поиск новостей
  • 30.11 "Җинаять һәм Җәза", 12+, Минзәлә татар дәүләт драма театры, 15:00
  • 01.12 "Про моря и про маяк.Про мальчиша", 8+, Әкият курчак театры, 11:00
  • 01.12 "Хуш, авылым.Хыял", 16+, Камал театры,14:00
  • 01.12 XIII Бөтенроссия яшь режиссура фестивале ачылышы, "Камыр батыр", 6+, Кариев театры, 17:00
  • 02.12 "Иваново детство", 14+, Казан яшь тамашачы театры, 18:30
  • 02.12 "Адәмнәр",16+, Әкият курчак театры, 18:30
  • 03.12 "Кроткая",16+, Әкият курчак театры, 15:00
  • 03.12 "Таң вакыты",16+, Камал театры, 15:00
  • 03.12 "Сиротливый запад", Кариев театры, 18+, 18:00
  • 04.12 "Алмачуар", 6+, Кариев театры, 15:00
  • 05.12 "Цацика идет в школу", 6+, Кариев театры, 13:00
  • 05.12 "Шобага", 12+, Кариев театры,18:00
  • 11.12 «БОЛГАР РАДИОСЫ»НЫҢ IX МИЛЛИ МУЗЫКАЛЬ ПРЕМИЯСЕ ОНЛАЙН! "ТНВ-ТАТАРСТАН" һәм "ТНВ-ПЛАНЕТА" телеканалларында!
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. Фәрештә түгел. КСК "Уникс"
  • 18.12 Татар җыры. «Казань Экспо», И.Шакиров ис. концертлар залы. 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Ноябрь
  • Йосыф Акчура (1876-1935) - язучы
  • Әхәт Фазылҗанов - язучы
  • Фаил Ибраһимов - режиссер
  • Маннур Саттаров (1020-2016) - шагыйрь
  • Шәһидә Максудова (1926-2009) - язучы
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ КАР КОРЭУ, ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ. 89196271171
  • требуется дворник,центр Казань, 89377734777, в день2-3 часа
  • ДВОРНИК ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Актаныш.услуги:жалюзи рулонные шторы рольставни рольворота ,ремонт москитных сеток 89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Яхшы хэлдэге " Рубин 6" баян сатыла. Бэясе- 15000 сум. Тел: 89196439407
  • Гитара сатып алам 89274846434 Актаныш
  • Общежитиедә бүлмә снимать итәм, Авангардная, Техническая урамнарыннан.(Хозяйкадан)89274823084
  • Актаныштан йорт яки 2-3 булмэле квартира сатып алабыз тел 89506668765
  • Куплю гитару Актаныш 89274846434

 

 
 

 
Архив
 
24.10.2021 Мәдәният

Нуретдин Нәҗмиев: “Улыбыз үлгәч, хатын белән аерылышам, дидем...”

К.Тинчурин театрының иң өлкән һәм хөрмәтле артисты ул Нуретдин абый Нәҗмиев. Инде 75 яшен тутырса да, сәхнәдә дә бик җитез, тормышта да. Театрның аксакалы бүген шөкер итеп яши. Әмма үткәндәге язмыш сынауларын онытмый.

– Нуретдин абый, белүемчә, карьерагызны Минзәлә театрында башлагансыз?
 
– Мин гап-гади авыл малае. Ул вакытта бездә радиода юк иде. Авылыбыз кечкенә, 130 хуҗалыклы гына. Бер айда – авыл яшьләре, икенчесендә – укучылар, аннан укытучылар спектакль куя иде. Бу сәләт каян килгәндер миңа, нәселебездә дә юк артситлар. Дөрес, әтием матур җырлый иде. Апам да матур җырлады, аны җыр һәм бию ансамбленә дә чакырганнар.
 
Авылда алты почмаклы клуб салынды. Шуны котларга артистлар килде. Мин кечкенәдән әрсез идем инде. Клубка, артистлар күрергә килдем. Ә анда ап-ак баянда, чын артист уйнап утыра. Боларның репетиция бара икән. Сөйләшеп киттек.
 
Минем артист буласы килә. Тик җырчы булмыйм, театр уйнарга яратам, мин әйтәм. Концертка киләсеңме соң, ди. Акча юк абый, дим. Ул миңа язу бирде. Болай гына кертмиләр, мин әйтәм. “Син кеше килеп беткәч, җайлап кына кер”, – ди артист абый.
 
