|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.10.2021 Шоу-бизнес
Биеклектән егылган җырчы Руслан Хәсәнов реанимациядә ята. Ярдәм кирәкХалыкара "Татар моңы" фестивале, "Болгар" Милли музыка премиясе лауреаты Руслан Хәсәнов белән күңелсез хәл булган. Биш көн элек ул биеклектән егылып төшкән. Башына бик зур зыян килгән. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, җырчы ике катлаулы операция кичерә. Хәзерге вакытта ул РКБда реанимациядә ята. Бу хакта аның сәхнәдәш дусты Алия Исрафила болай ди: "Нинди куркыныч заманда яшибез без... Күзне ачу белән hәр көн диярлек шомлы хәбәргә юлыгабыз... Табиблар Русланның хәлен тотрыклы, әмма авыр дип бәяли. Үзе ярдәмгә мохтаҗлар яныннан беркайчан да тыныч кына үтеп китмәүче, һәрдаим хәйрия концертлары оештырып катнашып, ярдәм кулы сузучы Руслан бүген үзе ярдәмгә мохтаҗ. Алда бик зур һәм авыр тернәкләнү чоры көтә аны".
Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен реквизитлар:
Хасанова Лилия Азатовна
2200 5301 8329 2085 Ак барс
4279 6200 3643 1873 Сбербанк
Багавиева Чулпан Рамилевна (Русланның апасы)
63900262 9013776405 Сбербанк
--- |
Иң күп укылган
|