|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.10.2021 Мәдәният
"Юбилеен билгеләп үтүче Гөлзада Сафиуллина, кайберәүләр кебек, шаулап йөрми, һәр гамәле тыйнак"Күренекле җырчы һәм актив җәмәгать эшлеклесе Гөлзада Сафиуллина республикабызда мәгълүм шәхес. Аның җырлары радио һәм телевидение буенча даими яңгырый. Гөлзада Татарстан күләмендә оештырыла торган күп кенә чараларның башлап йөрүчесе дә. Ул халкыбызның рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә үзеннән сизелерлек өлеш кертеп килә. Без Гөлзада Гомәр кызы Сафиуллина белән якташлар, икебез дә Арча районыннан. Район җитәкчелеге үткәрә торган чараларда да бергә катнашабыз, даими аралашып яшибез. Мин Казан телевидениесендә эшләгәндә Г.Сафиуллина тапшыруларда бик еш катнаша иде. Мин ул вакытта ук инде якташымның халкыбыз тарихын яхшы белүенә, үзе тотынган һәр эшне җиренә җиткереп башкаруына соклана идем. Бу көннәрдә Гөлзада үзенең юбилеен үткәрә. Әмма кайберәүләр кебек шаулап йөрми, һәр гамәле тыйнак. Гомумән ул үзен пропагандаларга яратмый торган шәхес.
Г.Сафиуллина Арча районының Шекә авылында 1946 елның 8 сентябрендә туа. Бу авыл бик кечкенә, әмма матур.
— Гаҗәп матур, — дип искә ала аны талантлы якташым. — Өч яктан урман әйләндереп алган. Мин бәләкәй чакта биредә 11 чишмә бар иде. Без аларны һәрвакыт карап, чистартып тордык.
Минем туган авылым Иске Йортта да чишмәләр берничә иде. Алар суының тәмле булуы гомер буе хәтеремдә. Авылга кунакка кайткан һәркем үзе белән чишмә суы алып китми калмады. Гомумән Арча ягы чишмәләре чиста сулы. Район хакимиятенең элеккеге җитәкчесе Вәгыйз Минһаҗевның моңа игътибар итүе, су сату буенча «Вамин» ширкәте оештыруы гаҗәп түгел.
Гөлзада гаиләдәге сигез баланың дүртенчесе була. Әтисе фин сугышында катнаша, яраланып кайта. Бөек Ватан сугышы чорында туган авылында колхоз рәисе булып эшли. Җиңү көнен дә нык шатланып каршы ала. Фин сугышыннан ул үзе белән ракетница алып кайткан була. Шуның белән әтисе салют оештыра, аның очкыннары тиеп, эт оясын яндыра. Зур тавыш чыга. Гомәрне өендә рөхсәтсез корал саклауда гаеплиләр һәм төрмәгә утыртып куялар. Бу вакытта Гөлзадага әле бары биш яшь кенә була.
Билгеле булганча, сугыштан соңгы елларда авыл ачыга. Колхозда эшләгән өчен хезмәт хакы түләнми. Салымнар бик зур була. Һәр гаиләне мәҗбүриләп заемга яздыралар. Шуңа күрә авыл балаларына кечкенәдән үк җигелеп эшләргә туры килә.
Гөлзаданың истәлекләренә караганда әтиләре бик кырыс кеше була. Аның белән бәхәсләшергә ярамый. Һәр мәсьәләгә үз фикере. Әйтте — бетте! Ул кушканча эшләргә кирәк. Киресенчә, әниләренең характеры бик йомшак була. Шуңа күрә гаиләдә һәркем әтиләреннән куркып яши. Әмма ул һәр эшне бик оста башкара, башкалардан да шуны таләп итә, балаларын да шул эшләргә өйрәтә. Ул тире эшкәртә, алардан киемнәр тегә, агачтан төрле әйберләр ясый.
Гөлзада кечкенәдән үк җырларга, биергә, концертларда чыгыш ясарга ярата. Хәтта үзе генә дә тулы концертлар әзерли. Әмма әтисенә аның бу гамәле ошамый. 14 яшендә кеп-кечкенә кыз фермага сыер савучы булып урнаша. Аңа 12 сыер беркетелә. Ул чорда һәр эшне кулдан башкарырга туры килә әле. Бернинди техника булмый.
Белеменең аз булуы да борчый Гөлзаданы. Ул фермада эшләү белән бергә Кенәр авылындагы кичке яшьләр урта мәктәбендә укый. Аны уңышлы тәмамлап чыга, кечкенәдән халык алдында да чыгышлар ясап үскәнгә, тормышын эстрада белән бәйләргә хыяллана. Фәннәрне яхшы үзләштерүен, тырышлыгын күреп, укуны тәмамлагач мәктәп директоры аңа берәр институтка керергә тәкъдим итә. Әтисе исә кызын авылдан җибәрергә теләми, авылда да эш җитәрлек дип саный.
Шулай да Г.Сафиуллина Казан ветеринария институтына китеп бара. Биредә ул 1965-1970 елларда укый. Казанда укыган вакытта үзешчән сәнгать түгәрәкләренә йөри. Аны сәхнә һаман да үзенә тарта. Институтны тәмамлагач, яшь белгеч Үзбәкстанга эшкә җибәрелә. Анда кошчылык фабрикасында ветеринария табибы булып эшли. Өлкән буын вәкиләре хәтерлидер, ул чорда уку йортын тәмамлаган белгечнең 2-3 ел шунда эшләве мәҗбүри итеп куелды. Хәзерге кебек яшьләргә кулына дипломын тотып эш эзләп йөрергә туры килмәде. Эш урыны да, хезмәт хакы да, яшәү өчен фатир да алдан ук әзерләп куелды.