Кич концерт алдыннан кассирлары билет сата, мин өстәл астыннан әкрен генә кердем дә, мич артына качтым. Шунда рәхәтләнеп, “люкста” концерт карадым. Бу миңа бик тәэсир итте инде, әлбәттә. Моннан соң үземне бөтенләй дә артист итеп хис иттем!
 
Җиденчене бетергәч, Казанга укырга килдем. 14 яшьтә авылдан чыгып киткәнмен.
 
...Берсендә Казанда Минзәлә театры гастрольләре башланды. Ул театрның барылыгын да белми идем. Һәрбер спектакльләрен карап бардым. Тәнәфестә кыюлыгым белән кереп киттем яннарына. Минем артист буласым килә, дим. Улым, иртәгә сәгать унга килерсең, дип җибәрделәр мине.
 
Икенче көнне тиешле вакытка килдем. Артистлар утыра. Ул вакытта Минзәлә театры бик көчле иде! Болар мине җырлатты-биетте. Барын да эшләдем кебек. Ноябрь бәйрәмнәреннән соң килерсең, эшкә алабыз, диделәр.
 
– Яңа урында тормыш башлау ничек булды соң?
 
– Юрган-мендәрләр күтәреп, килеп төштем Минзәләгә. Бик матур, кояшлы көн иде. Минзәләне күргәч, минем күңел төште. Авыл инде.
Театр районның иске генә Мәдәният йортында урнашкан. Мине болар биш куллап каршы алды. Тулай торакка урнаштырдылар. Икенче көнне эпизодик роль бирделәр. Шуннан китте инде. Сәнгатьне, театрны яратканга, авырлыклар икенче планга күчте. Ул вакытта Минзәлә театрында 5 артистка РСФСРның атказанган артисты исеме бирелгән. Күчмә театрларда андый исем алган артистлар бөтенләй юк иде. Алар мине күтәреп кенә йөртмәде инде.

– Минзәлә театрыннан фатир мәсьәләсе аркасында киткәнсез, дип ишеткән идем...
 
– Минзәлә миңа бик булышты. Сабир абый (Сабир Өметбаев хакында сүз бара – Авт.) – укытучым. Көн саен аның рухына дога кылам.
Минзәлә театры миңа белем алырга ярдәм итте. Ай саен, штатта торган артист кебек, акчасын биреп торды.
 
Өйләндем. Гаилә булды, 1975 елда улым туды. Кечкенә генә тулай торакта яшәдек. Мич яга торган бина. Сания бала белән авылда, декретта иде. Без Чистай ягында гастрольдә булганда, директорыбыз “Санияне алып кайт, фатир була”, –  дип шалтыратты. Моны мин күз алдыма да китерә алмадым!
 
Чистай районында гастрольләр тәмамлангач, авылга кайтып, бала белән хатынымны алып килдем. Улыбызга ул вакытта 6 ай иде.
Төнлә генә килеп җиттек. Комендант миңа әкрен генә: “Сиңа дигән фатирны башка кешегә бирделәр бит инде”, – ди.
 
Арттан башыма китереп бирделәр мени! Бер сүз әйтмәдем. Иртән театрга бардым. Ул вакытта Сабир абый юк, Әлмәткә күченгән иде. Яңа директор, яңа режиссер. “Нәҗми, шулай туры килде. Алар икесе дә ирле-хатынлы артистлар. Үзең беләсең, безгә артистлар кирәк”, – диде директор.
 
Ярар, ярар дидем. Мин кызуырак канлы. Бу юлы тыныч кына әйттем. Секретарь янында чыктым да, гариза яздым. “Юк, китмисең, декабрьдә сиңа фатир була”, – диләр. Ике атнаны эшләдем дә, гаиләмне җыеп, Казанга чыгып киттек. Казан белән бернәрсә сөйләшенмәгән. Ничек шулай чыгып китә алдым икән дип уйлыйм хәзер! Мин сине бер театрга да алдырмаслык итәм, дип озатып калды директор да.
 
– Камал театрына эшкә урнашканнан соң ничек баш тарта алдыгыз? Бу бит һәр артистның хыялы инде, Нуретдин абый.
 
– Казанда Камал театрына килдем. Марсель Хәкимович мине белә иде һәм  шунда ук: “Ярар, алам. Әмма җәйләрсез яшәргә урын юк әле”, – диде. Документларны калдырдым. Шунда спектакль карарга калдым. Тәнәфес вакытында авылдашым Сәет абый Шәкүровны очраттым. Аның күчмә театрда директор булып эшләгән вакыты. Нишләп йөрисең, дип сорашты. Хәлне аңлаттым. “Әйдә, миндә бүлмә бар”, – ди. Ризалыштым бит!
 
