|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.10.2021 Җәмгыять
Коронавирус белән авырган кешеләр өчен акча өч тапкыр арттырылаКиләсе елда коронавирус белән авырган кешеләргә диспансеризация өчен чыгымнар күләме өч тапкыр арттырыла. Ул компьютер томографиясе һәм МРТ, коронавирусны ачыклый торган тестларны үткәрүне арттыру күздә тота. «2022 елда пациентлар тернәкләндерүне сырхауханәләрдә уза алачак. Комплексы тернәкләндерү 18 мең сум торачак», — диде Татарстанның Мәҗбүри медицина иминияте фонды җитәкчесе Алсу Мифтахова Дәүләт Советының 26 нчы утырышында.
Алсу Мифтахова сүзләренчә, компьютер томографиясе һәм МРТ, коронавирусны ачыклый торган тестларны үткәрүне арттыру күздә тотыла. «Ковид йоктырган пациентларның стационар шартларда һәм өйдә дәваланганы өчен түләү федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды акчалары хисабына гамәлгә ашыралачак», — диде.
Ул ковид кичергән пациентларның сәламәтлеген тикшерү өчен быел резерв фонды хисабыннан РФ Хөкүмәте 72 млн сум бүлеп биргәнен әйтте. Киләсе елда тирәнтен диспансеризация өчен өч тапкыр күбрәк — 231 млн сум бүлеп биреләчәк, дип яза Татар-информ.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|