поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
25.10.2021 Җәмгыять

Самараның “Яктылык” татар мәктәбе көзге өмә оештырды

Үткән шимбәдә Самараның “Яктылык” татар мәктәбе дә көзге өмә оештырган иде. Балалар да, ата-аналар да күптән инде матур гадәткә әверелгән әлеге чарада бик теләп катнашалар.

Менә бүген дә иртәнге сәгать сигездә мәктәп тирәсе инде шау-гөр килеп тора иде. Өмәчеләр мәктәп ишегалдын җыештырдылар, чәчәк клумбаларын тәртипкә китерделәр, тәҗрибәле бакчачы Асия Сәйфетдинова җитәкчелегендә күпьеллык чәчәкләр утырттылар.
 
Өмәчеләр, һәрвакыттагыча, мәктәп йортын гына түгел, янәшәдәге йортларда да чисталык урнаштыралар. Ике-өч сәгать өчендә квартал эче шактый үзгәрде, матурайды. Йөздән артык капчыкка тутырылган чүпне чыгару өчен зур йөк машинасы да килеп җитте, моны да ата-аналар үзләре кайгырткан. “Күрше хакы - Тәңре хакы”, дигән әйтем бар татар халкында. Беренчедән, әлеге өмәләр балаларны кечкенәдән эшкә, чисталыкка өйрәтсә, икенчедән, күршеләр белән тату яшәүнең әһәмиятен күрсәтә. Әйләнә-тирә мохитың якты һәм матур, янәшәңдә дуслар булса, дөньяда яшәве дә рәхәт бит”, - ди мәктәп директоры Радик Газизов.
 
 
“Яктылык” тирәсендәге йортларда яшәүче халык көзге-язгы өмәләрне көтеп алалар, кемдер булыша, булдыра алмаганнары укучыларга һәм укытучыларга рәхмәт укып торалар. Быел татар мәктәбе активистлары йортлар ишегалларында, балалар бакчасы тирәли юкә һәм каен агачлары да утырттылар. Үсентеләрне “Яктылык” мәктәбен тәмамлаган, ә хәзер Самара шәһәре администрациясенең Шәһәр хуҗалыгы һәм экология департаментының урман хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Усман Гаффаров алып килгән иде. Агачлар утыртуда мәктәп директоры да катнашты, үсенте утырту өчен чокырны дөрес итеп казу ысулларын күрсәтте.
 
Өмәгә мәктәпне быел тәмамлаган укучылар да килгән: “Яңа уку йортларына күнегеп бетә алмыйбыз әле, “Яктылык”ны, яраткан укытучыларыбызны сагынабыз”, - диләр.
 
Өмәдә “Зеленая Россия” Бөтенроссия экологик иҗтимагый хәрәкәтенең региональ бүлекчәсе рәисе Владимир Семенов та катнашты: “Татар мәктәбе укытучылары һәм укучылары белән мин быел гына таныштым, ләкин аның иҗтимагый эшләрдә актив булуын күптән ишетеп белә идем, - дип башлады сүзен Владимир. - Уку елы башында “Зелененький” утравында узган экологик акциядә “Яктылык” эшләрен күреп, таң калдым. Тырыш ата-аналар, тәртипле, тыйнак балалар барысы да бер тату гаилә сыман. Мәктәп директоры Радик Рәвгатович белән арашлашкач, мондый иҗтимагый эшләрдә катнашу мәктәп укучылары һәм ата-аналар өчен гадәти күренеш булуын аңладым. Афәрин! Минемчә, бу тәҗрибәне башка мәктәпләргә дә таратырга кирәк. Яшь буын кешеләре туган ягыбызны яратып, табигатьне саклап яшәсен иде. Җир шарының киләчәге безнең кулларда”, - диде әңгәмәдәшем.
 
 
 

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА
Бердәмлек
№ --- | 25.10.2021
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»