|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.11.2010 Дин
![]() Зыялыларны җыйган Корбан ашыКазанның “Әл - Мәрҗани” мәчетендә журналистлар, артистлар, язучылар катнашында корбан ашы уздырылды. Мәҗлесне Казан шәһәре имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин: “Әлеге ашның узуына язучы, депутат Туфан абый Миңнуллин сәбәпче. Туфан абый мәчеттә беренче булып зыялылар тарафыннан менә шундый ашлар уздыруны башлап җибәрә”, - дип ачты. Аннары башка зыялылар белән дә мәчетләрдә дога кылып, сөйләшеп - аңлашып үзара эшчәнлек алып барсак иде дигән теләген җиткерде. Чыннанда, “Мәрҗани” мәчетендә төрле катлам вәкилләре белән очрашулар өчен бик тә уңайлы шартлар тудырылган. Шуңадыр да конфернц - залында чаралар даими булып тора. Әмма дин әһелләре аларда өлкән яшьтәге әби-бабайларны гына түгел, яшьләрне, шулай ук депутатларны, язучыларны, артистларны һәм башка зыялыларны да күбрәк күрергә телиләр, күрәсең. Мансур хәзрәт әйткәнчә, мәчет буш торырга тиеш түгел. Язучы Туфан абый Миңнуллинның корбан чалдыруы, шул уңайдан аш әзерләнү бу сүзләрне киң җәмәгатчелеккә тагын бер кат җиткерү, искә төшерү булды төсле.
Үзенә, гаиләсенә, әби-бабаларына, туганнарына, якыннарына атап дога укылгач сүз Туфан абыйга бирелде. Ул менә шушылай матур итеп корбан гаете ашы уздырылуына шатлануын әйтте. “Бер табын артына җыела алабыз икән, бер мәйданга да җыела алырбыз”, - диде. Дөресен әйткәндә, Туфан абый үзе болай ук зурдан аш әзерләнүне көтмәгән дә. Чараны шәкертләр, балалар белән очрашу итеп кенә күзаллаган. Ләкин бу көннәрдә халык корбан чалдыра һәм күп кенә шәкертләр аларга булышырга җәлеп ителгән. Шуңа күрә мәҗлестә алар күпләп катнаша алмады. Балаларга килгәндә исә, “Госмания” мәктәбеннән, Борисоглебский бистәсеннән укучылар килгән иде. Әлеге яшүсмерләр һәм шулай ук "Мәрҗани" мәчетенә йөрүче кызлар, егетләр мөнәҗәтләр әйтеп, мәҗлескә нур өстәде.
Мәҗлестә катнашкан Татарстан җөмһүрияте мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе урынбасары Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб язучының “Мулла” әсәрен искә төшерде. “Меңәр еллык тарихка ия татар әдәбияты дин белән сугарылган. Аның динсез әдәбият өлеше бик кечкенә булып калыр. Туфан абыйның “Мулла” әсәрен күрдек. Бүгенге көндә бик актуаль әсәр. Ислам дине турындагы әсәрләрне тагы да көтәбез. Исламга бәйләп сәяси вакыйгаларны, хәләл һәм финанс турында гына язмыйк. Ислам – хәерлелеккә юнәлгән бер чакыру. Динебезнең менә шул асылын ачып биргән әсәрләр күбрәк булуын телибез”, - диде ул.
Рәшидә абыстай Исхакый исә ашта җәннәткә “бушлай путевкалар” өләште. “Кыямәт көнендә иң әүвәл соралачак гамәлебез – намаздыр. Намаз укыган кешенең күңеле тыныч, догасы кабул, ризыгында бәракәт һәм тәнендә сәламәтлек булыр”, - дип ашка килүчеләргә “Намаз уку тәртибе” дип аталган китапчыкларын бүләк итте.
Мөселман календарьларын нәшер итүче Фәния Хуҗиәхмәт Туфан Миңнуллинны иң шәп вәгазьче дип атады. “16 театр бер тоташтан 18 спектаклен күрсәтте. Без аны кыю депутат, язучы дип кенә беләбез, ул чын мәгънәсендә вәгазьче дә. Моңар ышану өчен “Сөяркә” спектаклен карау да җитә”, - диде. Сүзен: “Безгә “Туфан театры” кирәк. Шул хакта аның үзенә әйткән идем дә, “Булганнарына йөрсеннәр”, - диде. Әмма без Әлмира ханым белән тотынсак, моны болай гына калдырмабыз әле”, - дип бераз шаяруга күчеп җөпләде.
“Мөслимә” оешмасы җитәкчесе тынгысыз җан Әлмира апа Әдиятуллина үз чиратында моннан берничә дистә еллар элек дини, милли мәҗлесләр оештырып йөрү турында уйлый да алмавы хакында әйтте. “Хәзер Корбан гаете - ял көне булды. Монда Туфанның да роле зур. Татарстанның алга чыгуында ул зур тырышлыклар куючы депутат. Аның мәңгелек сәфәргә чемоданымны ачып куйдым, дигән сүзләрен ишеткәч күзләремә яшь тулды. Һәркайсыбыз изге сәфәргә “чемоданнарыбызны” изге гамәлләр белән тутырырга әзерләник”, - диде.
Ул арада намазга чакырып борынгы мәчет манарасыннан азан тавышы яңгырады... Корбан ашы изге теләкләр әйтеп, дога уку белән тәмамланды.
Айзирәк ГӘРӘЕВА |
Иң күп укылган
|