|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.10.2021 Матбугат
Венера Аитова: "Барлык борчуларыбыз да юкка кебек"ТНВ каналы алып баручысы Венера Аитова "үзең табасың килсә, фәлән яшькә кадәр ичмасам беренчесен табарга кирәк!" диючеләргә җавап биреп, «старородящая» дигән термин турында үзенең фикерләре белән уртаклашты. "Күңелле" хәзер, Аллага шөкер! Кызык инде. Көне-төне эштә үлә-бетә чабасың, борчыласың, бөтен җаның-тәнең белән чумып эшлисең дә... Бер мизгелдә тормыш үзгәрә дә куя! Күз ачып йомганчы мин инде ике бәбкә әнкәсе!
"Өлгермисең, эшкә алданма" диючеләр аз булмады. Беләсезме кызлар, менә чын күңелдән әйтәм. Барысына да өлгерәсез! Аллага тапшырырга кирәк (ну или положиться вселенной если хотите!)
Миңа кайчак барлык борчуларыбыз да юкка кебек, чөнки бар да инде язылган күк тоела. (Менә диңгез дулкынында кебек, күпме тырышсаң да ул барыбер үзе кирәк җиргә чыгарачак бит!)
Бала табу буенча да "кияүгә чыгу" темасындагы кебек (әле артыграк та) киңәш бирүче экспертлар "үзең табасың килсә, фәлән яшькә кадәр ичмасам беренчесен табарга кирәк!", - диләр иде.
Менә минемчә, иң мөһиме - үзеңә эчтән өлгерү кирәк. Бу күңел тынычлыгы, яныңдагы ышанычлы кешең булу белән дә бәйледер.
20-25ләр белән чагыштырганда, физик һәм мораль яктан да мин хәзер ныграк кебек тоелам үземә.
Йөкле хатын-кызлар арасында да бик авыр күтәрүче/табучы яшьләр дә, йөгереп йөрүче күптән 40 узганнар да җитәрлек. Шуңа хәерле вакытны көтү кирәктер.
Без кайсы вакыт хәерлерәк икәнен белә алмыйбыз, шулай бит?
«Старородящая» термины да әкренләп чигенер, 50дән узган булачак әниләрне күргән кеше буларак әйтәм моны! Короче, кызлар, «выдыхайте, счастье всегда приходит вовремя!" - ди Венера.
--- |
Иң күп укылган
|