Үзбәкстанда да Гөлзада сәнгатьне ташламый. Ахунбаев исемендәге мәдәният сараендагы үзешчән сәнгать түгәрәкләрендә катнаша. Үзешчән драма түгәрәген җитәкли. Шул ук вакытта Ташкент театр институтының режиссерлык бүлегендә дә укый. Ләкин аны туган яклары тарта. 1973-1980 елларда Самара, Оренбург, Ульяновск филармониясендә нәфис сүз остасы һәм җырчы буларак таныла. Сәләтен шомарта, тормыш тәҗрибәсен туплый.
1980 елда Гөлзада Казанга кайта, Татарстан дәүләт филармониясендә вокалист буларак эшли башлый. Илһам Шакиров һәм Әлфия Афзалова төркемнәрендә чыгышлар ясый. 1985 елда Гөлзаданы яшьләрнең һәм студентларның бөтенсоюз фестиваленә делегат итеп җибәрәләр. Яшьләрне эстетик тәрбияләүгә керткән хезмәтләре өчен Татарстан республикасының Муса Җәлил исемендәге яшьләр премиясе тапшырылу да Г.Сафиуллина эшчәнлегенә югары бәя була.
М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында эшләгәндә Гөлзадә үз төркемен оештыра, үзенең бик сәләтле җитәкче булуын күрсәтә. Әмма моның белән генә дә чикләнми яшь талант. 1990 елда аның «Мирас» дип исемләнгән кече ширкәте барлыкка килә. Гөлзада оештырган ширкәт байтак хәйрия чаралары да үткәрә.
Г.Сафиуллина гастрольләрдә Нью-Йоркта, Вашингтонда, Байконурда чыгышлар ясады. Италия, Греция, Франция, Мальта, Кипр, Мисыр, Израиль һәм Төркия буйлап Бөтендөнья мәдәният миссиясе составында татар җыр сәнгатен пропагандалады. Һиндстан тамашачысына татар мөнәҗәтләренең сихри көчен күрсәтте. Сингапурда, Малайзиядә, Нидерландта, Тын океан төбәгендәге һәм Европаның күп кенә илләрендә Гөлзада чыгышлары бик җылы каршылана. Кырымда «Сөембикә варислары» яшьләр һәм балалар фестивален оештыручы һәм аның жюри рәисе буларак та Гөлзада тарихка кереп калды. Шулай итеп аерым оешмалар башкара торган хезмәтне якташым берүзе диярлек тормышка ашырды.
Г.Сафиуллина һәрвакыт үз алдына билгеле бер максат куеп эш итә. Максатына ирешү юлларын эзли. Ул бик тырыш, зирәк акыллы булуы белән дә башкаларга үрнәк. Актриса тормышны яратып яши, аның һәркем өчен тагын да матуррак булуы өчен тырыша. Сәхнәдә генә түгел, көндәлек тормышында да Гөлзада башкаларны сокландырырлык итеп матур, пөхтә киенеп йөри. Аның калфагы ерактан ук күренә, һәркемнән аерып тора кебек. Шул ук вакытта якташым бик тыйнак та. Ирешкән уңышлары гаҗәеп күп булса да, мин аның мактанганын, үзен башкалардан өстен куеп сөйләгәнен хәтерләмим. Бүген сәхнә юлына беренче адымнарын ясаучылар өчен аның эшчәнлеге үрнәк булып тора. Ул яшьләрне һөнәр серләренә генә түгел, башкалар өчен файда китереп яшәү серләренә дә өйрәтә кебек. Аның репертуарында халкыбызның бөеклегенә, гүзәллегенә багышланган җырлар да бик күп.
— Мин татар халык җырларының, төрки халыклар җырларының сакланып калуын, киләчәктә дә аларның зур сәхнәләрдән яңгыравын телим, — ди Гөлзада. — Өлкәннәрдән яшь буынга символик күпер булса икән. Халык җырлары безнең йөрәк түребездән чыга бит. Халык җырларын өйрәнү өчен әллә ни белем дә кирәкми. Бары тик теләгең һәм тырышлыгың гына булсын. Ул болай да һәркем күңеленә якын.
Алдарак билгеләп үткәнемчә, Г.Сафиуллина дөньяның бик күп илләрендә булырга өлгергән инде. Шулай да Гөлзада Төркияне бигрәк тә үз итә икән. Истәлекләренә караганда, ул бу илдә ун тапкырдан артык булган инде. Киләчәктә бирегә даими яшәү өчен китәргә теләге дә юк түгел икән.
Гөлзада иң башта Истамбулда концерт биргән. Аннары Анталиядә, Анкарада чыгышлар ясый. Бөтендөнья төрки халыкларының Төркиядә үткән корылтаенда катнаша. Барган саен аның һәр урыны әкияти җир кебек тоела. Аны Урта диңгез буйлары сокландыра. Ноябрь аенда да биредә һәркемнең су коенуы гаҗәпләндерә аны.
Балалар, картлар йортларында да үз кеше Гөлзада Сафиуллина. Бераз гына буш вакыты булуга шулар янына ашыга. Ул аларның һәрвакыт көтелгән кунагы. Халыкның төрле катламнарының тормышын өйрәнүне Г.Сафиуллина үзе өчен дә файдалы саный. Ирешкән уңышлары өчен Гөлзадага Татарстанның халык артисты исеме бирелде.
Артистка динебезне дә хөрмәт итә. Ул һәр көнне биш намазын калдырмаска тырыша. Өч тапкыр хаҗга да барып кайткан.
Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ |
Иң күп укылган
|