|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.11.2010 Җәмгыять
Фаил Гаязовтан рәхмәт сүзеИсегездәдер, ”Матбугат.ру” да Фаил Гаязовка ярдәм сорап язма чыккан иде. Аның тузып беткән, төбе тишелгән “Ока”сын ремонтлар өчен 30 мең сум акча кирәк булды... Фаилнең мөмкинлекләре чикле булса да, тик ятмый: матбугатта язмалары күренә, радиода җырлары ишетелә. Тик актив булыр өчен "Ока" кирәк шул. Фаил яшәгән Биектау районы Усад авылыннан Казанга машинасыз йөрү аның өчен мөмкин түгел эш. Бүген Фаил кабат редакциябездә килеп керде. Бу юлы башка йомыш белән. “Ярдәм итүчеләр шактый булды. Барысына да зур рәхмәт әйтәсем килә, - ди Фаил, - Яхшылыклары үзләренә мең булып кайтсын! Игътибарсыз калдырмадылар. Күпме булса да, файдасы тиде".
--- |
Иң күп укылган
|