Икенче көнне Марсель Сәлимҗановка документларны алырга кердем. Калын тавышы белән: “Нәрсә эшләдең?” – ди. Үзем куркам, калтырыйм. Сөйләп бирдем. “Дурак икәнсең!” – диде.
 
Күчмә театрда урнаштым. Равил Тумашев –  режиссер. Бер ай тегендә-монда йөрдем. Минем белән “Исәнмесез!” – дип кенә аралаша.
Спектакльләр куялар, ә миңа роль бирмиләр. Режиссер белән директор арасында дуслык юк икән. Өстәвенә, мин Сәет абыйның авылдашы. Кем авырый, мине шул рольгә куялар. Бу мине туйдырды. Бер ел шулай изаландым.
 
Минем бәхеткәдер, Фәрит Хәйруллин диплом спектаклен безнең театрда куйды һәм миңа роль бирде. Ул спектакль дә бераз гына барды да, бетте. Мин тагын рольсез калдым.
 
Бер көнне Бауман урамында Туфан абый Миңнуллинны очраттым. “Мин хәзер музыкаль әсәр язам. Бер атнадан күчмә театрда куям”, – диде. “Алай түгел, болай ул” спектакле булып чыкты бу. Шунда мин дүрт роль башкардым. Шуннан башланды да инде.

– Рольләр булмаган вакытта, кире Камал театрына бармадыгызмы?
 
– Бардым. Марсель Хәкимович янына керергә курыктым. Аны беләм бит. Кырыс иде. Буталып йөрдем-йөрдем дә, янына кермичә киттем. Бу вакытларны ничек кичергәнемне үзем генә беләм.
 
– Ул  кешеләргә үпкәгез бармы?
 
– Юк, Анатолий Богатыревка (Минзәлә театры җитәкчесе) рәхмәт әйтәм. Ул булмаса, мин Минзәләдә кала идем.
Рәнҗегән вакытларым булды, әлбәттә. Тормышым минем 50гә – 50. Сөенгән чаклар да, кайгырган вакытлар да күп булды. Язмыштыр. Язмышны үзебез дә язабыз, әлбәттә. Камал театрыннан китүемне һич аңлый алмыйм.

– Хатыныгыз сүктеме моның өчен?
 
– Юк, ул гомердә эшемә кысылмады. 50 елга якын торабыз. Ни өчен болай эшләдең, дигәне юк.
 
– Тормышыгызда бик авыр вакыт булган — улыгызны югалткансыз  (Нуретдин абыйның улы бала вакытта вафат була). Ул вакытларны ничек җиңдегез?
 
– Тормыш мине Минзәләдән киткәч бик каты сынады. Бөтенесенә бирешкән булсак, без тормыш иптәшем белән яши алмас идек. Улыбыз үлгәннән соң котыртучылар да аз булмады. Бер-берегезгә туры килмисез, диючеләрне дә ишеттек. Хәтта олы артистларыбыз да шундый сүзләр әйткәләде. Шул минем колакка кергән бит.
 
Улыбызның авылда кырыгын үткәрдек. Сентябрь иде. Вафат булган улым Салават белән бергә уйнап үскән балаларның мәктәпкә китүен карап калудан да авыр нәрсә юк иде. Үзебезне шул вакытта нәселсез калган казлар кебек хис иттек.
 
Бөтен нәрсәдә әни белән киңәшләшә идем. Күпмедер вакыттан әнигә бардым. Әни, мин аерылам, дим. Әни күп сүзле түгел иде. “Син хәзер аерылырсың, малаегыз да юк. Ул бит ялгыз, нәрсә эшләр?” – ди. Сания авыл кызы, әнисе белән генә үскән. Әни: “Миңа башка андый сүз әйтмә”, – диде. Шуның белән бу уйлар бетте.
 
Гаилә булгач, төрлесе була. Күчмә театрда бигрәк тә. Барысын да бергә үткәрдек. Аллаһы Тәгаләдән сорадык. Сабырлык бир, дидек. Хәзергеләр сабыр түгел. Каннан да килә торгандыр. Хатын белән аерылышу дигән әйбер безнең нәселдә дә юк.
 
 
 

Лилия ЛОКМАНОВА
Шәһри Казан
№ --- | 24.10.2021
Шәһри Казан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar