поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
25.10.2021 Дин

«Никах уку болар өчен семейный бизнеска әйләнгән икән»

Моннан берничә ел элек Казан мәчетләренең берсендә никах мәҗлесендә катнашырга туры килде. Мулла матур гына итеп никах укыды, махсус бүлмәдә мул гына табын да әзерләнгән иде. Өстәл янына утырыр алдыннан кияү егетенең әтисе мулла янына килде дә: «Хәзрәт, укыган өчен сезгә күпме түлисе?» – диде.

Мулла бераз уңайсызлангандай итте, ә аның янында басып торган бер хатын: «Аның үз таксасы бар, фәлән мең сум түләгез!» – дип кырт кына әйтте дә куйды. «Фәлән меңе» шактый зур акча иде аның. Шуның өстенә, янында басып торган хатын мулланың хәләл җефете булып чыкты.
 
Кияүнең әтисе уңайсызланып калды, ә кунакларның берсе әкрен генә тавыш белән: «Никах уку болар өчен семейный бизнеска әйләнгән икән», – дип куйды.
 
Бу вакыйга еллар узып та онытылмый. Онытылыр иде дә, хәтер яңартырлык хәлләр турында сүзләр колакка, сирәк булса да, кергәләп тора.
 
Күптән түгел Балтачка барып, тарихчы, шагыйрь Гарифҗан абый Мөхәммәтшин белән сөйләшеп утырырга туры килгән иде. Авылдашы, Арбор мулласы Мотыйгулла хәзрәт турында күңелдә уелып калырлык гыйбрәтләр сөйләде ул. Атеизм чәчәк аткан, дингә, дин әһелләренә каршы көрәш башланган заман бу. Караңгы төннәрнең берсендә Мотыйгулла хәзрәтнең ишеген шакыйлар. Аны-моны аңлатып тормыйча, машинага утыртып алып китәләр. Дөрес, шул китүдән юкка чыкмый ул, берәр ай узгач, авылга кайта. Әмма бераздан аны тагын алып китәләр. Шундый китү-кайтулар шактый вакыт дәвам итә. Ә Мотыйгулла хәзрәт кайткан саен, чапан-чалма киеп, Арбор урамнарын әйләнә торган була. Янәсе, без исән, дин исән әле. Урам әйләнү аша яшәп килгән режимга протест белдерә хәзрәт. Аны бөтен авыл хөрмәт итә, киңәш, ярдәм сорап килүчеләр өзелми аның яныннан.
 
Тик язмыш үзенекен эшли: Себергә дә сөрәләр мулланы, төрмәгә дә утырталар. Арборга җиде-сигез ел узгач кына кайта ала. Кайтышына өен дә тартып алган булалар. Кыскасы, такыр басудагы торна кебек берүзе кала ул. Шуннан җир казып, землянка ясый, стеналарын такта белән ныгыта, «җир-өйгә» хатын да алып кайта. Гарифҗан абый әйтүенчә, «җир куышы»нда сигезме, тугызмы бала тәрбияләп үстерә алар. Күпме авырлыклар күрсә дә, диннән ваз кичми, авылның хөрмәтле кешесе булып бакыйлыкка күчә. Хәзерге көндә аның нәселе турында мәгълүматлар юк диярлек, балалары кайсы кая таралышып беткәннәр. Халык күңелендә авыл мулласы турында якты истәлекләр генә саклана.
 
Тарих кабатлана инде ул. Динне кәсеп итеп, корсак мәнфәгатьләре белән яшәгән муллалар элек тә булган. «Хәзер дә…» дип язмыйм. Үзләрен Аллаһы Тәгаләгә якынрак торабыз дип исәпләгән кешеләр турында начар сүз әйтергә тел әйләнми. Яшерен-батырын түгел, хәтта бераз куркыта, шикләндерә дә. Алла исеме белән сөйләгән кешене ничек тәнкыйтьлисең ди. Тукай тәнкыйтьләгән үзе, шуңа күрә аны «Алласызлар» исемлегенә кертүчеләр дә булган. Әмма бөегебез бары тик корсак кайгысы белән яшәргә омтылган надан муллаларны гына тәнкыйтьләгән. Үзе, әле Җаекта яшәгәндә үк, Кызыл мәчеткә бишвакыт намазга йөргән.
 
Әйтәсен әйттем, бүтән берни дә язмыйм, гөнаһыннан куркам, ялгыш берәрсен рәнҗетүем бар.

Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ
Ватаным Татарстан
№ --- | 25.10.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»