|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.10.2021 Хәвеф-хәтәр
Әниләре бикләп киткән 4 баланы күршеләре тәрәзә аркылы ашатаИркутск өлкәсенең Братск шәһәрендәге Осиновка бистәсендә әни кеше дүрт баласын фатирда бикләп калдыра. Балаларга азык-төлекне күршеләре бауга бәйләп, тәрәзә аша биреп тора. Балаларга азык-төлек биргән мизгелләрне күрше-күлән видеога төшереп торган. Нәни малайлар фатир тәрәзәсеннән бауны аска төшерә. Күрше хатыны пакетны бауга бәйли һәм малайлар аны тартып алып менә.
Аларның иң олысына 10 яшь, кечесенә бер яшь. Малайлар инде берничә көн ач утыралар. Әниләре исә чыгып китеп югалган.
«Әни китте, без үзебез генә өйдә утырабыз», — ди алар.
Бу хәлне күргән хатын полициягә мөрәҗәгать итә. Алар коткаручылар чакыра һәм малайларны тәрәзәдән алып чыгалар. Балаларны табибларга тапшырганнар. Хәзер аларны тәрбияли алырдай туганнарын эзлиләр. 31 яшьлек әни кешене соңрак эзләп табалар һәм полициягә алып киләләр.
--- |
Иң күп укылган
|