|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.10.2021 Җәмгыять
Мисырның кыйммәтле кунакханәләрендә урын җитми. Россия туристлары алып бетергәнРоссия туристлары ноябрь ялларына Мисырның кыйммәтле кунакханәләрендә барлык диярлек урыннарны сатып алган. Бу турыда Россия туроператорлары ассоциациясе (АТОР) башкарма директоры Майя Ломидзе хәбәр итте, дип яза РИА "Новости". "Туроператорлар ноябрь бәйрәмнәре чорында Мисырга турлар буенча рекордлы ихтыяҗ терки. Ихтыяҗ Мәскәү һәм төбәкләрдә локдаун кертү белән бәйле рәвештә артты. Бигрәк тә Мисырның кыйммәтле кунакханәләрендә урын җитмәү күзәтелә. Даими рейслар тулысынча диярлек тулган", - ди Майя Ломидзе, Мисырга чартерлар 9 ноябрьдән генә оча башлаячагы искәртеп.
Туристлык тармагы вәкилләре мәгълүматлары буенча, ноябрь бәйрәмнәрендә Мисырга рейслар 75% тан артыкка тулы. 21 октябрьдән Мисыр кунакханәләренә 70 процент урынына 100 процент йөкләнеш белән эшләргә рөхсәт ителә.
Россиялеләр күпчелектә Мисыр курортларына 7-10 төнгә пакет турларын сатып ала.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|