поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
24.10.2021 Матбугат

Васил Гарифуллин: Бу — күңелемне юата торган бер чара

Галим, филология фәннәре докторы, профессор Васил Гарифуллин һәр студентын исемләп белә, борчыган проблемаларны чишәргә тырыша, хәлгә керә, кешелекле, гадел, ихлас ул. Татар массакүләм мәгълүмат чараларында эшләүчеләрнең шактые — аның мәктәбен узган кешеләр. 1 октябрьдә Васил абый 60 еллык юбилеен каршылады.

— Элек 60 яшь пенсиягә чыгу белән күзаллана иде. Үзенә күрә тормышның яңа этабы. Ә хәзер пенсиягә чыгу яшен озайттылар, шуңа да 60 яшь минем өчен гадәти бер туган көн кебек кенә, — дип шаярта ул. Аның белән матбугат һәм тормышы турында сөйләштек.

 
— Васил абый, Сез — Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбендә милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире. Журналистикага укырга килүчеләр күпме?
— 1960 еллардан башлап, университетның журналистика бүлеге төрлечә аталды. Аерым факультет та булды, хәзер институт эчендәге Югары мәктәп дип йөртелә. Белгечләрне дүрт юнәлеш буенча әзерлибез: журналистика, телевидение, җәмәгатьчелек белән элемтәләр һәм реклама, медиакоммуникацияләр юнәлеше. Журналист булырга теләүчеләр елдан-ел арта. Бу юнәлеш буенча 520 дән артык студент белем ала. Быел 115 кеше кабул иттек. Күбесе коммерция бүлегендә укый. Татар журналистикасы профиле буенча I курста 14 студент белем ала. Быел федераль бюджеттан 7 урын бирелгән иде, барысын да татар журналистикасы бүлегенә алуга ирештек. Биредә авылдан килгән яшьләр күп укый, араларында социаль ярдәмгә мохтаҗ булганнары да бар. Моннан тыш максатчан программалар эшли. Соңгы елларда, бюджет урыннары кимү сәбәпле, эш бирүче партнерларыбызга мөрәҗәгать иттек. 2018 елда беренчеләрдән булып “Татарстан-Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе безнең белән хезмәттәшлек итә башлады. Алар, “Әйдә, ТНВга!” дигән конкурс игълан итеп, мәктәп укучылары арасыннан сәләтле балаларны журналистика бүлегенә сайлап алды. Әнә шул рәвешле “ТНВ” үзе өчен кадрлар әзерләү хәстәренә кереште, киләчәктә үзләрендә хезмәт итәчәк студентларны тулаем үз хисапларына укытырга тотынды. Әлеге адымны Татарстан Президенты да хуплады, нәтиҗәдә шул ук елны “Татмедиа” агентлыгы белән берлектә максатчан программа буенча белем алачак тагын ун бала сайлап алынды. Мондый грантлар дәвамлы булып чыкты. Быел, мәсәлән, “Шаян ТВ”да шөгыльләнүче яшьләрнең тагын икесе “ТНВ” хисабына укырга керде. Әмма шуны әйтәсем килә: партнерлардан ярдәм сорау яисә федераль бюджеттан урыннар көтү — вакытлы күренеш кенә. Милли кадрлар әзерләүдә максатчан хөкүмәт сәясәте булырга тиеш дип саныйм.
 
— Журналист булыр өчен укырга кирәк түгел, дигән сүзләрне ишетергә туры килә.
— Журналист булыр өчен махсус укырга кирәк. Профессиональ журналист күп предметларны тирәнтен белергә тиеш. Телевизион журналистикада ниләр генә юк: монтаж, верстка, дизайн... Милли журналистикада эшлисең икән, син телне, тарихны, әдәбиятны, мәдәниятне тирәннән белергә бурычлы. Журналистлар әзерлибез дип, хәзер башка институтлар да үз проектларын тәкъдим итә. Әмма алар журналист дипломы бирми. Журналистика юнәлешендә белем алганда, укуны практика белән аралаштыру мөһим. Аллага шөкер, Россия күләмендә дә зур уңышка ирешкән журналистлар — профессиональ белем алган шәкертләребез. Алар белән тыгыз элемтәдә торабыз.

— Шәхси тормышыгыз турында да сөйләшик әле. Баянда моңлы уйный идегез. Бу шөгыльгә вакыт каламы?
— Баянны кулга алгалыйм, күбрәк үзем өчен уйныйм. Бу — күңелемне юата торган бер чара.

— Туган ягыгыз — Теләче районы Югары Кибәхуҗа авылына кайтып йөрисезме?
— Туган якка кайткалыйбыз. Ешрак хатыным ягында — күрше Олы Кибәхуҗа авылында булабыз. Авыл халкы белән якыннан аралашам. Сыйныфташлар белән элемтәдә торабыз. Туган нигезне онытырга ярамый.
 
— Буш вакытыгыз ничек уза?
— Төп юанычыбыз — өч оныгыбыз. Өчесе дә кызлар. Аларга куанып яшибез. Оныкларны татарча тәрбияләргә тырышабыз. Вакыт булганда, бакчада эшлим. Фәнни мәкаләләр язарга тырышам.
 

Эльвира МОЗАФФАРОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 24.10.2021
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»