поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
23.11.2010 Җәмгыять

Бурычка батырган йорт

Торак мәсьәләсе – шәһәр кешесенә дә, авылда яшәүчеләрнең күпчелеге өчен дә иң актуаль проблемаларның берседер, мөгаен. Мөслимдә гомер кичерүче Ландыш һәм Фәнүс Шәймардановлар да бүген бик авыр хәлдә калган.

“...КРЕДИТТА УТЫРАБЫЗ”

 

– “Авыл җирлегендә яшәүче яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү” программасына документларыбызны 2008 елның 13 маенда ук тапшырган идек, – дип сүз башлады Ландыш. – Берничә айдан соң, йортыгызның 30 %ы төзелгән булырга тиеш, исемлеккә керткәндә иң беренче шул исәпкә алыначак, дигән хат килеп төште. Безнең ул вакытта өйгә нигез генә салынган, алга таба нидер эшләргә акча юк иде. Ипотека исемлегенә бик эләгәсе килә бит, шуңа күрә хакимият әйткән теге 30 %ны банктан ссуда алып төзеп куярга булдык. Башта 400 мең сум алдык, ул гына җитмәгәч, икенче бер банктан тагын 200 мең сум кредит алырга туры килде. Шул акчага борыстан йортның стенасын күтәрдек, түбәсен яптык. Шуннан соң да көтегез, менә булыр дип өметләндереп йөрделәр.

 

Бүген тулысынча диярлек кредитта утырабыз. Хәзер яшәгән җиребез – иремнең әнисенең бер бүлмәле фатиры. Тәрәзәсе дә булмаган йокы бүлмәсендә малайлар йоклый, зал ягында бер караватта кызым белән мин ятам. Әтиләре безнең янда идәндә. Квартплатаны да түли алмый калган айлар бар, бурыч җыелды. Инде нишләргә? Программаның төгәлләнер вакытына да озак калмады. Кайчан күчә безгә ул акча? Әлеге сорауларым белән инде ничәнче мәртәбә хакимият башлыгына кердем, башта менә булыр, менә булыр дип өметләндергән кеше хәзер: “Ул программа районыбыз белгечләре өчен генә”, – дип җавап кайтарды.

 

“ДОКУМЕНТЛАР ҖЫЯРГА ГЫНА 20 МЕҢ СУМ КИТТЕ”

 

Шәймардановларның өч баласы бар. Беренчеләре Камил тумыштан инвалид. 6 нчы сыйныфта укучы малайны укытучы көн дә өйләренә килеп укыта. Нәфис беренчедә, Алия 3 яшьлек. Өченче бәбидән соң Ландыш инсульт кичергән, ул да инвалид. Районның 3 нче номерлы мәктәбендә урам себерүче булып эшли. Ә Фәнүс күптән түгел 58 800 сум акчаны алып, авыл хуҗалыгы техникасына запас частьлар алып кайту һәм аларны ремонтлау буенча үз эшен ачып җибәргән.

 

– Баштан ук безне ышандырып йөртмәсәләр, бу кадәр зур йорт төземәс идек, – дип сөйли Фәнүс. – Шул ук ссуда акчасына кечерәкне рәхәтләнеп җиткереп була иде. Ипотека йорты булгач, бөтен нормативлар буенча эшләргә кирәк. Безгә 90 кв.метр тиеш. Тиеш дия-дия күпме бурычка баттык, инде килеп терәлгәч, программа белгечләргә генә каралган, диләр. Документлар җыярга гына 20 мең сум китте. БТИ, регпалата, нотариус, архитектор – барысы акча. Бурычыбыз күп, башланган йортны бетереп булмый. Бик авыр хәлдә калдык.

 

“ЧИРАТТА 180 КЕШЕ ТОРА”

 

Әлеге мәсьәләгә ачыклык кертүне сорап Мөслим районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Рәдиф Габидинов белән сөйләштек.

 

– Мөслимдә авыл җирендә яшәүче яшь гаиләләргә ипотека программасы эшли, аның туктаганы юк. Әлеге программа буенча чиратта 180 кеше тора. Быел исемлек буенча 8 кешене җибәргән идек. Шуның бишесенә акча тулысынча күчте, бер кешегә яртылаш, ике кеше менә-менә булыр дип көтеп тора. Яңа исемлек җибәрегез дип, әлегә сораучылар юк. Апрельдә безне Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җыеп, иң беренче чиратта белгечләр карала, диде. Бу – укытучылар, ветеринар, агрономнар. Ләкин комиссия шул ук вакытта документларның кайчан тапшырылуын, йортның ни дәрәҗәдә төзелүен, гаилә хәлен дә карый. Акча Русия бюджетыннан күчә. Шәймарданова Ландыш исемлектә бишенче тора. Документлары да күптәннән тапшырылган. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бездән яңа исемлек сораган очракта ул үтәргә тиеш. Әгәр комиссия риза булса, әлбәттә.

 

Р.S. “Ул программа районыбыз белгечләре өчен генә” дигәннән шул искә төште – 2008 елда Мөслим районында үзләрен шыр фәкыйрь дип күрсәткән берничә “белгеч”нең (районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы, хуҗалык рәисләре һ.б.) ялган документлар нигезендә субсидия алып, хокук органнары тарафыннан тотылуы турында язган идек. Бу юлы Мөслимдә субсидия кемнәргә эләгер икән – бу турыда яңадан кайтып язарбыз әле.


Алсу САБИРОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 19.11.2010
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»