем буе улым өчен яшәдем"

Әнинең әнисе дә, әтинең әнисе дә кара көз якынлашканда кыш чыгарга безгә ки­ләләр иде. Ул вакытта өйләр утын ягып, мич белән җылытыла. Ялгыз яшәгәч, аларга мич­кә ягулары да авыр булгандыр инде. Без дә авылда яшибез үзе, ләкин без­нең авыл тирә-юнь­дә иң зурлардан санала.

Элек хәтта район үзәге булган ул. Әти бер оешманың җитәкчесе. Өебез ташкүмер белән җытытуга көйләнгән. Әни больницада эшли. Өйгә, арып-талып, кич кенә кайта. Ике әби дә аның кайтканын көтеп утыралар. Утырып чәй эчеп ал­ганнарын хәтерлим, әмма аш, ботка яки коймак булса да пешергәннәре булмады.

Әни эшкә киткәндә алар йоклаган урын-җирләрне җыеп, чәй эчәргә тәмле камыр ризыкларын табынга куеп калдыра иде. Ураза вакытында да шулай. Башта аш өс­тәленә барлык ризыкны тезә, аннан әби­ләрне сәхәр ашарга уята. Күпме хезмәт, күпме сабырлык-түземлек, күпме киң күңеллелек сорый торган эшләр бит бу! Ул чор кешеләренең барысы да олыларга карата шундый игътибарлы, ихтирамлы булдымы икән?..

Хәзер улың өйләнсә, үзең “килен”гә әйләнәсең. Менә мин дә баламны берүзем үс­тердем. Әтисе эчә, тәмсез телле иде. “Улым боларны күреп үсәргә тиеш түгел”, — дип уйладым да, аерылырга гариза яздым.
 
Улым бик акыллы булып үсте. Ике эштә эшләп, югары белем алырга булыштым. Аннан әйбәт кенә эш тапты. Андый егетләрне кызлар бик тиз күреп ала. Минекенә дә ия табылды. Башта шул кыз белән язылышмыйча минем янда яшәделәр дә, бер айдан чит фатирга чыгып киттеләр.
 
Берничә көн еладым да еладым. Өйне җыештырмадым, ашарга пешермәдем. Мин бит гомерем буе улым өчен яшәдем. Ә монда күңелдә бушлык барлыкка килде. Бүлмәдәш хезмәттәшем суырылып калган йөземә карап: “Песиебезнең бер баласын беркая урнаштыра алмыйбыз, зинһар, үзе­ңә ал”, — дигәч, “юк” дип әйтергә базмадым.
 
Шулай итеп, өйдә миңа иптәш барлыкка килде. Песи баласы белән бергә йоклыйбыз. Ул мине ишек төбенә килеп озатып кала, каршы ала. Зарларымны, колагын торгызып, тыңлый. Миңа мондый тормыш хәтта ошый баш­лады. Шулай яшәп ят­канда улым чылтыратып: “Әни, без кире кайттыйк әле, бер айдан оныгың туарга тора, ковид аркасында бөтенебезне өйдән эшләүгә күчерәләр, бала булгач, фатирга түләү дә артачак”, — диде. Үз балаңа “юк” дип ничек әйтәсең инде?!
 
Бергә яши башладык. Башта килен мин корсаклы дип, аннан бала карыйм дип берни эшләмәде. Мин ашарга пешерәм, савыт-саба юам, өй җыештырам. Килен беркөнне: “Бу йонлач песиеңне бүлмәңдә тот, шунда ашат”, — диде. Имеш, балада аллергия башлануы бар. Бүлмәмә кердем дә еладым. Җанлы песи бит ул, уенчык түгел, фатир буенча йөрергә гадәтләнгән. Чыгармасаң, хәзер ишекне тырный башлый. Инде эшкә чыгып китәр алдыннан, песи белән бер-бер хәл кыла күрмәсеннәр дип, курка башладым. Җитмәсә, киленнең әнисе дә чылтыратып: “Кодагый, сиңа бала жәлме, песиме?” — диде, ачулы тавыш белән. Мин нинди йөрәк белән песине урамга чыгарып җибәрергә тиештер инде?..
 
Финания. Түбән Кама
Фото: пиксабай

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 28.10.2021
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»